Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Без – Россия гражданнары 16.05.2025

16 май көнне Бөтенроссия “Без – Россия гражданнары” программасын тормышка ашыру кысаларында, беренче тапкыр паспорт алган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларга паспорт тышлыгы һәм “Алдынгылар хәрәкәте” тамгасы бирелде.
-
Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе 16.05.2025

16 май көнне гимназиядә 4 нче сыйныф укучыларының күңелләрендә иң якты, иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш - башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе үтте. Алар сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр. Укучыларны әлеге истәлекле көннәре белән котлап, шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. Гимназиядә, чын мәгънәсендә, җыр-моңга күмелгән балачак бәйрәме узды.
Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың. -
Исәнме, җәй! 16.05.2025

16 май көнне 2а сыйныфында “Исәнме, җәй!” исемле отчет концерты узды. Чара вакытында укучылар әти-әниләренә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәттеләр, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
Чараны әзерләргә булышкан әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез!
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Балалар илебезне ясыйлар 15.05.2025

15 май көнне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасы бүлегенә башлангыч сыйныфлар матур рәсемнәр тапшырдылар. “Балалар илебезне ясыйлар” бәйгесе республика күләмендә 19 нчы тапкыр үткәрелә.
-
Сәяр 15.05.2025

15 май көнне, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү” программасы кысаларында, 7б сыйныфы укучылары “Сәяр” балалар һәм яшьүсмерләр театры фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
Батарейка җый һәм керпене коткар 15.05.2025

14-16 май көннәрендә “Язгы игелеклелек атналыгы” кысаларында “Батарейка җый һәм керпене коткар” акциясе узды. Укучылар өйләреннән тотылган батарейкалар алып килделәр. Нәтиҗәдә иң күп батарейка җыючы сыйныфлар билгеләнде.
Барлык актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерәбез!
-
Ярминкә узды 15.05.2025

15 нче май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” һәм Җиңү көне кысаларында ярминкә оештырылды. Чарада әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнашты. Укучылар берсеннән-берсе файдалы, матур кул эшләре алып килгәннәр иде.
Чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
-
Музейлар көне 15.05.2025

18 май көнне Музейлар көне билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Шул уңайдан гимназиянең “Туган якны өйрәнү” музеенда 3б сыйныфы өчен экскурсия үткәрелде.
-
Макулатура җыйдык 14.05.2025

14 нче май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” һәм Җиңү көне кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән макулатура җыелды. Чарада барлык сыйныфлар бик актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 7б сыйныфы;
2 урын – 5а сыйныфы;
3 урын – 6в сыйныфы.
Ярминкәдә җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак җибәреләчәк.
Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!
-
Игелек дәресе 13.05.2025

13 май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” кысаларында 1б сыйныфында “Нәрсә ул игелек?” исемле дәрес үтте. Чараны педагог-психолог Саляхова Э.Ф. үткәрде. Дәрес барышында укучылар “яхшылык”, “игелек” сүзләренең мәгънәсе турында сәйләштеләр, фикер алыштылар. “Кот Леопольд” мультфильмын карадылар.













