Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Тарихи музейларга экскурсияләр 20.01.2018

Гимназиябез укучылары бик яратып музейларга экскурсиягә йөриләр. Мәсәлән, 19 нчы гыйнвар көнне 7 нче сыйныф укучылары, Янурова А.А. җитәкчелегендә, “Россия – минем тарихым” исемле мультимедияле паркта булып кайттылар. Әлеге парк зур бөтенроссия мәгърифәт проектының региональ варианты. Укучылар 1 нче номерлы павильонда урнашкан “Рюриков” һәм “Романов”лар турында экспозицияләрне карадылар. Укучыларны сугышларның чынбарлыктагы кебек экранлаштырылуы таң калдырган.
Тарихи музейларның берсендә, Ахмадиева З.А. җитәкчелегендә, 8 нче сыйныфлар да булып кайтты. Алар В.И. Ленин музей-йортында Ульяновларның тормыш-көнкүреше, аларның гаиләсе, шәхси әйберләре белән танышты. Укучыларга В.И. Ленинның тормышыннан кызыклы фактлар һәм берничә бүлмәне җылыта алырлык зур мич бик ошаган.
Тарихи музейларда узган экскурсияләр укучыларны үткәннәр белән танышыра, тарихи шәхесләр турында кызыклы фактлар ача. Мондый кызыклы чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. -
"Иң яхшы җимлек" бәйгесе тәмамланды 18.01.2018

Бүген, 18 нче гыйнвар көнне, “Иң яхшы җимлек” бәйгесенә йомгак ясалды. Берсеннән-берсе яхшы бик күп җимлекләр тапшырылды. Балалар Анжелика Евгеньевна белән иң яхшы җимлекләрне сайлап алып, аларга номинацияләр бирделәр. Алар түбәндәгечә билгеләнде:
Милли стильдәге җимлек: Золин С. 4 нче В сыйныфы, Золина Е. 2 нче В, Садыков Р 3 нче Б сыйныфы.
“Әкияти йортлар”: Шәймарданов К 5 нче Б сыйныфы, Гайнетдинова Д 5 нче Б сыйныфы, Безруков М. 8 нче Б сыйныфы, Садыков И. 4 нче Б сыйныфы.
Иң күләмле җимлекләр: Кадырова К 1 нче В сыйныфы, Гыйниятуллин А. 2 нче А сыйныфы, Рахматова М. 4 нче Б сыйныфы.
Иң төсле җимлекләр: Шамсутдинов К. 5 нче Б сыйныфы, Дерябина Д. 1 нче А сыйныфы.
“Урман җимлекләре”: Сибгатуллин И. 1 нче Б сыйныфы, Шарипова З. 2 нче Б сыйныфы.
Шулай ук 2 нче А сыйныфы укучысы Массаров М. ны аерым билгеләп үтәсе килә. Бик оригеналь, туңдырма рәвешендәге әлеге җимлек аерым номинациягә лаек. Без аны “Кошларга кышкы бүләк” дип атадык.
Бәйгедә катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез.Бүген, 18 нче гыйнвар көнне, “Иң яхшы җимлек” бәйгесенә йомгак ясалды. Берсеннән-берсе яхшы бик күп җимлекләр тапшырылды. Балалар Анжелика Евгеньевна белән иң яхшы җимлекләрне сайлап алып, аларга номинацияләр бирделәр. Алар түбәндәгечә билгеләнде:Милли стильдәге җимлек: Золин С. 4 нче В сыйныфы, Золина Е. 2 нче В, Садыков Р 3 нче Б сыйныфы.
“Әкияти йортлар”: Шәймарданов К 5 нче Б сыйныфы, Гайнетдинова Д 5 нче Б сыйныфы, Безруков М. 8 нче Б сыйныфы, Садыков И. 4 нче Б сыйныфы.
Иң күләмле җимлекләр: Кадырова К 1 нче В сыйныфы, Гыйниятуллин А. 2 нче А сыйныфы, Рахматова М. 4 нче Б сыйныфы.
Иң төсле җимлекләр: Шамсутдинов К. 5 нче Б сыйныфы, Дерябина Д. 1 нче А сыйныфы.
“Урман җимлекләре”: Сибгатуллин И. 1 нче Б сыйныфы, Шарипова З. 2 нче Б сыйныфы.
Шулай ук 2 нче А сыйныфы укучысы Массаров М. ны аерым билгеләп үтәсе килә. Бик оригеналь, туңдырма рәвешендәге әлеге җимлек аерым номинациягә лаек. Без аны “Кошларга кышкы бүләк” дип атадык.
Бәйгедә катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез. -
Сыйныф сәгатьләре узды 17.01.2018

Бүген, 17 нче гыйнвар көнне, гимназиядә һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре узды. Җитәкчеләр сыйныф тормышына якын булган, үзләрен борчыган теманы сайлаган иде. Мәсәлән, “Гаиләдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Минем мәктәбем – минем горурлыгым” һ.б. Ә 8 нче сыйныфта, Земфира Әхтәмовна җитәкчелегендә, “Бу минем хокукларым. Ә бурычларым?” темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар гражданнарның төп бурычларын искә төшереп кенә калмадылар, ә Республика, Федерация Конституцияләрен дә искә төшерделәр. Шулай ук, укучылар Россия тарихына да мөрәҗәгать иттеләр. В.И. Ленин вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр чорга анализ ясадылар.
Үткәрелгән сыйныф сәгатьләре укучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз! -
Волейбол секциясенә рәхим итегез! 17.01.2018

Беренче татар гимназиясендә,15 нче гыйнвардан алып, волейбол уены секциясе күнекмәләре башланып китте. Укучы малайлар һәм кызлар әлеге чарага бик сөенделәр. Иң беренче эш итеп укучыларны волейбол уенының кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм тупны дөрес бер-береңә бирергә, сугарга өйрәттеләр. Волейбол ятмә белән бүленгән уен кыры гына түгел, ә кагыйдәләре, уенчылары булган үзе бер сәнгать. Шуңа күрә һәр күнекмәгә вакытында йөрергә һәм чыныгырга кирәк.
Әлеге секциягә укучыларны чакырып калабыз һәм спорт ярышларында зурдан-зур уңышлар телибез! -
Иннополис Университеты хезмәткәрләре белән мастер-класс 17.01.2018

15 нче гыйнвар көнне гимназиягә Иннополис Университеты STEM-центры хезмәткәрләре килде. Алар 4-6нчы сыйныф укучыларын 20-21 нче гыйнварда узачак робототехника буенча мастер-класска чакырдылар. Әлеге мастер-класста бер төркемдә эшләргә һәм үз роботыңны булдырырга өйрәтәчәкләр.
Мастер-класска язылу өчен dod.innopolis.ru. сайтына кереп теркәлергә кирәк. Ә чараның кайда узачагы теркәлгәннә соң билгеле булачак. -
Кызыклы ачык дәресләр 16.01.2018

Бүген, 16 нчы гыйнвар көнне, табигать фәннәре кысаларында, 10 нчы сыйныфларда химия фәненнән ачык дәрес узды. Дәрес “Этил спирты һәм аның кеше организмына тәэсире” темасына бирелде. Химия һәм биология укытучысы Валиева Г.Н. этанол үзлекләре турында сөйләде һәм күрсәтмәлелек материаллары кулланды.
Укучылар төрле тәҗрибәләр башкардылар. Майларны, аксымнарны суда һәм этанолда таркаттылар, үз организмнары өчен үлемгә китерә торган микъдарны билгеләделәр. Шулай ук, бакыр чыбык белән тәҗрибәләр башкардылар.
Укучыларга да, укытучыларга да ачык дәрес бик ошады. Методистлар дәрескә югары бәя бирделәр. Укучылар әлеге кызыклы дәресне әле бик озак хәтерләрендә сакларлар. -
Кошларга җимлек ясыйбыз! 12.01.2018

Кыш күп кешеләрнең яраткан ел фасылы булса да, кошлар өчен бу авыр вакыт. Кышлаучы кошлар алдында, ничек итеп азык табарга, дигән сорау килеп баса. Шуңа бәйле рәвештә гимназиябезнең Харитнова А.Е җитәкчелегендәге "Чишмә" экологик отряды кошларга җимлек ясау буенча бәйге игълан итте. Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә без күп җимлекләр җыеп өлгердек. Алар арасында агач, картон, пластиктан ясалганнары да бар. Ә аларның матурлыкларын күрсәгез! Укучыларның һәм аларның әти-әниләренең бик тырышып эшләгәнлекләре күренеп тора. Афәрин!
Кадерле укучылар, бу эшкә иҗади якын килергә, вакытны файдалы үткәрергә теләсәгез, иң матур җимлек ясарга әле вакытыгыз бар. Тырышлыгыгыз белән кошларны гына куандырып калмыйча, мәктәп ишек алды да бизәр идегез. Ашыгыгыз, бәйге нәтиҗәләре 15 гыйнварда билгеле булачак. -
Табигать фәннәре айлыгы башланып китте 10.01.2018

Яңа уку чиреге белән беррәттән табигать фәннәре айлыгы да башланып китте. Шул максаттан укучылар стена газеталарыннан күргәзмә эшләделәр. Газеталарда олимпия уеннары, сәламәт яшәү рәвеше, география, химия, биология фәннәре турында кызыклы мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге мәгълүматларга бай газеталар кече сыйныфлар өчен дә кызыклы. Андагы мәкаләләр нәни укучылар өчен киләчәктә өйрәнәчәк фәннәр дөньясын ача.
Табигать фәннәре айлыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар әле дәвам итәчәк.Укучылар, сезне чараларда актив катнашырга чакырабыз. -
Яңа уку чиреге башланды 09.01.2018

Менә көтеп алган кышкы каникуллар да узып китте. Укучылар яңа көчләр белән белем алу процессына керештеләр. Бүген мәктәп коридорында укучыларның шат авазы, фикер алышуы яңгырып торды. Нәни укучылар китапханәгә ашыкты, укылган китапларын алыштырды. Дәресләр дә бүген башкачарак, җанлырак үтте. Һәр укучы үз фикерен белдерергә тырышты, каникулда туплаган белемнәре белән уртаклашты.
Кадерле укучылар һәм укытучылар! Сезгә яңа уку чирегендә фәнни һәм иҗади уңышлар теләп калабыз. Белем алуда яңа үрләр яулавыгызны телибез! -
Котлыйбыз! 28.12.2017

Гимназиябез белемле, алдынгы карашлы, креатив, тырыш, хезмәт сөючән укытучыларга бик бай. Шундый мөгаллимнәребезнең берсе - физика укытучысы Хабиров Радик Риф улы. Ул гимназиябездә быел беренче тапкыр гына белем бирсә дә, инде бик зур үрләр яуларга өлгерде. Шәһәркүләм оештырылган “Казан шәһәренең ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабында катнашып, “Предмет укытучысы” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Без сезнең кебек яңалыкка, үсешкә омтылучы укытучылар белән горурланабыз һәм эшегездә иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз!













