Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Стена газеталары 07.03.2025

Укучылар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгеләр узды.
Башлангыч сыйныфларда “Әнием өчен иң матур открытка”, ә урта сыйныфларда “8 март белән, хөрмәтле укытучылар!” плакатлар һәм открыткалар бәйгеләре үткәрелде.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр тапшырдылар.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Экологик отряд 04.03.2025

Күп еллар гимназиябездә экология отряды эшләп килә. 3 нче март көнне отряд 2 нче В сыйныфында экологик турнир үткәрде. Укучылар кызыклы биремнәр чиштеләр.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 04.03.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «8 марта» (наблюдательность, внимательность) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Михаил Девятаев батырлыгы канатлары 04.03.2025

4 нче март көнне 5 нче А сыйныфы укучылары Заманча сәнгать галереясында экскурсиядә булдылар. Укучылар «Михаил Девятаев батырлыгы канатлары» дигән күргәзмә карадылар. Чара мәңгелек дан һәм истәлеккә лаек булган очучыга, Бөек Ватан сугышы герое Михаил Девятаевка, шулай ук аның гаиләсенә багышлана.
Күргәзмәгә килүчеләр Девятаевларның фотоларын, документларын, рәсем сәнгате һәм скульптура әсәрләрен, гаиләнең шәхси әйберләрен күрә ала.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 03.03.2025

Бүген, 3 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Халыкара хатын-кызлар көненең тарихы, аның традицияләре турында иде һәм «Халыкара хатын-кызлар көне» дип аталды.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2025

"Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?" - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә "Әлифба бәйрәме" дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Бүген 1 нче А сыйныфында "Әлифба бәйрәме" узды. Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде укырга, язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Бүген һәм һәрвакыт 28.02.2025

Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул нигездә – виртуаль карта.
Гимназиябез укучылары “Пушкин картасы” ярдәмендә төрле чараларга йөриләр.
28 нче февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры гимназиябез сәхнәсендә чыгыш ясады. Укучылар “Бүген һәм һәрвакыт” исеме концерт карадылар.
Концерт Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 91 ел тулуга багышлана.
-
Парламент дәресләре 26.02.2025

Гимназиябездә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узды.
Дәрестә Ватанга хезмәт итү турында фикер алыштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары, геройларның батырлыклары турында сөйләделәр.
Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә торган уртак проекты. 2025 елда Татарстанда парламент дәресе инде унҗиденче тапкыр оештырыла. Быел «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 24.02.2025

Бүген, 24 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватаныбыз Татапрстан турында иде һәм «Кече Ватаныбыз» дип аталды.
-
Аҗаган 24.02.2025

Бүген гимназиябездә “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды.
Чарада 1-11 сыйныф укучылары арасыннан төрле командалар катнашты.
Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме
Уен барышында командалар төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярышалар.













