Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ватан геройлары көне 09.12.2024

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мисалга, Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.
Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Шул уңайдан гимназиябездә “Ватаныбыз геройлары” исемле интеллектуаль уен узды. Укучылар төрле өлкәләрдә батырлыклар күрсәткән якташларыбызны искә алдылар, үзара көч сынаштылар
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 09.12.2024

Бүген, 9 нчы декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес төрле өлкәләрдә батырлыклар күрсәткән кешеләр турында иде һәм «Ватан Геройлары көне» дип аталды.
-
Шахмат турниры 06.12.2024

Математика атналыгы кысаларында гимназиябездә шахмат турниры узды. Интеллектуаль спорт төрен сөючеләр үзара көч сынаштылар.
-
Игелек юлы буйлап 06.12.2024

Инвалидлар декадасы кысаларында “Игелек юлы буйлап” исемле рәсем бәйгесе узды. Укучылар рәсемнәрдә әлеге теманы чагылдырдылар.
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
-
Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык 06.12.2024

Гимназиябездә “Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык” исемле җимлекләр бәйгесе узды. Эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Балалар әлеге чарада әти-әниләре белән бергә катнашып, җимлекләрне агачтан ясап кына калмыйча, аларны чәчәкләп бизәгән дә. Гимназия үзидарәсе әгъзалары исә җимлекләрне гимназия ишек алдындагы агачларга эләргә тәкъдим итте.
Конкурста катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Минем кибербуллингка каршы көчем 06.12.2024

Алдынгылар Советы председателе Садыйкова Ралина «Минем кибербуллингка каршы көчем» исемле уен-викторина үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар.
“Кибербуллингтан ничек сакланырга? Әгәр кибербуллинг корбаны булсаң нишләргә?” сорауларына җавап эзәделәр.
-
Квест уены узды 04.12.2024

Математика атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфларда квест уены үтте. Укучылар гимназия буйлап йөреп, төрле математик биремнәр чиштеләр. Чара укучыларга бик ошады.
-
Халыкара волонтерлар көне 04.12.2024

«Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.
Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1985 елда тәкъдим ителгән иде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлыкка-җәмгыять файдасына түләүсез ярдәмгә җәлеп итәргә тиеш.
Шул уңайдан гимназиябездә “Яхшылык эшлә” исемле чара үтте. Укучылар волонтерлык хезмәте, шәфкатьлелек турында сөйләштеләр, үз фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Математика атналыгы
03.12.2024
Математика атналыгы дәвам итә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары 7 нче сыйныф укучылары арасында викторина уздырдылар. Укучылар кызыклы биремнәр чишеп, үзара көч сынаштылар.
Ә 4 нче сыйныф укучылары “Робототехника һәм программалаштыру” түгәрәгендә булдылар. Роботлар белән идарә итеп карадылар, түгәрәк белән якыннан таныштылар.
-
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры 03.12.2024

“Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул нигездә – виртуаль карта. Агымдагы елда картада 5000 сум акча каралган, бу акчаны дәүләт бирә. Ел ахырына кадәр акча мәдәни чараларга тотылып бетмәсә “яначак”.
Гимназиябез укучылары “Пушкин картасы” ярдәмендә төрле чараларга йөриләр.
3 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры гимназиябез сәхнәсендә чыгыш ясады. Укучылар “Бүген һәм һәрвакыт” исеме концерт карадылар.
Концерт Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 91 ел тулуга багышлана.
Концерт вакытында театр артистлары һәм чакырылган кунаклар төрле елларда Тинчурин театры спектакльләрендә яңгыраган җырларны башкарды.Шулай ук 29 нчы ноябрь көнне гимназиябезнең 8-11 сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булдылар, “Яратам! Бетте-китте!” спектаклен карадылар.













