Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Тамчы-шоу интеллектуаль уенында көч сынаштык 21.12.2017

Бүген, 21 нче декабрь көнне, 3 нче сыйныфлар арасында “Тамчы-шоу” интеллектуаль бәйгесе үткәрелде. Укучылар “Туган як” темасына караган төрле биремнәр башкардылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеп, рәсемнәр белән эшләделәр. Әлеге кызыклы чара укучылар күңеленә хуш килде. 3 нче сыйныфлар туган ягыбыз турында яңа белемнәр тупладылар һәм белгәннәрен ныгыттылар. Уен нәтиҗәләре буенча 3 нче А сыйныфы беренче урынга, ә 3 нче В сыйныфы икенче урынга лаек булды.
Кызыклы уен өчен 3 нче сыйныф укучыларына һәм педагог оештыручыларга рәхмәт белдерәбез! -
Шахмат турнирлары дәвам итә 21.12.2017

20 нче декабрь көнне 5-8 нче сыйныф укучылары арасында шахмат турнирының финал ярышлары узды. Әлеге бәйгенең максаты - укучылар арасында шахмат уенына карата кызыксыну уяту иде. Без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз. Турнирда кече сыйныфлардан алып югары сыйныфларга кадәр бик күп укучылар катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Скворцов Д. 8 нче В сыйныфы;
2 нче урын – Мингазов Д. 7 нче А сыйныфы;
3 нче урын – Давлетшин Г. 7 нче Б сыйныфы.
Җиңүчеләрне тәбриклибез! -
Кызыклы викторина 20.12.2017

Гимназиядә математика, физика һәм информатика айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Бүген дә шундый кызыклы чараларның берсе узды. 11 нче сыйныф укучылары 8 нче сыйныфлар өчен математика буенча викторина уздырдылар. Кызыклы мисаллар һәм мәсәләләр, катлаулы биремнәр укучылар күңеленә хуш килде. Алар мавыгып, кызыксынып әлеге биремнәрне башкардылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 8 нче В сыйныфы;
2 нче урын – 8 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 8 нче А сыйныфы.
Шундый кызыклы, мавыктыргыч викторина өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез! -
Нәни фигурист 20.12.2017

Безнең гимназия талантлы укучыларга бик бай. Алар төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. 3 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Әмир “Кубок виража” исемле фигуралы шуу ярышында 2 нче урын яулаган. Ярыш һәвәскәр зур һәм кечкенә спортчылар арсында үткәрелгән.
Әмирне шушы җиңүе белән тәбик итәбез һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Юлларда сак бул! 20.12.2017

Бүген, 20 нче декабрь көнне, 4 нче сыйныфларга ГБДД хезмәткәре Сабиров Ленар Рөстәмович юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Ул безнең укучыларга юл йөрү буенча барлык кагыйдәләрне җентекләп аңлатты, рәсемнәр аша төрле юл билгеләре турында сөйләде. Укучылар юлда булган төрле вакыйгаларны сөйләп, Ленар Рөстәмович белән бергәләп әңгәмә кордылар, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын билгеләделәр.
Шундый кызыклы, файдалы очрашу өчен Ленар Рөстәмовичка, гимназия исеменнән, рәхмәт белдерәбез! -
Шахмат серләрен яхшы белүчеләр 19.12.2017

Бүген, 19 нчы ноябрь көнне, гимназиядә шахмат турнирларының финал ярышлары узды. Бәйге башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелде. Бүген алдагы ярышларда җиңеп чыккан укучылар үзара көч сынашты. 1-4 нче сыйныфлар арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Бобров Алан (3 нче А сыйныфы);
2 урын – Файзуллина Юля (3 нче А сыйныфы);
3 нче урын – Сафин Эмиль (4 нче А сыйныфы).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! -
С.Я. Маршакның тууына 130 ел! 19.12.2017

Бүген, 19 нчы декабрь көнне, китапханәдә С.Я. Маршакның 130 еллык юбилеена багышланган викторина узды. Чара 2 нче сыйныфлар өчен оештырылды.
Нәни укучылар китапханәченең кызыклы сорауларына җавап бирделәр, С.Я. Маршакның шигырьләрен сөйләделәр, шигырләргә иллюстрацияләр ясадылар. Укучылар балалар язучысы турында яңа кызыклы мәгълүматлар белделәр, бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга викторинада катнашу бик ошады.
Шундый кызыклы, эчтәлекле чара оештырганнары өчен Фирая Разыйховнага һәм педагог оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Без булдырабыз! 15.12.2017

Алдагы язмаларда укучыларыбызның “Әбиемнең сандыгы” исемле сәхнәләштерелгән әкиятләр һәм мәсәлләр бәйгесендә чыгыш ясаулары турында язып үткән идек. Ә бүген бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.
5-6 нчы сыйныфлар арасында, “Зөһрә” татар халык әкияте белән, безнең гимназия укучылары беренче урын яуладылар.
Шундый матур әкият әзерләп, уңышлы чыгыш ясаганнары өчен укучыларга рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез! Укучыларны әзерләгән җитәкчеләргә: Э.Р. Хөснетдинова, К.А. Жеранина, Ф.Ш. Мостафинага гимназия исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! -
Җитезрәк, биегрәк, көчлерәк! 15.12.2017

Белгәнебезчә, 10 нчы декабрь бөтендөнья футбол көне. Әлеге дата тагын шунысы белән дә үзенчәлекле: безнең Казан шәһәрендә футбол буенча дөнья чемпионаты узачак.
Без үз чиратыбызда, гимназиядә футбол рухы “уятырга” тырыштык. 11-15 нче декабрьдә гимназиядә кызыклы старт ярышлары булып узды. Ә бүген исә беренче сыйныфлар көч сынашты. Ярышларда физик әзерлекне генә яхшытып калмыйча, футбол уены осталыкларына да өйрәттеләр.
Ярышларда актив катнашкан сыйныфларга рәхмәт белдерәбез! -
Яхшылык җир буйлап атлый 14.12.2017

Бүген, 14 нче декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада кысаларында үткән, “Яхшылык җир буйлап атлый” исемле рәсемнәр күргәзмәсенә йомгак ясалды. Күргәзмә 11 нче декабрьдән алып 14 нче декабрьгә кадәр үткәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче урын – Шихалиев С. , 1 нче сыйныф.
Икенче урын – Шакирова Р. 1 нче сыйныф.
Өченче урын – Туктаров К. 1 нче сыйныф.
Афәрин, укучылар! Котлыйбыз сезне! Бәйгеләрдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!













