Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Котлыйбыз! 22.05.2018

Бүген, 22 нче май көнне, гимназиянең алдынгы, тырыш, актив укучыларын бүләкләү тантанасы узды. 200 гә якын укучыга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Бу чара беренче тапкыр 15 ел элек үткәрелгән. Без әлеге күркәм традицияне бүгенге көндә дә дәвам итәбез.
Укучылар ел буе рәсем, спорт, сәнгать, белем бәйгеләрендә актив катнаштылар. Ә без бүген иң-иңнәрне тәбикләдек.
Кадерле укучылар! Сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз! -
Ата-аталар җыелышы узды
22.05.2018
Бүген, 22 нче май көнне, гимназиядә ата-анала җыелышы узды. Сыйныф җитәкчеләре 4 нче чиреккә һәм уку елына йомгак ясадылар. Чарада киләсе елга максат һәм бурычлар билгеләнде, сыйныф тормышында булган прблемалардан чыгу юллары эзләнде.
-
"Изге йөрәкләр" 19.05.2018

Казанда елда, яз һәм көз айларында, хәйрия ярминкәләре уза. Әлеге ярминкәләрдә җыелган акчалар махсус хәйрия оешмаларына тапшырыла.
Безнең укучылар да әлеге чараларда катнашалар. 19 нчы май көнне “Изге йөрәкләр” исеме астында хәйрия ярминкәсе оештырылды. Укучылар, алдан ук, ярминкәгә азык-төлек, кул эшләнмәләре алып килделәр. Югары сыйныф укучылары чараны оештырырга ярдәм иттеләр.
Әлеге әйберләрне саткан акчалар онокологик авырулы балаларны дәвалау өчен банкка тапшырылачак. -
Без бер планета - җир шарында яшәүчеләр 18.05.2018

Игелек атнасы дәвам итә. Һәр сыйныф әлеге чарага үзеннән өлеш кертергә тырыша. 2 нче сыйныф укучылары “Без бер планета – җир шарында яшәүчеләр” темасына рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдә “барыбыз да бертигез”, “дус-тату булыйк” кебек мәгънәләр ята иде.
-
Зебра һәм аның дуслары юл кагыйдәләре илендә 18.05.2018

Гимназиябездә “Яшел төс” ЮИД командасы уңышлы эшләп килә. Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар, иптәшле өчен дә чаралар әзерлиләр. Бүген дә алар 1 нче 2 нче сыйныф укучылары өчен, “Зебра һәм аның дуслары юл кагыйдәләре илендә” исемле тетральләштерелгән бәйге оештырганнар иде. Җәйге каникуллар алдыннан укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, кызыклы биремнәр башкардылар.
-
Чәчәкләр утырттык 18.05.2018

Бүген, 18 нче май көнне, мәктәп территориясен яшелләндерү, матурлау максатыннан, гимназия алдына чәчәкләр утыртылды. Мәктәбебез тагында ямьләнеп, яктырып китте. Бу эшне тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгарга әти-әниләр ярдәм итте. Аларга гимназия исеменнән зур рәхмәт белдерәбез!
-
Юлларда сак бул! 17.05.2018

Тиздән каникуллар башлана. Укучылар вакытларын урамда, паркларда үткәрә башлый. Төрле ял итү урыннарына бара.
ГИБДД мәгълүматларына күз салсаң, җәйге каникуллар, балалар катнашындагы аварияләр иң күп була торган чор икән. Шундый куркыныч очракларны булдымый калу максатыннан, безгә кунакка инспектор - Сабиров Ленар Рөстәм улы килде. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, аларның булган белемнәрен тикшереп, әңгәмә оештырды. Инспектор укучыларга җәйге каникулда юлларда сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте. -
Игътибар! Ата-аналар җыелышы! Внимание! Родительское собрание! 16.05.2018

-
Изгелек җирдә ятмый 15.05.2018

Бүген, 15 нче май көнне, 5 нче сыйныфларда “Яхшылык җирдә ятмый” темасына игелек дәресе узды. Укучылар яхшылык, изгелек темасына фикер алыштылар. Яхшылык эшләү турында видеороликлар карадылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Үзләре эшләгән яхшы эшләр турында, гыйбрәтле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады. Видеороликларны карагач кайбер укычыларның күзләре яшьләнде. Укучыларыбызның нечкә күңеллелеге аларның изге йөрәкле булуларын дәлилли кебек.
-
Игелек дәресләре узды 14.05.2018

Бүген, 14 нче май көнне, 1 нче сыйныфларда, игелек ае кысаларында Игелек дәресләре узды. Әлеге чара укучыларны төрле игелекле эшләргә тарту, күңелләренә изгелек орлыклары салу өчен оештырыла. Укучылар кешеләргә яхшылык эшләү, бер-береңә мәрхәмәтле булу, өлкәннәрне хөрмәт итү турында фикер алыштылар. Шулай ук презентациядәге рәсемнәргә карап, үз фикерләрен җиткерделәр. Үзләре эшләгән яхшы эшләрне, гамәлләрне искә төшерделәр. Дәрес ахырында “Каково это быть вежливым?” мультфильмын карадылар. Нәни укучыларга игелек дәресе бик ошады.













