Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Җиңү көне: хәтерлибез һәм горурланабыз! 07.05.2016

Җиңү көне якынлашу уңаеннан, гимназиядә сугышка кагылышлы төрле чаралар узды. Укучылар бик теләп “Җиңү - яшьләр күзлегеннән” дип аталган районара бәйгедә катнашты. Берсеннән –берсе уздырып сугыш темасын чагылдырган макетлар ясап килделәр алар. Тарих дәресләре һәм сыйныф сәгатьләре дә Җиңү көне якынлашканда бик үзенчәлеклегә әверелә: тарих дәресләрендә сугыш кайтавазын чагылдырган төрле күрсәтмә әсбаплар, аудио һәм видеоязмалар белән үткәнгә сәяхәт ясалса, сыйныф сәгатьләрендә “тере тарих” әһелләре - Җиңү бәйрәменең төп каһарманнары белән очрашулар оештырыла. “Үлемсез полк”ка да укучылар җитдилек белән әзерләнә. “Ветераннар аллеясы”на сәяхәт кылып, Киров бакчасында Җиңү бәйрәме хөрмәтенә оештырылган митингка барып кайтырга да өлгерә.
-
Көлкәй инглизчә сөйләште! 06.05.2016

Бүген 4нче сыйныфы укучылары француз язучысы Шарль Перроның иң атаклы әсәрләреннән берсе булган “Золушка” (“Көлкәй”) әкиятен инглиз телендә сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Киров бакчасында митинг узды 06.05.2016

Бүген, ягъни 6нчы май көнне 4 “Б” сыйныфы укучылары узган елларда ветераннар истәлегенә яңартылган Киров бакчасына барып, Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган митингта катнашып кайттылар. Киров бакчасы бик истәлекле урын булып, үзенең тарихы белән Тукай әсәрләрендә еш телгә алынган Печән базарына барып тоташа. Хәзер исә ул танымаслык булып яңартылган хәлдә, күркәм традициягә әверелгән митингка ел саен сугыш ветераннарын һәм яшь буынны үзенә җыя!
-
“Үлемсез полк” ядкарьләре – безнең бабайлар... 05.05.2016

Бөек җиңү көне якынлашкан саен аңа әзерлек тә арта. Бүгенге көндә укучылар үзләренең яу кырында ятып калган бабаларының , якыннарының , туганнарының фотоларын зурайтып, заманча җиһазларда “ялтыратылган” портретлар ясау белән мәшгуль. Үлемнәре белән үлемсезлек яулаган каһарманнарның берәм-сәрәм генә сакланып калган фотолары күңелләрдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уята!
-
Беренчеләр ӘЛИФБА белән хушлаштылар... 29.04.2016

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын исенә төшерә, чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана... Бүген гимназиядә 1нче сыйныфларның Әлифба бәйрәме булып узды.
-
Табигать – тиңсез хәзинә! 27.04.2016

“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темага 26нчы апрель көнне гимназиядә 5-7 сыйныфлар арасында - рәсем күргәзмәсе, ә 8-10 сыйныфлар арасында – фотокүргәзмә оештырылды. Табигатьне рәсемгә яисә фотога төшергәндә дә сәнгать күзлегеннән күрә белү сәләте кирәк.
-
Тукайның туган көнен искә алуга багышланган әдәби-музыкаль кичә 26.04.2016

Габдулла Тукайның туган көнендә гимназиянең актлар залына башлангыч сыйныфлар чакырылды. 2 “Б” сыйныфлары катнашында оештырылган ( сыйныф җитәкчесе –Шиһапова З. Н.) әдәби-музыкаль кичә олы бәйрәм хисен залдагы һәркемгә “җитәрлек итеп өләште”.
-
“Җир көне”нә багышланган бәйрәм кичәсе уздырды 25.04.2016

25 апрель көнне гимназиядә экологик атналык старт алды. 3 “В” сыйныфы ( сыйныф җитәкчесе – А. Е. Харитонова) гимназиянең актлар залында “Җир көне”нә багышланган бәйрәм кичәсе уздырды. Җир - искиткеч гүзәл планета. Тик аның матурлыгына бүген куркыныч яный.Кешеләр океан, урман, елга-күл байлыкларын әрәм итәләр. Тирә-юньне пычраталар.Әгәр дә кешеләр Җирнең иминлеге турындакүбрәк уйласалар, алай ук куркыныч булмас иде. Без Җирне пычранудан сакларга тиешбез
-
Георгий тасмасы... 23.04.2016

Җиңү бәйрәме якынлашкан саен күңелне шатлыклы да һәм моңсу да булган хис биләп ала... Орден-медальләр, канәфер чәчәкләре, георгий тасмасы... Гимназиядә узган тарих дәресләрендә бүген нәкъ менә Георгий тасмасына басым ясалды. Хәтер һәм дан билгесе булган Георгий тасмасының тарихы укучылар өчен кызыксындыргыч мәгълүмат булды.
-
ВЕСЕННЯЯ НЕДЕЛЯ ДОБРА 23.04.2016

“Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер”,- дигән борынгылар. Гимназиядә 16-23 апрель көннәрендә дәвам иткән “Язгы Мәрхәмәтлелек Атнасы”, яхшы эшләр эстафетасы, “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе төгәлләнде. Атнаның тәртибе түбәндәгечә булды: дүшәмбе - Изге эшләр башлангычы, сишәмбе - Дуслык көне, чәршәмбе –Донорлар көне, пәнҗешәмбе – Изгелек кылу көне, җомга –Җир көне, шимбә – Георгий тасмасы.Атнаның һәр көнен изге-имин эшләр белән үткәрергә тырыштык. “ Яхшылык җирдә ятмый”, ди халык мәкале, изге ният белән кылган изге гамәлләребез үзебезгә әйләнеп кайтыр әле.













