Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Тукай һәм Сәхнә
Опубликовано: 25.04.2017Апрель - Тукай айлыгы. Тукай һәм Туган тел айлыгы булганлыктан, гимназиядә ай дәвамында бик күп эшләр эшләнә. Шуларның берсе - Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү. Бу юлы да һәр сыйныф Тукайның үзенә ошаган бер шигырен сәхнәләштерде. Шигырьләрдә кабатланулар күзәтелсә дә, сәхнәдәге куелышта һич бер-берсен кабатламаган,һәрберсе үзләренчә иҗади якын килеп эшләгән номерлар булуы сиземләнде. Башлангыч сыйныфларга аерым урыннар, урта һәм өлкән сыйныфларга аерым урыннар бирелде. Гадел хөкемдарлар урыннарны түбәндәгечә хәл итте: һәр өченче урынга икешәр сыйныф лаек булды, икенче һәм беренче урыннарга исә берәр сыйныф кына ия булды. Шулай итеп, Тукайның 3 шигырен сәхнәләштереп , 3се дә уңышлы чыккан 2Б сыйныфы I урынга (җит. Янбухтина Г.Ф.), 3 В сыйныфы II урынга(җит. Йосыпова Э.Д), 3 Б һәм 1 В сыйныфлары III урынга (җит. Шиһапова З.Н. һәм Харитонова А. Е) лаек булдылар. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында 8Б сыйныфына (җит. Мингалиева Р. Р) тиңнәр булмады! 7В, 7А, 8 А сыйныфлары белән җиңел булмаган ярышта 8 Б сыйныфы өстен чыкты. Беренчелек тә аларга тапшырылды. 7 В сыйныфы да ( җит. Әхмәдиева З. Ә.) беренчелекне беркемгә дә бирергә теләмәгәннәр иде булса кирәк, үз куллары белән эшләнгән, буялган һәм бизәлгән декорацияләр шул турыда сөйли иде, әмма 7 В сыйныфына II урын белән канәгатьләнергә туры килде.7 А һәм 8 А сыйныфларына III урын тәтеде.
К списку новостей













