Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Киров бакчасында митинг узды
Опубликовано: 06.05.2016Бүген, ягъни 6нчы май көнне 4 “Б” сыйныфы укучылары узган елларда ветераннар истәлегенә яңартылган Киров бакчасына барып, Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган митингта катнашып кайттылар. Киров бакчасы бик истәлекле урын булып, үзенең тарихы белән Тукай әсәрләрендә еш телгә алынган Печән базарына барып тоташа. Хәзер исә ул танымаслык булып яңартылган хәлдә, күркәм традициягә әверелгән митингка ел саен сугыш ветераннарын һәм яшь буынны үзенә җыя! Менә бүген дә Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннар бакчага җыелып яшь буынның үзләренә булган чиксез рәхмәтләрен кабул итте. Бер минут тынлыктан соң, шомырт чәчәге исе аңкып торган гүзәл бакчада ветераннар рәхәтләнеп ял итте: сугыш чоры әсәрләре җыр һәм шигырь аша аралаштырылып, бертуктаусыз көй һәм моң агылып торды. Сугыш чорыннан күргәзмәләр, корып ясалган палаткалар, хәрби кухня ... һәм балалар өчен оештырылган мастер-класслар 4нчеләребез күңеленә хуш килде! Мастер-классларда укучылар тиз-тиз кулдан открыткалар ясап, күкрәкләре орден-медальләр белән тулы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә җиткерергә ашыкты...
К списку новостей













