Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Тукай туган көндә Туган тел кичәсе
Опубликовано: 26.04.2017Бүген, ягъни 26нчы апрель иртәсендә, гимназия үз укучыларын Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җыр-моң мохитендә каршы алды һәм көнозын әлеге җырлар һәр тәнәфестә кабатланып торды. Мәгълүмат тактасын хәтерләткән коридор диварындагы телевизордан да бүген бертуктаусыз Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан өземтәләр, Тукай тормышыннан кызыклы фактлар презентацияләнде. Дәресләр башланырга 10-15 мин. кала, һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфын җыеп, балаларны Тукайга кагылышлы истәлекләр, аның белән бәйле урыннар белән таныштырды,аудиотасмадан Тукай турында замандашларының истәлекләре тыңланды. Соңрак, 4нче сыйныф укучылары Тукай мәйданына юнәлде. Президент һәм Дәүләт киңәшчесе дә катнашкан чарада үзләренең булмышы белән эчке бер горурлану хисе тойган укучыларыбыз Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннан кайткач, 12сәг. 30 мин.та “ Тукай - безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби- музыкаль бәйрәм чарасы башланып китте. Бәйрәмдә Тукай айлыгы дәвамында гимназиядә оештырылган барлык бәйгеләрнең җиңүчеләре катнашты. Шигырь һәм сәхнәләштерү бәйгеләрендә катнашкан һәм җиңгән укучыларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей













