Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Ярдәм кулы сузыйк 04.12.2017

Әлеге көннәрдә гимназиядә халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар уза. Барлык сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Укытучылар балаларны, әлеге сыйныф сәгатьләрендә, үзенчәлекле кешеләр тормышына бәйле төшенчәләр белән таныштыралар.
Бу тема бигрәктә кече сыйныфларны кызыксындыра. Нәкъ менә башлангыч сыйныфта дөрес тәрбия һәм юнәлеш алу, киләчәктә гуманлы, кешелекле, ярдәмчел, җәмгыятькә файдалы кешеләр тәрбияләргә ярдәм итә.
1 нче сыйныфлар “Цветик-семецветик” исемле мультфильм карадылар “Яхшылык йөри җиребездә” темасына рәсемнәр ясадылар.
Укучылар мондый кешеләрнең бездән берни белән дә аерылмавы, бары тик, мөмкинлекләре бераз чикләнүен, аларга ярдәм кулы сузарга кирәк икәнлеген аңладылар. -
Китап - белем чишмәсе 04.12.2017

Укучыларыбыз бик яратып мәктәп китапханәсенә йөриләр. Укытучылар һәм китапханәче, беренче сыйныфта ук, укучыларны китапханәгә алып кереп, махсус танышу дәресләре оештыралар. Анда матур китаплар уку, журналлар карау, оештырылучы төрле чараларда катнашу укучыларга бик ошый.
Анжелика Евгеньевна җитәкчелегендәге, 2 нче В сыйныфы да әлеге чаралардан читтә калмый. Алар китапханәгә багышлап, үзләрен кызыксындырган темага стена газетасы эшләделәр. Аларның иң матурлары китапханә диварына эленде.
Шундый актив, кызыксынучан укучыларыбыз булу белән без горурланабыз. Алга таба да аларга иҗади уңышлар телибез! -
Үз сәламәтлегеңә битараф булма! 01.12.2017

Бүген өлкән сыйныфларда бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган лекцияләр үтте. Әлеге куркыныч чиргә ничек каршы торырга, ничек сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында сөйләнде.
-
Сак бул! 01.12.2017

Бүген, 1 нче декабрь көнне, актлар залында, 8-11 нче сыйныфларга (137 укучы) “Административ җаваплылык, интернет, ФЗ-71, наркотиклар” темасына лекция укылды. Укучылар арасында иң еш очраган тәртип бозулар, алар өчен җаваплылык тоту, интернеттагы җинаятчеләр турында мәгълүмат бирелде. Лекцияне, гаилә иминлеген саклау һәм яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны тикшерү буенча инспектор, Боровкова Дарья Андреевна укыды. Бүгенге, һәрдаим үзгәреп торучы җәмгыяттә әлеге темаларга сөйләшү бик кирәк. Чөнки тормышта туры юл сайлап, аннан тайпылмый алга атларга, иң беренче чиратта мәктәп ярдәм итә. Әлеге лекция укучыларга файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз!
-
Заман белән бергә атлыйбыз! 01.12.2017

Бу атнада гимназия тормышында үзгәрешләр күзәтелә. Төрле мәгълүматларны, дәресләр тәртибен яктытып бару өчен, мәктәпнең беренче катында интрактив панель куелды. Информатизация буенча директор урынбасары Римма Ростамовна 1-11 сыйныфларны әлеге панел белән таныштырды, аның белән кулланырга өйрәтте. Интрактив панельдә гимназия эшчәнлеге (дәресләр һәм түгәрәкләр тәртибе, сыйныфлар рейтингы, ирешкән уңышлар, яңалыклар, гимназия порталы, мәктәп газетасы, гимназия, анда эләүче укытучылар) турында мәгълүмат карап булачак. Әлеге яңалыкны укучылар бик тиз үзләштерер һәм белем алу эшчәнлегендә кулланыр дигән теләктә калабыз.
-
Әниләргә багышлап 01.12.2017

Бүген без башлангыч сыйныфлар айлыгын, Әниләр көненә багышланган, матур концерт белән тәмамладык. 3 нче А һәм 3 нче В сыйныфы укучылары, Гүзәлия Хәбибуловна һәм Марина Анатольевна җитәкчелегендә, әниләре өчен бик матур бәйрәм күрсәтте. Бүген укучылар иң якын кешеләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Әниләр үз балалары өчен куанып, горурланып, матур теләкләргә сөенеп, хисләнеп утырдылар.
Шундый эчтәлекле, матур концерт әзерләгәннәре өчен 3 нче сыйныф укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт белдерәбез! -
Балалар сәхнәсе 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада кысаларында, 2 нче сыйныф укучылары театральләштерелгән сценкалар күрсәтте. Беренчесе - татар халкының барыбызга да таныш булган “Өч кыз” әкияте иде. Икенчесен башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Фәимовна үзе язган һәм аны “Без казан егетләре” дип атаган иде. Әлеге оригиналь чыгышлар һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Һәр укучы үз роленә кереп, күңелен биреп уйнады. Әлеге матур чыгышлар бер тамашачыны да битараф калдырмады.
-
Сау бул, көз! 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, 1 нче сыйныфлар көзне озату бәйрәме оештырдылар. Нәни укучылар көз турында, ул алып килгән нигъмәтләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр. “Көзге уңыш” турында үзләре ясаган матур рәсемнәр белән таныштырдылар. Гмназиянең иң кечкенә укучылары булсалар да, зурлардан да уздырып күңелле концерт куйдылар. Афәрин, укучылар! “Алтын көз” бәйрәме бик матур, кызыклы үтте. Укучыларның да, укытучыларның да әлеге чара күңелләренә хуш килде. Нәни укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Намуслы булып яшәргә кирәк! 30.11.2017

Коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан, гимназия китапханәсендә “Намуслы булып яшәргә кирәк!” темасына күргәзмә оештырылды. Кече яшьтән үк без балаларны намуслы, кешелекле, гадел булырга ялганламаска, көчсезләрне рәнҗетмәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Киләчәктә әлеге сыйфатлар балаларга илнең тәртипле гражданины булырга ярдәм итәчәкләр. Тәрбия процессында китаплар иң төп урынны алып торалар. Матур әдәбият укып үскән бала киләчәктә үзендә дә шул яхшы сыйфатларны булдырырга тырыша.
-
Ришвәткә "Юк!" дип әйтик 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, 10 нчы сыйныфта, ришвәткә каршы көрәш көненә багышланган, класстан тыш чара узды. Укучылар 3 төркемгә бүленеп, үзара ярыштылар. Ришвәт темасына караган күнегүләр, биремнәр эшләделәр, ребус чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук, биремнәр арасында коррупция эшчәнлеге белән бәйле ситуацияләрне барлау һәм аның һәр төренә тиешле җәзасын билгеләү кебек биремнәр дә бар иде. Ә укучылар өчен иң кызыгы ришвәткә каршы реклама постеры ясау булды.
Укучыларга әлеге чара бик ошады, чөнки ул бик файдалы, мәгълүмати булды. Биремнәрдә очраган төрле ситуацияләр тормышта да очрарга мөмкин иде. Шуңа күрә, әлеге биремнәрне укучылар бик кызыксынып башкардылар. Чара ахрында һәр укучы ришвәтнең начар әйбер булуын аңлады һәм әлеге мәкерле чиргә “Юк!” дип әйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.













