Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Профориентация 07.04.2025

Бүген, 7 апрель көнне, профориентация эшчәнлеге кысаларында, 9 нчы сыйныфларда очрашу узды.
Чарада Казан сәүдә-икътисад көллияте педагогы Ганиева Л.Р., 4 нче курс “Пешекче һәм кондитерлык эше” белгечлеге студенты Хисамов А.Р., Туклану департаменты менеджеры Дукс О.А., шулай ук Туклану департаменты кураторы Нигъмәтуллина Г.А. катнаштылар.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 07.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда урта сыйныфлар «Отыщи моё сердце» (любовь к природе) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 04.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.
Шул уңайдан гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары “Сәламәт яшәү серләре” акциясендә катнаштылар.
Укучылар бергәләп саф һавада уйнала торган уеннар уйнадылар.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 04.04.2025

Бүген, 4 нче апрель көнне, гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Менә инде өченче ел ул Г.Тукай исемендәге 1 татар гимназиясендә уза.
Бу чараның Г.Тукай исемендәге гимназия диварларында үтүе чарага аерым бер төсмер бирде.
Чөнки Г.Тукай исемен мәңгеләштерүгә гимназия дә үз өлешен кертә. Укучылар, бөек шагыйребезгә багышлап, төрле проектлар эшлиләр. Проект кысаларында шагыйрьнең 1891 нче елда Казанга килүе, Печән базарында асрамага бирелүе, Яңа бистәгә килү юлы буенча видеофильм төшерелде. Гимназиянең Туган якны өйрәнү музеенда Г.Тукайның шәхси әйберләре дә саклана.
Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 41 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер, театр студиясе җитәкчесе - Раил Фәрхәт улы Мөхетдинов. -
Вы можете оставить мнение о нашей организации. 31.03.2025

.jpeg)
Вы можете оставить мнение о нашей организации. Чтобы оценить условия осуществления образовательной деятельности наведите камеру Вашего телефона и отсканируйте QR-код. Перейдя по ссылке, Вы сможете:
-оценить условия осуществления образовательной деятельности:
открытость и доступность информации об организации
комфортность условий осуществления образовательной деятельности
доброжелательность, вежливость работников o
удовлетворенность условиями осуществления образовательной деятельности
доступность образовательной деятельности для инвалидов
- оставить отзыв.
-
Прием в 1 классы 28.03.2025

Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
В 2025 году кампания по приёму в первые классы начнётся 1 апреля. Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Министерства просвещения Российской Федерации от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» (с изменениями).
Количество мест в 1 класс на 2025/2026 учебный год - 50 мест.
Прием детей в первый класс проходит в два этапа:
1 этап — 01.04.2025г. – 30.06.2025г. для детей, проживающих на закрепленной территории, а также имеющих внеочередное, первоочередное, преимущественное право.
2 этап — 06.07.2025г. – 05.09.2025г. для детей, не проживающих на закрепленной территории.
С подробной информацией можно ознакомиться в разделе "Прием в 1-й класс"
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы 25.03.2025

2025 ел - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
25 нче март көнне гимназиябез укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап медаль һәм плед тапшырдылар.
-
Лагерь эшчәнлеген дәвам итә 24.03.2025

Язгы лагерь эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар саф һавада уйнадылар, Бөек Җиңү көненә багышлап открыткалар ясадылар.
-
Язгы лагерь эшли башлады 22.03.2025

Каникуллар җитү белән гимназиядә язгы лагерь эшли башлады. Лагерьның беренче көне бик кызыклы һәм күңелле башланып китте. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде. Балалар көн тәртибе, лагерьда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Шулай ук «Тир» интерактив уены үтте. Укучылар Калашников автоматында атарга өйрәнделәр.
-
Бөтендөнья шигърият көне 21.03.2025

21 март - Бөтендөнья шигърият көне.
Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар чыгарыла.
Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Шул уңайдан гимназиядә шигырь язучылар бәйгесе узды. Укучылар матур, эчтәлекле шигырьләр яздылар.













