Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Музыка көне 01.10.2024

1973 нче елдан башлап бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.
Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Мифологик геройлар, патшалар, күпчелек изге бәндәләр ритм, рифма һәм музыка ярдәмендә уйларын, фикерләрен белдерәләр. Музыканы дөнья хакимнәре дә, акыл ияләре дә, хәтта тираннар да ярата.
Шул уңайдан 7 нче сыйныфларда “Музыкаль ринг” исемле фикер алу чарасы узды. Укучылар музыка дөньясы турында сорауларга җавап бирделәр.
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул - өлкән буын бәйрәме. Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары әби-бабайларына матур открыткалар ясадылар.
Хөрмәтле абыйлар, апалар, әбиләр һәм бабайлар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 30.09.2024

Бүген, 30 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәре турында иде һәм «Укытучылар көне» дип аталды.
-
"Юнармия" сафларына кабул иттеләр 30.09.2024

Бүген гимназиябезнең 7 нче сыйныф укучылары “Юнармия” сафларына кабул итү тантанасында катнаштылар. Юнармиячеләр оешмага тугрылык сакларга, илебезнең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга сүз бирделәр. Укучыларга тантаналы төстә махсус билге һәм таныклык тапшырдылар.
-
Өйгә кайтуыгыз белән! 27.09.2024

Гимназиябездә яңа өлкәләрнең Россия Федерациясенә кушылу көненә багышланган чаралар узды.
4 нче сыйныфлар “Өйгә кайтуыгыз белән!» мастер-классында катнаштылар. Әлеге темага матур рәсемнәр ясадылар, фикер алыштылар.
-
Күккә омтылу 26.09.2024

8 сыйныфлар яңа it комплекста экскурсиядә булдылар. Укучылар квест уенында катнаштылар, яңа технолгияләр белән таныштылар.
-
Дуслык йортына сәяхәт 24.09.2024

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан укучылары өчен мәдәни белем бирү интерактив проектының чираттагы сезоны старт алды. Гимназиябезнең 7 нче сыйныф укучылары да Дуслык йортында экскурсиядә булып кайттылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 23.09.2024

Бүген, 23 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес илебезнең авыл хужалыгы турында иде һәм «Ашлык үткән юл» дип аталды.
-
Алдынгылар Советана сайлаулар узды 20.09.2024

Бүген гимназиядә “Беренчеләр советына” сайлаулар узды. Анда 5-11 нче сыйныф егет һәм кызлары, укытучылар тавыш бирде. Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен урна да булдырылган иде. Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган кандидат “Беренчеләр советы” рәисе булып билгеләнәчәк.
-
"Меңеллык Россия" 20.09.2024

Бүген гимназиябездә “Меңеллык Россия” һәйкәле ачылуга багышланган Россия дәүләтчелеге көне мәгълүмати дәресләре узды. Укучылар әлеге истәлекле көн турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, соңыннан фикер алыштылар.













