Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Габдулла Тукайның тууына 138 ел
26.04.2024
26 апрельдә татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтә. Безнең республикада Тукай туган көне - туган тел көне дип игълан ителде.
Менә инде күп еллар халкыбызда матур традиция яши - татарлар яшәгән төбәкләрдә шагыйрьнең туган көнендә шигърият бәйрәмнәре, төрле күркәм чаралар үткәрелә.Безнең гимназиябездә дә бөек шагыйребез – Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен башкардылар, сәхнәләштерделәр һәм җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Шулай ук әлеге көнгә багышланган бәйрәм радиоэфиры узды. Укучылар Г.Тукай турында кызыклы фактлар белән таныштылар.
-
Ветераннарны котладылар 25.04.2024

Ел да, традиция буларак, гимназиябез укучылары, Республикабыз Рәисе һәм шәһәребез мэры исеменнән, ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлыйлар. Укучылар хөрмәтле кешеләребезгә котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшыралар.
-
Психология атналыгы 25.04.2024

Психология атналыгы дәвам итә. Бүген 6 нчы А сыйныфында “Һөнәрләр әлифбасы” исемле чара узды. Педагог-психолог Эльмира Фоатовна һөнәрләр сайлау буенча Климов тесты үткәрде. Укучылар укытучы, контролер, рәссам, табиб һөнәрләре турында сөйләштеләр.
-
Экскурсиядә булдылар 25.04.2024

“Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә. Укучылар карта ярдәмендә бик күп мәдәни чараларда катнашалар.
Бүген гимназиябез укучылары да экскурсиядә булып кайттылар. 8 нче А сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы милли музее белән таныштылар. Кызыклы экспонатлар бер генә укучыны да битараф калдырмады.
-
Милли китапханә 25.04.2024

Бүген 5 нче А сыйныфы укучылары Милли китапханәдә экскурсиядә будылар. Алар китапханәнең эш тәртибе, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, китаплар карадылар.
-
“Императрицы” филмы 24.04.2024

Бу атнада гимназиябез укучылары “Императрицы” филмын карадылар. Патшабикәләр идарә иткән 100 еллык вакыт турында бик күп кызыклы һәм тарихи мәгълүматлар белделәр. Укучылар фильм турында үз фикерләрен белдерделәр.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 23.04.2024

4 нче апрель көнне гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Бәйгедә гимназиябез укучылары да катнашып, призлы урыннан яуладылар.
Г. Тукайның мәктәп программасына кермәгән шигырьләре номинациясендә 4 нче В сыйныфы укучысы Мальцев Данил II дәрәҗә лауреат, 3 нче А сыйныфы укучысы Зарипова Язилә III дәрәҗә лауреат.
Авторлык шигырьләре номинациясендә 3 нче А сыйныфы укучысы Сәгъдиева Чулпан I дәрәҗә лауреат.
Укучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Халыкара Җир көненә багышланган экологик уен 23.04.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара Җир көненә багышланган экологик уен үтте. 6 нчы сыйныф укучылары планетабызны саклау турында кызыклы фикерләр җиткерделәр. Уен барышында экологиядән белемнәрен күрсәттеләр.
22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә.
Бу чын мәгънәсендә глобаль вакыйга — Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) — безнең уртак йортыбыз җир планетасының бәйрәме.
Бәйрәм 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә (A/RES/63/278 номерлы резолюция, аның автордашлары 50дән артык БМО әгъзасы булган дәүләт) гамәлгә куелды һәм 2010 елдан башлап, 22 апрельдә билгеләп үтелә.
-
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 23.04.2024

Һәр ел гимназиябездә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Бүген исә Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. -
Игелек һәм дуслык 23.04.2024

Психология атналыгы дәвам итә. Бүген 3 нче сыйныфларда “Игелек һәм дуслык“ акциясе үтте. Укучылар игелеклелек, дуслык турында сөйләштеләр. Игелеклелек сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Психолог биргән сорауларга җавап бирделәр.













