Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Мәктәп китапапханәсенә экскурсия 08.11.2017

Бүген, 8 нче ноябрь көнне, гимназиянең нәни укучылары, беренче сыйныфлар, Азалия Рависовна җитәкчелегендә, мәктәп китапапханәсендә экскурсиядә булдылар. Аларга яңа, зур, кызыклы дөнья ачылды. Китапханәче, Фирая Разыйховна, балаларга китапның кеше тормышында тоткан урыны һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү турында сөйләде. Укучылар мәктәп китапларының кайда саклануы турында белделәр. Китапларны өйгә алу, аны вакытында китапханәгә кайтару, һәр кешенең китапханә карточкасы булуы турында кызыклы лекция тыңладылар. Нәни укучылар шундый файдалы танышудан бик кәнәгать калдылар. Беренче сыйныф укучылары сүзләренә караганда, аларга китапханәдә кызыклы, матур китапларның күп булуы бик ошаган.
-
“100 бишле” акциясенә йомгак ясалды 08.11.2017

Бүген “100 бишле ” акциясенә йомгак ясалды. Әлеге чараның максаты: укучыланы яхшы белем алуга дәртләндерү, этәрү иде. Нәтиҗәләр безне бик куандырды. Беренче чирек буена 100 һәм анннан да күбәк бишле алган укучылар саны 25 тән артык иде. Бер-ике билге җитеп бетмәү белән конкурстан төшеп калучылар да күп булды. Бәйгедә җиңүче дип 7 сыйныф укучысы Габдрахманов А. билгеләнде. Ул беренче чиректә 138 бишле җыярга йөлгергән.
Барлык укучылар да бик молодцы! Юбилей кичәсенә бик актив әзерләнү, белем алуга игътибар һәм омтылышларын киметмәгән. Әлеге укучылар безнең гимназиябезнең горурлыгы! -
Икенче уку чиреген башлап та җибәрдек 07.11.2017

Бүген икенче уку чиреген башлап та җибәрдек. Укучылар һәм укытучылар, яңа көчләр туплап, янәдән белем бирү процессына кереп “чумдылар”. Укучылар озак күрешмәгән иптәшләре белән, каникул буе җыелган кичерешләрен уртаклашып туя алмады. Бүген гимназиянең һәр почмагында, шау-гөр килеп, фикер алышкан балалар тавышын ишетергә була иде. Китапханәдә дә укучылар аеруча күп. Каникулда укыган китапларын алыштырырга теләк белдерүчеләр хәйран иде.Укучылар һәм укытучылар арасында үткән юбилей кичәсе турында фикер алышучылар күп иде.
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган бәйгеләр әле дә дәвам итә. Укучыларны әлеге акция, проектларда актив катнашырга чакырабыз! -
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән проектларның нәтиҗәләре 01.11.2017

Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышлап бик күп проектлар игълан ителде. Алар арасында “100 чәчәк”, “100 проект”, “100 бишле”, “100 рәсем” бәйгеләре бар иде. Күбесенә инде нәтиҗәләр дә чыгарылды. Ә бүген чираттагы проект, “100 автор” бәйгесен йомгаклыйбыз. Әлеге бәйгедә балангыч сыйныф укучылары актив катнаштылар. Бигрәктә, Азалия Рависовна җитәкчелегендәге, 1 нче Б сыйныфы бик күп иҗат җимешләре тәкъдим иткән иде.
-
Единый урок по безопасности в сети Интернет 28.10.2017

С 23 по 28 октября в нашей гимназии проходили мероприятия в рамках проекта «Единый урок по безопасности в сети Интернет».
Целью проведения данного мероприятия являлось освещение общих правил обеспечения информационной безопасности несовершеннолетних обучающихся. -
100 ел! Барысы да башлана гына! 28.10.2017

Кичә, 27 октябрь көнне, гимназиядә күптән көтеп алынган зур вакыйга узды. Яраткан гимназиябезнең 100 еллык юбилеен, тантаналы рәвештә, “Пирамида” концертлар залында билгеләп үттек. Әлеге чарада 200гә якын кеше катнашты. Укытучылар, укучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр әлеге бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бәйрәмдә берсеннән-берсе эчтәлекле матур, оригиналь номерлар куелды. Концертны “Татар радиосы” диджейлары Булар Бәйрәмов һәм Айсылу Лерон алып барды. Шулай ук, бәйрәмебез белән котларга Айгөл Бариева, Нәфкать Нигъматуллин һәм Рөстәм Асаев та килгән иде. Ә иң тантаналы мизгелләр Энгель Фаттаховның укытучыларыбызга мактаулы исемнәр тапшыруы булгандыр. Бик күп укытучыларыбыз бу көнне, сәхнәгә чыгып, мактау кәгазьләре алуга лаек булдылар.
Бу көнне һәр чыгарылыш укучысы күптән күрешмәгән сыйныфташлары, укытучылары белән күреште. Әлеге юбилей кичәсе бер гасырлык мәктәп эшчәнлегенә йомгак ясады һәм мәктәп тарихының яңа битләрен ачты.
Без үз чиратыбызда, гимназиягә озын гомер, матур киләчәк телибез! Мәктәбебезгә фәнни эшчәнлектә дә, белем бирүдә дә, бәйгеләрдә дә гел алдынгы урыннар яуларга язсын иде.
Гимназия исеменнән әлеге чарага үзеннән зур өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Бәйрәмдә әйтелгәнчә: “100 ел! Барысы да башлана гына!”. -
Гимназиядә шахмат турнирлары үтә 25.10.2017

Шушы көннәрдә гимназиядә шахмат турнирлары үтә. Әлеге чара шәһәр күләм уздырылучы шахмат ярышлары кысаларында уза. Бәйгене оештыручы - Багаутдинова Резеда Рашатовна. Ул билгеләп үткәнчә, бәйгедә бигрәктә, 3 нче, 8 нче 9 нчы сыйныф укучылары актив катнашалар. Турнирлар өч категориядә уза: кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме. Кечкенәләр дә зурлар да бәйгедә җиңү өчен бик күп көч куялар. Афәрин аларга! Әлеге ярышта җиңүчеләр алдагы турга үтеп, гимназиябез данын яклаячаклар. Ә без, үз чиратыбызда, барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган кичәгә әзерлек дәвам итә. 23.10.2017

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз белем алу процессы белән беррәттән иҗат өлкәсендә дә эшчәнлек алып баралар. 27 нче октябрьдә узачак бәйрәм кичәсе югары дәрәҗәдә узсын өчен бөтен гимназия коллективы зур көч куя. Матур, дәртле һәм салмак биюләр, моңлы җырлар, “Крупская” исемендәге дружина, 100 кешедән торган гимназия гимны һ.б. тамашачы күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Бәйрәмне тагында истәлеклерәк, матуррак, мәгълүмати итү өчен, режиссер белән берлектә, видеоязмалар да төшерелә. Әлеге зур, истәлекле чарада катнашучыларга уңышлар телибез һәм гимназия исеменән рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гимназиядә шахмат буенча турнирлар үтә 21.10.2017

20 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр гимназиядә шахмат буенча турнирлар үтә. Ярыш шәхси һәм командалар арасында узачак. Катнашучыларны теркәү, 23 нче октябрьгә кадәр, 29 нчы кабинетта булачак.
Турнир олимпия системасындагы кебек төшеп калу тәртибендә уза. Һәр партиягә 15 минут контроль вакыт бирелә.
Беренче турда катнашырга теләүче барлык укучылар өч категориядә көч сынашалар: зурлар төркеме – 2000-2003 нче елда туганнар, уртанчылар төркеме – 2004-2007 нче елда туганнар һәм кечкенәләр төркеме – 2008-2011 нче елда туганнар. Нәтиҗәләр буенча өч номинациядә мәктәп командасы формалаша. -
Халыкара пешекчеләр көне 20.10.2017

Бүген 20 нче октябрь көне халыкара пешекчеләр көне билгеләнеп үтелә. Кайда гына эшләсәк тә, кайда гына барсак та, пешекче һөнәреннән башка булмый. Безне тәмле ашлар белән сыйлап, көч, дәрт-дәрман өстәүчеләр алар.
Безнең гимназиябездә дә үз эшенең осталары булган, алтын куллы, тәмле телле пешекчеләр эшли. Аларга авыр һәм күп хезмәт сораучы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә бехете, тигез, матур тормыш телибез. Тәмле ризыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!













