Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Шахмат турниры 06.12.2024

Математика атналыгы кысаларында гимназиябездә шахмат турниры узды. Интеллектуаль спорт төрен сөючеләр үзара көч сынаштылар.
-
Игелек юлы буйлап 06.12.2024

Инвалидлар декадасы кысаларында “Игелек юлы буйлап” исемле рәсем бәйгесе узды. Укучылар рәсемнәрдә әлеге теманы чагылдырдылар.
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
-
Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык 06.12.2024

Гимназиябездә “Без җимлек ясадык һәм ашханә ачтык” исемле җимлекләр бәйгесе узды. Эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Балалар әлеге чарада әти-әниләре белән бергә катнашып, җимлекләрне агачтан ясап кына калмыйча, аларны чәчәкләп бизәгән дә. Гимназия үзидарәсе әгъзалары исә җимлекләрне гимназия ишек алдындагы агачларга эләргә тәкъдим итте.
Конкурста катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Минем кибербуллингка каршы көчем 06.12.2024

Алдынгылар Советы председателе Садыйкова Ралина «Минем кибербуллингка каршы көчем» исемле уен-викторина үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар.
“Кибербуллингтан ничек сакланырга? Әгәр кибербуллинг корбаны булсаң нишләргә?” сорауларына җавап эзәделәр.
-
Квест уены узды 04.12.2024

Математика атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфларда квест уены үтте. Укучылар гимназия буйлап йөреп, төрле математик биремнәр чиштеләр. Чара укучыларга бик ошады.
-
Халыкара волонтерлар көне 04.12.2024

«Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.
Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1985 елда тәкъдим ителгән иде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлыкка-җәмгыять файдасына түләүсез ярдәмгә җәлеп итәргә тиеш.
Шул уңайдан гимназиябездә “Яхшылык эшлә” исемле чара үтте. Укучылар волонтерлык хезмәте, шәфкатьлелек турында сөйләштеләр, үз фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Математика атналыгы
03.12.2024
Математика атналыгы дәвам итә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары 7 нче сыйныф укучылары арасында викторина уздырдылар. Укучылар кызыклы биремнәр чишеп, үзара көч сынаштылар.
Ә 4 нче сыйныф укучылары “Робототехника һәм программалаштыру” түгәрәгендә булдылар. Роботлар белән идарә итеп карадылар, түгәрәк белән якыннан таныштылар.
-
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры 03.12.2024

“Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул нигездә – виртуаль карта. Агымдагы елда картада 5000 сум акча каралган, бу акчаны дәүләт бирә. Ел ахырына кадәр акча мәдәни чараларга тотылып бетмәсә “яначак”.
Гимназиябез укучылары “Пушкин картасы” ярдәмендә төрле чараларга йөриләр.
3 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры гимназиябез сәхнәсендә чыгыш ясады. Укучылар “Бүген һәм һәрвакыт” исеме концерт карадылар.
Концерт Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 91 ел тулуга багышлана.
Концерт вакытында театр артистлары һәм чакырылган кунаклар төрле елларда Тинчурин театры спектакльләрендә яңгыраган җырларны башкарды.Шулай ук 29 нчы ноябрь көнне гимназиябезнең 8-11 сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булдылар, “Яратам! Бетте-китте!” спектаклен карадылар.
-
Хыял корабы 03.12.2024

3 нче декабрь көнне Алдынгылар Советы Россия бөркетләренә “Хыял корабы” исемле акция уздырды. Укучылар бергәләп, кораблар ясадылар һәм теләкләр яздылар.
Нәни укучыларның эчкерсез теләкләре чынга ашар, максатларына ирешерләр дигән теләктә калабыз!
-
Билгесез солдат көне 03.12.2024

Билгесез солдат көне – Россиядә 2014 нче елдан башлап һәр елны 3 декабрендә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларның үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. 3нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган ташка «Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек» дигән сүзләр язылган.
Шул уңайдан гимназиябездә дә төрле чаралар узды. Бүген гимназиябез радиоэфиры Билгесез солдат көненә багышланган иде. Алып баручылар тыңлаучыларны истәлекле көн белән таныштырдылар. Шулай ук укучылар “Буыннар хәтере” исемле күргәзмә әзерләделәр.













