Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Виват, укытучылар! 08.11.2024

Гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучысы Козлов Георгий “Виват, укытучылар!” шәһәр бәйгесенең “Видеокотлау” номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Укучы егетебезне котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Россия - минем офыкларым 07.11.2024

7 нче ноябрь көнне “Россия - минем офыкларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Куркынычсыз Россия: полиция, янгын сүндерү, коткару һәм сак хезмәте” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебезнең куркынычсызлык системасына караган һөнәрләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
В каком возрасте ребенку лучше определиться с будущим призванием?
05.11.2024
-
Интересы ребенка или амбиции родителей: как не ошибиться с выбором профильных предметов в школе
05.11.2024
- Почему у школьников нет карьерных амбиций и как им помочь? 05.11.2024
-
Халыклар бердәмлеге көне 02.11.2024

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган рәсемнәр ясадылар. Соңыннан бергәләп әлеге истәлекле көн турында фикер алыштылар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. -
Татарстан Конституциясе көне 02.11.2024

Гимназиябез укучылары Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Это все мое родное” исемле акциягә кушылдылар.
-
Яңа форма 01.11.2024

Безнең футбол командабыз яңа, матур формага ия булдылар. Спортчы егетләребезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Халыклар бердәмлеге көне 01.11.2024

1 нче ноябрь көнне 6 нчы сыйныфларда “Тарих тәгәрмәче” исемле интеллектуаль уен узды. Укучылар илебез тарихы һәм аның язмышында төрле халыкларның роле, мәдәният, сәнгать берлеге турында сөйләштеләр, үзара көч сынаштылар.
-
Россия - минем офыгым 31.10.2024

31 октябрь көнне “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Сәламәт Россия: биотехнология, экология” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебез экологиясе һәм анда булган проблемалар, кирәкле һөнәрләр белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.













