Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Җәйге алан" үз эшен башлап җибәрде! 29.05.2017

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Гимназиябез яны лагеренда быел барлыгы 80 бала ял итәчәк. Ял итәргә җыенган балаларның исәбен ,нигездә, 1- 4 сыйныф укучылары тәшкил итә.
Иртәнге 8сәг.30мин. тан алып 14сәг.30 мин.ка кадәр укучылар төрле экскурсияләргә йөриләр, ял итәләр, ике тапкыр тукланалар. Гимназия үз эшчәнлеген төрле традицияләренә бәйле юнәлештә алып барганлыктан, лагерьда узачак чаралар күбрәк физик тәрбия , сәламәтлек, экология һәм сәнгать белән бәйле булачак. Моннан тыш, балаларын лагерьдан вакытында ала алмаган ата-аналар өчен озайтылган көн төркемнәрендә педагогларның кизү тору графигы да каралган. Җәйге лагерь сменасы 29нчы майдан, ягъни бүгеннән башлап 21 көн дәвамында эшләячәк. -
Язгы СПАРТАКИАДАга кушыл! 29.05.2017

Бүген гимназиянең мини-футбол кырында язгы СПАРТАКИАДА уеннары узды. Уенда 6, 7, 8 сыйныф укучылары үзара көч сынашты. Сыйныф җитәкчеләре дә җанатарлар сыйфатында үзләренең укучылары өчен читтән генә җан атты.
-
Ата-аналар җыелышы узды 26.05.2017

Узып баручы уку елына йомгак ясап, 26нчы май көнне ата-аналар җыелышы узды.
-
Беренче сыйныфлар җәйге каникулга таралды 26.05.2017

Бүгеннән 1нче сыйныфлар беренче җәйге каникулларына таралды.
-
Чәчәклекләр чәчкәгә күмелде... 25.05.2017

Бүген гимназиянең традициясеннән булган тагын бер матур гадәт үтәлде. Башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре традициягә тугры калу һәм мәктәп мәйданын матурлау йөзеннән, гимназия ишегалдына чәчәкләр утыртты. Үз йортлары белән торучы әти-әниләр арасында инде чәчәк утырту белән бик күп еллардан бирле шөгыльләнүчеләр, бу эшне үзенә кәсеп итүчеләр дә бар икән. Әти-әниләр актив булгач, чәчәк утырту бик позитив башкарылды. Барысы да үз эшләреннән канәгать иде. Утырткан үсентеләр чәчәк атып, җәй буе гимназиягә матурлык өстәп торсыннар инде!
-
4нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлашты... 24.05.2017

"Шатлыклар - күңелебездә, ал кояш - күгебездә, килегез безгә кунакка - 24нче май, сәг.10да " Чыгарылыш кичәсе" була бездә!" дигән үз куллары белән эшләнгән чакыру кәгазьләре таратып , 4нче сыйныфлар укытучыларын үзләренең бәйрәмнәренә чакырды. " Чыгарылыш кичәсе" 4нче сыйныфлар өчен шартлы төстә генә әйтелсә дә, әлеге бәйрәмнең эчтәлеге юк түгел: "беренче укытучы" төшенчәсе алар өчен хәзер башлангыч мәктәп белән бәйле булып калачак, бер сыйныфта утырып уку да кабинеттан-кабинетка йөреп белем алу белән алмашыначак ... Ә бүген исә алар 4ел буе белем биргән беренче укытучылары белән "Чыгарылыш кичәсе"н бәйрәм итте. Бу уңайдан актлар залында бәйрәм концерты оештырылды. Улларының һәм кызларының мәктәптәге тәүге чыгарылыш кичәсен карарга балаларның әти-әниләре килгән иде. Беренче укытучы белән саубуллашу моңсулыгын татып өлгергән, күңелләрендә зур үсү шатлыгын һәм , шул ук вакытта, балачакның кабатланмас мизгелләрен саклап калган 4 ел вакытның үтеп киткәнлеген аңлап та өлгермәгән укучыларга гимназиянең директоры Г. Г. Шәмсиева күңел түрләреннән чыккан иң якты, матур теләкләрен җиткереп, 4нчеләрне бәйрәмнәре белән котлады. Тора- бара сүз балаларның үзләренә бирелде: шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды... Ахырда сүз ата- аналарга тапшырылды. Алар да үзләренең күңел түрләреннән чыккан теләкләрен беренче укытучыларына, гимназия идарәсенә җиткерде.
-
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ чыңлады... 23.05.2017

Ак алъяпкыч, көрән форма-күлмәк, ак бантлар ... Кемнәрне генә дулкынландырмый да, кемнәрне генә дистәләгән еллар артка - балачагы белән саубуллашкан үз чорының соңгы кыңгырау кичәсенә алып кайтмый икән?! Гимназия ел саен ничәмә-ничә баласына “канат куя”. Менә быел да ул 20 баласын очар кош итеп, үз канаты астыннан олы тормыш юлына “очырды”. Ак алъяпкычларында ак канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Соңгы кыңгырау – кеше гомерендә бик җитди төстә бары бер тапкыр гына кабатлана торган мөһим вакыйга. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да соңгы кыңгырауны үзләренең хәтерләрендә озак еллар саклар. Соңгы кыңгырау кичәсенә алар бер-ике ай алдан бик тырышып әзерләнде, кичәгә әти-әниләрен, укытучыларын чакырганнар иде. 11нчеләргә хәер-фатихаларын бирергә педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе И. Г. Хадиуллин һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназиябезнең фәнни җитәкчесе Ф. Ф. Харисов та килгәннәр иде. Кичәнең программасы укучыларның үзләре иҗат иткән заманча әсәрләр аша сугарылган булуы белән аерылып торды. Ахырда сүз укытучыларга һәм ата-аналарга бирелде. 2017нче елгы чыгарылышлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады!
-
Казансу ярында СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ шалтырады... 23.05.2017

Гимназиядә башланган бәйрәм Казансу елгасы яры буенда дәвам итте. Бүген бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Быел да соңгы кыңгырау шәһәрнең барлык 11нче сыйныф укучыларын Казансу елгасы яры буенда урнашкан үзәк мәйданнарның берсенә җыйды. Гимназиянең 11нче сыйныф укучылары да шәһәребезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга - мөстәкыйль тормыш юлына озаткан кыңгырауның соңгы чыңлавын тыңларга бардылар. Казан мэры И.Р. Метшин чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән шәхсән котларга килгән иде: үзенең изге теләкләре соңында И. Метшин алмашка киләчәк яшь буынны символлаштырган ак алъяпкыч, ак бантлар таккан кечкенә кызчыкны иңенә утыртып, чыгарылыш сыйныф укучыларына соң мәртәбә чыңлаган кыңгырау тавышын тыңлатты.
-
Рәхмәт сиңа, "Мәрхәмәтле Казан"! 23.05.2017

Казансу ярында яңгыраган соңгы кыңгырау, 11нче сыйныф укучылары белән беррәттән, кайбер 1нче сыйныф укучыларына да чын бәйрәм булды. Хәер, игелекле эшләрне күп эшләсәң, яхшылыгың беркайчан да җирдә ятмас, һичшиксез, үзеңә әйләнеп кайтыр! 1В сыйныфы укучысы Я. Полякованың кылган яхшылыклары инде үзенә әйләнеп тә кайтты. Шулай булмый ни, "ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР КӨНДӘЛЕГЕ"н үзенең "өстәл китабы"на әверелдергән укучыбызны бүген шәһәр мэры И.Р. Метшин үзе тәбрикләде! Әлеге көндәлеккә аерым бер хасият белән караган укучыбыз район күләмендә ҖИҢҮЧЕ буларак танылып, җиңүгә ирешкән башка яшьтәшләре белән беррәттән, ҖИҢҮЧЕ ДИПЛОМЫна һәм "Мәрхәмәтле Казан" логотипы төшерелгән укучы букчасына ия булды. Афәрин!
-
"Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсен гөрләттек! 20.05.2017

"Язгы изгелек атнасы" игелекле гамәлләргә бихисап бай булды. 20нче май көнне Горький паркында узган "Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсе игелекле эшләр башкаруда ни дәрәҗәдә әзерлекле булуыбызны күрсәтте. "Тамчыдан күл җыела..." дигәндәй, һәр сыйныф үзләреннән өлеш кертә торгач, ярминкә өстәлләре хәйрия товарларыннан сыгылып торды. Хәйрия товарларын сатуны оештырып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә 10нчы сыйныф укучылары тырышлык куйды. Товарларның кулдан эшләнгәннәренә ихтыяҗ аеруча зур булды. Барлык товарлар да уңышлы сатылып беткәч, җыелган амәнәт ярминкәнең хәйрия фондына тапшырылды. Кояшлы шимбәдә Горький паркы аллеясында "Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсе әнә шул рәвешле гөрләде.













