Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
День земли. Җир көне. 22.04.2016

22 апрель - Җир көне. Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә. Җир көне - җирләр кардан ачылып, ташулар киткәч, агачлар бөрегә төренгәч, кояш нурлары җирне иркәләп, туган якка кошлар кайткач, яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне генә булса да, без Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Бүген гимназиядә укучылар белән шул турыда әңгәмәләр узды. Һәр сыйныф үз кабинетында булган гөлләрне күчереп утыртты.
-
“Бессмертный полк” гимны 22.04.2016

Бөек Җиңү бәйрәменә ике атнадан артык вакыт булуга да карамастан, гимназия укучылары 9 май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, алгы сафларда җырлап бару максатыннан “Бессмертный полк” гимнын өйрәнә башладылар.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай 21.04.2016

21 көнне гимназиядә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Аны 7”Б” сыйныфы укучысы Л. Шамеева белән 9 “А” сыйныфы укучысы Э. Миңнуллина алып барды. Кичә гимназиядә уза торган музыкаль фольклор түгәрәгенә йөрүче 4 А, 4Б сыйныфларының чыгышлары белән башланып китте. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән башланып, Тукай иҗатына барып ялгану кичәгә аерым бер табигыйлек өстәде.
-
Тукай айлыгы дәвам итә 21.04.2016

Тукай айлыгы дәвам итү нисбәтеннән , бүген укучылар актлар залында Салават Юзеевның Тукайга багышланган “121” фильмын карадылар. “121” фильмы - Тукай тормышында әһәмиятле урын тоткан шәхесләр – Ф. Әмирхан, А. Пушкин, Зәйтүнә ..., урын һәм вакыт бирелеше (хронотоп) - шул чорның “Болгар” кунакханәсе номерлары һәм хәзерге заман кешеләренең “тарихка кайтып”, бүгенге көн күзлегенән чыгып, “тарихтан интервью алуы» турындагы фәлсәфи әсәр. Югары сыйфатта эшләнгән әлеге фильм 10нчы сыйныф укучыларына аеруча ошады.
-
День донора 21.04.2016

Кан алдыру, сөлек салдыру... кан тапшыру?! Беренчеләре традицион медицина ысулларына карамаса да, соңгысы – кан тапшыру – традицион медицинада актив кулланылып та, һәркемнең дә хәленнән килми торган игелекле гамәл. Безнең илдә бу игелекле гамәлне даими башкара торган кешеләр бар. Алар – донорлар. 20 апрель – Донорлар көне булуын истә тотып, бүгенге тормыш иминлеге дәресләре гимназиянең медик хезмәкәрләре катнашында узды.
-
Бессмертный полк. Үлемсез полк. 20.04.2016

9нчы май көнне гимназия укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясенә чыгарга әзерләнә.Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Әлеге акциядә гимназиядән 85 укучы катнашыр дип көтелә.Бүгенге көндә укучылар, укытучылар белән берлектә,"Үлемсез полк" йөреше вакытында алгы сафларда барачак бабаларының, сугыш кырында һәлак булган туганнарының фотопортретларын әзерләү белән мәшгуль. Дан Сезгә, хөрмәтле сугыш ветераннары һәм үлемнәре белән үлемсезлек яулаган солдатлар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез!
-
День доброго кино. Игелекле кино көне. 19.04.2016

Бүген укучылар “Тукай айлыгы” белән беррәттән, 19нчы апрель - «Игелекле кино көне» дә булганга икеләтә куанып, актлар залында “Тукай” фильмын карадылар.
-
«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН» #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 18.04.2016

16нчы апрельдән башлап бездә “Язгы изгелек атнасы” башланып китте. Атналыкның төп максаты – гимназия укучыларын, бигрәк тә, урта һәм өлкән сыйныф укучыларын изге эшләргә тартырга, төрле иҗтимагый мәгьнәле проблемаларны чишәргә җәлеп итү. Беренче көн - “Яхшы гамәлләр көне” дип исемләнде. Бу көнне урта сыйныф укучылары Яңа бистә Татар зиратына барып, каберләрне чистартып, көзге яфраклардан арындырып кайттылар. Өлкән сыйныф укучылары исә гимназия мәйданына чыгып, язгы өмәгә кушылдылар. Эшләр төгәлләнгәч, гимназия президенты Т. Озяйкин укучыларны җыеп, ял көнендә агач утыртачагын сөйләде һәм калганнарны да бу изге гамәлгә өндәде.
17нче апрель «Язгы сулыш” исеме астында язгы һаваның кеше сәламәтлегенә булган йогынтысы хакында сүз барды. Укучылар “Яшьләр бакчасы”на чыгып, кызыксынган һәрбер кешене “Язгы сулыш” акциясенә кушылырга чакырды. Катнашучыларга укучылар сәламәтлек һәм изге гамәлләр турында мәкальләр язылган шарлар өләште.
18 нче апрель “Дуслык көне” дип билгеләнде. Дуслык темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе һәм төрле халыкларның милли киемнәреннән презентацияләү чарасы, халыклар дуслыгын чагылдырган төрле викториналар оештырылды. -
Укучылар “Сумо” шәһәркүләм II ярышында « Кегль – ринг: квадро» номинациясендә - беренче! 18.04.2016

«Кегль – ринг: квадро» номинациясендә робототехника буенча уздырылган “Сумо” шәһәркүләм II ярышында 1нче урынны яулап, 1нче дәрәҗә дипломга лаек булган гимназия командасын – Е. Алигулиева, Ч . Хәбибуллин һәм җитәкчеләре Р.Р. Баһаутдинованы җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Язгы өмә 16.04.2016

Шимбә көнне укучылар бик теләп язгы өмәдә катнашты: озак вакытка сузмыйча, гимназия мәйданы “ялт” итте. Көзге яфраклардан арынгач, мәктәпнең әйләнә – тирәсе чистарып, сафланып калды. Шулай итеп, укучыларны хезмәттә тәрбияләү, хезмәт дәресләренә генә кайтып калмыйча, өмәләр үткәрү белән дә ныгытыла.













