Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
БДИга әзерлекне сынап карау имтиханнары 02.03.2016

Гимназиянең 11нче сыйныф укучылары 25нче февраль һәм 1нче март көннәрендә Татарстан Республикасы белем бирү сыйфатын күзәтү үзәгенә барып, математика һәм рус теленнән БДИга әзерлекне сынап карау имтиханнарын тапшырды.
-
“Талантлы син кеше туганым” 02.03.2016

Бүген “Талантлы син кеше туганым” кунакханәсенең кадерле кунагы булып гимназиягә татарның милли ризыгы булган талкыш-кәләвә пешерү остасы Равилә апа Сәйфуллина килде. Талкыш-кәләвә пешерүне Казанда беренче буларак Сәйфи Борһан башлаган. Равилә апа – шул нәселнең дәвамчысы.
-
Милли мәктәп шартларында күп телдә сөйләшүче шәхес формалаштыру 01.03.2016

Бүген Казанның Вахитов районы “ 18нче санлы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче урта мәктәбе”ндә “ Мәктәптә кытай телен укыту” буенча республика күләмендәге семинар булып узды. “Милли мәктәп шартларында күп телдә сөйләшүче шәхес формалаштыру “ темасына чыгыш ясап, семинарда гимназиябезнең директоры Г.Г. Шәмсиева да катнашты.
-
Сәламәтлек проектларын яклау тәмамланды 01.03.2016

1нче март көнне Сәламәтлек проектларын яклау тәмамланды. Бүген уңышлы төстә 10 проект яклауга куелып, проект дәвамында гимназиядә барлыгы 17 проект якланды.
-
“Ломоносов укулары” шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциянең җиңүчеләре – безнең гимназия укучылары. 29.02.2016

27 нче февраль көнне 1нче санлы Татар гимназиясе укучылары традиция буенча шәһәр күләмендә Казан шәһәренең 7 нче гимназиясендә уза торган «Ломоносов укулары»ның 20 нче фәнни-гамәли конференциясендә катнашы. Безнең гимназияне 8Б сыйныфы укучылары Ч. Хәбибуллин, А. Шаһабиев һәм З. Зиятдиновалар тәкъдим итте.
-
Чаңгы ярышы 29.02.2016

29 нчы февральдә башлангыч сыйныф укучылары арасында гимназия беренчелегенә чаңгы ярышы булып узды. Ярыш 2 төрдән чыгып бәяләнде:
1) Командалар беренчелеге;
2) Шәхси беренчелек. -
«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесендә катнашу турында 26.02.2016

Бүген, ягъни 26нчы февраль көнне гимназиябезнең актлар залында 5нче мартта “Казан- Арена” стадионында узачак “Рубин”- “Кубань” уенына барып, Казан шәһәре мәктәпләре арасында игълан ителгән “Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесендә катнашу мөмкинлегенә ия булу хакында укучыларның бердәм утырышы булып узды.
-
Әдәби-музыкаль кичә 25.02.2016

Муса Җәлилнең 130 еллыгы уңаеннан гимназиядә шагыйрьне искә алу кичәләре дәвам итә. Бүген актлар залында шундый кичәләрнең чираттагысы булып узды. 4 А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фәридә Фәимовна җитәкчелегендә , герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби – музыкаль кичә әзерләп, гимназия укучыларына һәм шагыйрь иҗаты белән кызыксынучыларга тәкъдим итте.
-
Гаилә сәламәтлеге көн
24.02.2016
Укучыларның һәм ата-аналарның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, шул исәптән, кышкы спорт уеннарын гомумиләштерү максатыннан, 22нче февраль 1-11 сыйныфларда “Гаилә сәламәтлеге көне ” дип игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре 1-11нче сыйныф укучылары арасында чаңгыда , тимераякта шуу һ.б. буенча саф һавада спорт уеннары оештырды.
-
Гимназиядә “Парламент дәресләре – 2016 ” исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. 15.02.2016

Башлангыч сыйныф укучыларының Татарстан Республикасы һәм Дәүләт Советы турындагы күзаллауларын тирәнәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм рәсемдә чагылдырырга өйрәтү максатыннан “ Татарстан – без ул!”, “ Мин - үз илемнең гражданины ”, “ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” дигән темаларга рәсем күргәзмәсе оештырылды.













