Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Белем көне! 01.09.2015

1 сентябрь - Белем көне.
Белем бирү оешмаларында яңа уку елы башланды. Гимназиябез бу уку елында өч беренче сыйныф туплады. Кояшлы беренче сентябрь иртәсендә 530 бала белем ишекләрен ачып керде. Укучыларны, мөгаллимнәрене, ата-аналарны гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева яңа уку елы башлануы белән котлады, барына да уңышлар теләде. -
Пробный день!!! 26.08.2015

Вниманию учащихся и их родителей!!!
Пробный день состоится 28 августа в 11.00. -
Вниманию родителей!!!
20.07.2015
На cайте Казанского образовательного портала размещена анкета для опроса родителей о качестве образовательных услуг "Оцени свою школу" .
Вы можете оценить качество образовательных услуг в МБОУ "Татарская гимназия №1" пройдя по ссылке http://test-kazanobr.ru/node/138 -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 26.06.2015

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, төп дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар.Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларның барысын да 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Гимназиядә уку дәверендә бу чыгарылыш укучылары үзләрен иҗатка сәләтле укучылар итеп күрсәттеләр. Алар ел саен шигъри сүз бәйгеләрендә, театр фестивальләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә зур уңышка ирештеләр, район, шәһәр, республика, россиякүләм бәйгеләрдә гимназия данын якладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Олимпиа көне 26.06.2015

26 нчы июньдә мәктәп яны лагеренда Олимпиа көне үткәрелде.
-
«Дуслык» лагеренда Сабантуй 26.06.2015

Күктә кояш елмая, күңелдә сөенеч, шатлык, чөнки бүген бездә зур бәйрәм – Сабантуй. 26 нчы июнь көнне “Дуслык” лагеренда Сабантуй гөрләде. Балалар бик тырышып төрле бәйгеләрдә катнаштылар: чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, җырладылар, биеделәр. Чын Сабантуйдагы кебек истәлекле бүләкләр дә бар иде. Иң өлгер, иң тырышлар гына ия булды ул бүләкләргә. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның йөзендә бәхет, елмаю, зур шатлык иде!
-
Хезмәткә һәм сакка әзер 25.06.2015

25 нче июньдә Готов к труду и обороне / Хезмәткә һәм сакка әзер фестивале узды.
-
Шаян арыслан Бонифацийда кунакта 23.06.2015

А.А. исемендәге балалар иҗаты үзәгендә "Дуслык" лагеры балалары өчен кызыклы тамаша булды. Шаян арыслан Бонифаций һәм пират кыз Алсу балаларны "диңгез киңлекләренә" алып чыкты. Анда балык та тоттылар, аркан да тарттылар, кызыклы биремнәр дә үтәделәр. Соңыннан рәхәтленеп биеделәр. Шаян арыслан Бонифацийда кунакта булу балаларда бик ошады.
-
9 нчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында аттестат алдылар 19.06.2015

Гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучылары, төп дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген төп гомуми белем турында аттестат алдылар. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларның барысын да 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Бер уңыш та үзеннән-үзе генә килми. Зур тырышлык, куйган максатыңа ирешү генә уңышка илтә. Максатка ирешү өчен зур теләк, омтылыш кирәк. 9 нчы сыйныф укучылары тырышып укыды, җәмәгать эшләрендә, олимпиадаларда, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләрдә актив катнашты. -
Безнең өчен зур җиңү – балаларның шат авазы, елмаюы, ялларын күңелле һәм файдалы үткәрүе. 18.06.2015

“Дуслык” лагере һәр көн үз ишекләрен билгеле бер темага ача. “Кошлар – безнең дусларыбыз”, “Китап – иң зур байлык”, “Светофорда кунакта”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел”, “Сәламәтлек көне” кебек кызыклы һәм файдалы темаларга багышлана ул көннәр. Балалар лагерьга бик теләп һәм яратып йөриләр, чөнки биредә алар ял итү белән беррәттән, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алалар.
“Дуслык” лагере Вахитов районы мәктәп лагерьлары арасында беренче урын алды. Хәзер Казан шәһәре мәктәп лагерьлары арасында үткән бәйге нәтиҗәләрен көтәбез. Безнең өчен зур җиңү – балаларның шат авазы, елмаюы, ялларын күңелле һәм файдалы үткәрүе.













