Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Белем. Карьера 21.11.2024

21 нче ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучылары “Белем. Карьера” программасы буенча очрашуга бардылар. Югары уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләре белән таныштырдылар, уку шартлары, һөнәрләр турында сөйләделәр.
-
Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы 21.11.2024

Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында гимназиябездә төрле чаралар уза.
Шул уңайдан гимназиябездә 6-7 нче сыйныф укучылары арасында дусларча волейбол ярышы узды.
Ә югары сыйныф укучылары “Зур наркотикларга каршы диктант” акцясендә катнаштылар.
-
Россия - минем офыкларым 21.11.2024

21 нче ноябрь көнне “Россия - минем офыкларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Уңайлы Россия: транспорт” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебезнең транспорт системасы һәм аның белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр
-
Һөнәрләр иленә сәяхәт 20.11.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшчәнлеген дәвам итә. “Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең” юнәлеше башлангыч сыйныфларда “Һөнәрләр иленә сәяхәт“ чарасы уздырды. Укучылар һәнәрләр турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр башкардылар.
-
Психология атналыгы 19.11.2024

18-22 нче ноябрь көннәрендә гимназиябездә психология атналыгы уза.
Шул уңайдан 1 нче сыйныфларда Әниләр көненә багышланган акция үткәрелде. Укучылар әниләренә бүләкләр ясадылар, әлеге темага фикер алыштылар. -
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 18.11.2024

Бүген, 18 нче ноябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес ясалма интеллект һәм аның кулланылу өлкәләре турында иде, «Ясалма интеллек һәм кеше» дип аталды.
-
“Шоколадушка” музеенда булдылар 18.11.2024

Бүген 4 нче А сыйныфы укучылары “Шоколадушка” музеенда булдылар. Алар шоколад тарихы, аның ясалу процессы белән таныштылар. Шулай ук үз куллары белән төрле фигуралы шоколадлар ясадылар, төрлесеннән авыз иттеләр.
-
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. 15.11.2024

19 нчы ноябрь - Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне.
Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматлары буенча, һәр ел саен юл-транспорт һәлакәтендә 1 миллион 200 мең кеше гомере өзәлә. Тагын 20-50 миллион кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 50 проценттан артыгына – 15-44 яшь.
Җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү проблемасына җәлеп итү өчен, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен үткәрү инициативасы белән чыккан.Гимназиябез укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрдә юл йөрү кайдәләрен күрсәтергә тырыштылар.
-
Юлларда сак бул! 15.11.2024

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында кызыклы викторина узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап биреп, биремнәрне чиштеләр.
-
Казан университетының зоология музеена экскурсия 15.11.2024

Гимназиябезнең 5 нче А сыйныфы укучылары Э.А. Эверсман исемендәге Казан университетының зоология музеена экскурсиягә бардылар.
Укучылар университетның төп бинасының көнчыгыш өлешендәге 2 нче катта урнашкан 8 залда булдылар. Алар музей 23 төр хайваннардан торган коллекциясен күрделәр, анда: умырткалылар, бөҗәкләр һәм башка умырткасызлар. Тропик бөҗәкләр коллекциясе аларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук алар реликт гаттериясен, Ява утравында очучы дракон, кара гриф, стерха, синегорлый попугай һәм Көньяк Африка зебрасы квагганы күрделәр.
Укучылар хайваннар, кошлар, балыклар, бөҗәкләр тормышы һәм аларның яшәү тирәлеге турында күп яңа мәгълүмат белделәр. Авыл хуҗалыгы культураларының корткыч бөҗәкләре коллекциясе белән таныштылар, шулай ук зарарлы бөҗәкләр белән туклана торган кош карачкыларын күрделәр.













