Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Хыял корабы 03.12.2024

3 нче декабрь көнне Алдынгылар Советы Россия бөркетләренә “Хыял корабы” исемле акция уздырды. Укучылар бергәләп, кораблар ясадылар һәм теләкләр яздылар.
Нәни укучыларның эчкерсез теләкләре чынга ашар, максатларына ирешерләр дигән теләктә калабыз!
-
Билгесез солдат көне 03.12.2024

Билгесез солдат көне – Россиядә 2014 нче елдан башлап һәр елны 3 декабрендә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларның үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган ташка «Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек» дигән сүзләр язылган.
Шул уңайдан гимназиябездә дә төрле чаралар узды. Бүген гимназиябез радиоэфиры Билгесез солдат көненә багышланган иде. Алып баручылар тыңлаучыларны истәлекле көн белән таныштырдылар. Шулай ук укучылар “Буыннар хәтере” исемле күргәзмә әзерләделәр.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 02.12.2024

Бүген, 2 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Волонтерлар көненә багышланды, илебездә әлеге хәрәкәтнең башлану тарихы өйрәнелде иде һәм «Миссия-шәфкатьлелек» дип аталды.
-
1 декабрьдә яңа һөнәри бәйрәм – Математиклар көне билгеләп үтелә 02.12.2024

1 декабрьдә яңа һөнәри бәйрәм – Математиклар көне билгеләп үтелә.
1 декабрьдә дөньякүләм танылган Россия галиме, гениаль математик Николай Лобачевскийның туган көне. Математик бәйрәм укучыларда әлеге мөһим фән белән кызыксынуын көчәйтергә ярдәм итәчәк, шулай ук үз тормышын математикага багышлаган педагоглар һәм тикшеренүчеләр статусын арттырачак.
Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә дә математика, физика, информатика атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучыларны күп кызыклы чаралар көтә.
Бүген исә радиоэфир узды, мәгълүмати стендлар ядәмендә укучылар математиклар көне белән танышты.
-
Математика, физика, информатика атналыгы 02.12.2024

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында, физика укытучысы Соловьёв Р.И. 8 нче сыйныфларга лазерлы каләм ярдәмендә экспериментлар күрсәтте.
Укучыларга дәрестән тыш чара бик ошады.
-
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне 02.12.2024

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышлары искә алына. Бу көннәрдә аеруча игътибар бирелә.
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Шул уңайдан гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары “Чикләрсез җәмгыять” кинолекторий кысаларында мультфильмнар карадылар.
-
Татарстан Республикасы флагы көне 29.11.2024

Бүген гимназиябездә Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган флешмоб узды. Укучылар тере флаг ясадылар, уеннар уйнадылар.
Мондый чараларны уздыру үз илең өчен патриотлык һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә һәм елдан-ел бәйрәмнең әһәмияте арта гына бара, барысына да үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерә. Чараны тәмамлап, укытучылар мәдәни мирасыбызны аңлауның, аны саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.
-
Татарстан Республикасы флагы көненә акция 29.11.2024

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.
Әлеге вакыйга уңаеннан безнең гимназиябездә акция үткәрелде. Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы, яшәешне һәм табигатьне гәүдәләндерүче яшел төсе, кыюлыкны һәм тәвәккәллекне гәүдәләндерүче кызыл төсе, тынычлыкны һәм чисталыкны гәүдәләндерүче ак төсе турында белделәр. Чара барышында балалар флаг турындагы әңгәмәне тыңлап кына калмадылар, ә актив катнаштылар һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Россия Гербы 29.11.2024

Алдынгылар Советы бүген 5 нче сыйныфларда “Россия Гербы” исемле квиз уздырды. Укучылар илебез гербы турында сорауларга җавап биреп, үзара көч сынаштылар.
Ел саен 30 ноябрьдә безнең илдә Россия Федерациясе дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Герб РФ Беренче Президенты Указы белән 1993 елның 30 ноябрендә расланган. Россия гербы-геральдик каноннарга ярашлы итеп эшләнгән махсус эмблема. Бу Дәүләт символының тышкы күренеше Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән һәм 25.12.2000 елгы 2-ФКЗ номерлы федераль конституцион закон белән көйләнә. Герб дәүләтнең бөтенлеге идеясен йөртүче һәм аның тарихы, традицияләре һәм менталитеты белән тыгыз бәйләнгән образлар һәм төсләр системасы булып тора.
-
Яшь талантлар 28.11.2024

Бүген гимназиябездә “Яшь талантлар” бәйгесе узды. 5-9 нчы сыйныф укучылары матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, кызык сценкалар тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгене Алдынгылар Советының “Мәдәният һәм сәнгать” юнәлеше оештырды. Чараның максаты – укучыларга сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге булдыру, талантларны барлау.













