Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"1945 нче елгы Берлин сугышы" темасы буенча үткәрелгән викторина нәтиҗәләре 18.04.2018

Менә апрель аеның да икенче яртысын узып барабыз. Димәк тиздән май ае җитә. Ә май ае, белүебезчә, Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән истәлекле. Бу айда без аеруча әлеге чор белән янып яшибез, ветераннарны хөрмәтлибез, тарихи истәлекләрне яңартабыз.
19 нче апрель көнне гимназиядә ветераннар белән очрашу узачак. Чарага әзерлек берничә атна дәвамында барды. Сугыш темасына җырлар, биюләр, нәфис сүзләр өйрәдек, 1945 нче елгы берлин сугышы тарихын искә төшердек. 16 нчы апрельдән алып 18 нче апрельгә кадәр 5-8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары “1945 нче елгы Берлин сугышын иң яхшы белүче сыйныф” титулына ия булу өчен көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 5 нче В сыйныф;
2 нче урын – 7 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 10 нчы А сыйныфы.
Җиңүчеләрне тәбриклибез! -
Тыңлагыз! Тыңлагыз! Мәктәп радиосы сөйли! 18.04.2018

Игътибар! Игътибар! Игътибар!
Бүген, 2018 нче елның 18 нче апрелендә, гимназиядә мәктәп радиосы эшли башлады. Бүгенге тапшыруларда радионың форматы, эчтәлеге, эш сәгатьләре турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук гимназия яңалыклары, котлаулар, белдерүләр турында сөйләнде.
Мәктәп радиосы укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар инде бүгеннән үк үзләренең тапшыруларын әзерли башладылар.
Исегезгә төшерәбез, радио 1 нче дәрес алдыннан һәм 3 нче, 4 нче дәресләрдән соң эфирга чыга.
Бүгенге истәлекле дата белән барлык укучыларны, укытучыларны тәбрик итәбез! Радиога матур эфирлар, уңышлы проектлар теләп калабыз! -
"21 нче гасыр интеллекты" 17.04.2018

13 нче апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 146 нчы мәктәбендә, В. И. Андреев исемендәге “21 нче гасыр интеллекты” I фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева А. II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Укучыбызныя котлыйбыз, алга таба да фәнни уңышлар телибез! -
"Озын тәнәфес бәйгесенең гала-концерты узды 16.04.2018

Мәктәп еллары иң матур, рәхәт, күңелле вакытлар. Тырышып белем алу белән беррәттән, укучылар иҗат белән дә шөгыльләнәләр. Алар зур кызыксыну белән төрле-төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашалар.
16 нчы апрель көнне гомум белем бирү оешмалары арасында уздырыла торган “Озын тәнәфес” бәйгесенең гала-концерты узды. Бу чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Без “Зәңгәр күл” вокаль-хореографик номеры белән чыгыш ясадык.
Бәйге нәтиҗәләре буенча гимназиянең музыкаль һәм театраль коллективлары дипломнарга лаек булды. Шулай ук, гимназия коллективы финалист дипломы һәм кубок яулады. 200 дән артык мәктәп арасында, 12 финалист исемлегенә керү безнең өчен зур дәрәҗә.
Барлык укучыларны, укытучыларны әлеге уңышлар белән тәбрик итәбез! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
"Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек" 11.04.2018

11 нче апрель көнне “Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” яшь шигырь укучылар бәйгесенең шәһәр этабы узды. Чарада безнең гимназиянең 3 нче, 6 нчы, 10 нчы сыйныф укучылары уңышлы чыгыш ясады. Алар “Г Тукай әсәрләрен иң яхшы башкаручы”, “Иң яхшы инсценировка” номинацияләрендә көч сынаштылар.
Бәйгенең нәтиҗәләре 16 нчы апрель көнне билгеле булачак. -
Экскурсиядә булдык 07.04.2018

7 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары Л. Толстой тормышына багышланган музейда булып кайттылар. Укучыларны иң элек татарлар тормышы белән таныштырдылар. Л. Толстойның тәрҗемә әсәрләре турында сөйләделәр. Аның шигырьләрен иң беренче тәрҗемә итүче К. Насыйри булган. Шулай ук аның тормышы, иҗаты, туганнары турында мәгълүмат бирделәр. Ул яшәгән өйне күрү укучылар күңеленә аеруча хуш килде.
-
Куркынычсызлык турында сөйләшик... 06.04.2018

6 нчы апрель көнне “Социумда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда сыйныф җитәкчесенең роле” темасына педсовет узды. Куркынычсызлык турында тирәнтен мәгълүматны, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы инспекторы, Боровкова Дарья Андреевна бирде. Чарада гимназиянең шәфкать туташы – Г.Ә.Сираева һәм психолог – Т.И. Патеева чыгыш ясады. Педсоветны тәрбия эшләре буенча директор урын басары А.Э. Хабирова алып барды. Балалар куркынычсызлыгы темасына, гимназия укытучылары бик күп биремнәр күнегүләр эшләделәр, төрле проблемалардан чыгу юлларын таптылар.
-
4 нче чирекне башлап җибәрдек!
05.04.2018
Менә яңа көчләр белән соңгы уку чиреген дә башлап җибәрдек. Укучылар каникуллардан соң яңа уй-хыяллар, максатлар белән белем дөньясы серләрен төшенергә керештеләр. Укучыларга зур уңышлар телибез! Бу чирек тә башкалары кебек үк уңышлы булсын иде дигән теләктә калабыз!
-
Ата-аталар җыелышы 05.04.2018

5 нче апрель көнне “Социумда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда әти-әниләрнең роле” темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән балалар куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрелде, 3 нче чирек өлгереше анализланды. Шулай ук балалар тормышына караган башка мөһим мәсьләләр хәл ителде.
-
Сыйныф сәгатьләре узды 04.04.2018

Бүген, 4 нче апрель көнне, барлык сыйныфларда “Куркынычсызлык дәресе” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Кемерово фаҗигасе булу сәбәпле, сыйныф сәгате бер минутлык тынлыктан башланды. Укучылар язгы, куркыныч табигать шартларында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.













