Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Туфан Миңнуллин исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе 14.03.2016

14нче март көнне 8 “А” һәм 10 сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин театры бинасында узган укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциясендә катнашып кайтты. Алар Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Май чабуы бәйрәм 14.03.2016

12нче март көнне гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Татар филармониясе бакчасына барып, Май чабуы бәйрәм итеп кайттылар.
-
Гимназиянең 6 “Б” сыйныфы “Рубин” футбол клубында кунакта булып кайтты 12.03.2016

Гимназиянең 6 “Б” сыйныфы “Рубин” футбол клубында кунакта булып кайтты. “Иң шәп футболчы сыйныф” бәйгесендә алар иң актив җанатарлар булганлыктан, “Рубин” футбол командасы 1нче татар гимназиясенең 6”Б” сыйныфы укучыларын үзләренең клубына кунакка чакырган иде.
-
Шәһәркүләм «Фән көне» фәнни-гамәли конференциясенең приз ияләре 11.03.2016

Бүген 8 сыйныфы укучылары З. Зиятдинова, Ч. Хәбибуллин һәм А. Шаһабиевлар Казан шәһәренең 131нче лицейында узган “Фән көне” дип аталган укучыларның шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясендә призлы урынга лаек булдылар.
-
«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесенең беренче туры тәмамланды 06.03.2016

«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесенең беренче туры тәмамланды. Җиңүчеләр дә билгеле булды. Гимназиябезнең 6 “Б” сыйныфы Казан шәһәре буенча 3нче урынга лаек булды. Әлеге сыйныфка үзенчәлекле бүләк тә тапшырылды: 11нче март көнне алар “Рубин” командасының ачык тренировкасын карарга барачак!
-
Озын толым, озын толым... 05.03.2016

Озын толым, озын толым... өзгәләнә күңел кылым…
Халкыбызның күп кенә матур традицияләре һәм гореф-гадәтләре онытылуга таба бара, ләкин әле чәч толымнарын озын итеп үстерергә яратучы кызлар бар. Безнең гимназиядә дә аз түгел алар. 4нче март көнне якынлашып килүче Халыкара хатын –кызлар көнен истә тотып, 5-10нчы сыйныф кызлары катнашында “Озын толым” бәйгесе узды. -
Бәйрәм концерты
05.03.2016
8нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты гимназиядә 4нче март көнне уздырылды. Бу юлы концертны гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучыларының ир егетләре алып барды. Концертка һәр сыйныф берәр чыгыш әзерләп, укытучыларын үзенчә котлады.
-
“Куркынычсызлык тәгәрмәче – 2016 ” бәйгесе 05.03.2016

5нче март көнне гимназиянең 4 “Б” сыйныфы укучылары шәһәрнең 98нче мәктәбендә уздырылган Вахитов районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Куркынычсызлык тәгәрмәче – 2016 ” бәйгесендә катнашты. Исеменнән үк аңлашылганча, башлангыч сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштерүләре хакында көч сынашты.
-
“Рубин” өчен җан атабыз!
05.03.2016
«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесе игълан ителгәннән соң җанатар булып барырга ризалык белдереп, алдан ук билетлар алып куйган укучыларның зарыгып көткән көне, ниһаять, килеп тә җитте. Бүген – 5нче март! Кичке сәгать 17.00 дә алар “Казан- Арена” футбол кырында башланачак “Рубин” – “Кубань” уенын карап, яраткан командалары “Рубин” өчен җан атачак!
-
Биатлон ярышы 03.03.2016

3нче март көнне 5-7нче сыйныф укучылары арасында гимназия күләмендәге Спартакиада кысаларында биатлон ярышы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга 6 “Б” сыйныфы чыкты. Афәрин!













