Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2018

Бүген, 21 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйгесе узды. Чарада хәрби спорт уеннары үткәрелде. Ярышта 8-10 нчы сыйныф егетләре көч сынашты. Һәр сыйныф чарага җитди әзерләнгән иде. Егетләр ярышның соңгы минутына кадәр бөтен көчләрен биреп көрәштеләр. Бәйгедә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 10 нчы А сыйныфы;
2 нче урын – 9 нчы А сыйныфы;
3 нче урын – 8 нчы А сыйныфы.
Шулай ук, автомат сүтеп-җыю ярышында мәктәп рекорды да билгеле булды. Әлеге титулга Хәбибуллин Ч. лаек булды. Моның өчен аңа, ни бары, 24,5 секунд вакыт кирәк булды.
Чараны оештыручыларга һәм катнашкан егетләргә, гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Гимназиядә хезмәт куючы барлык ир-атларны һәм белем алучы ир-егетләребезне, якынлашып килүче, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, алдагы тормышыгызда удышлар телибез! -
Халыкара Туган тел көне 21.02.2018

Бүген, 21 нче февраль көнне, Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге зур датаны безнең гимназиядә дә искә алдылар. Шул уңайдан, 5 нче сыйныфлар арасында, интеллектуаль викторина уздырылды. Укучылар туган тел турында төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, үзара көч сынаштылар. Бәйгенең җиңүчесе итеп 5 нче В сыйныфы билгеләнде.
Шундый кызыклы, кирәкле чара үткәргәннәре өчен 5 нче сыйныфларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт белдерәбез! Барыгызны да гимназия исеменнән Туган тел көне белән тәбрик итәбез! -
Рәхим итегез! 20.02.2018

21 нче февраль көнне 13: 30 да, мәктәп спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара уздырылачак. 8-10 сыйныф егетләре хәрби спорт төрләре буенча көч сынашачак.
Кайсы сыйныф егетләре көчлерәк һәм җитезрәк икәнен белергә теләсәгез, сорт залына рәхим итегез! -
"Образование. Карьера" 20.02.2018

Бүген, 20 нче февраль көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Образование. Карьера” исемле ярминкә уздырылды. Бу чарада илнең төрле төбәкләреннән мәртәбәле югары уку йортлары үзләрен тәкъдим иттеләр. Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары ярминкәдә теләп катнаштылар, бик кызыксынып уку йортлары турында мәгълүмат җыйдылар.
Әлеге чара укучыларга киләчәктә булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, аларга уңышлар телибез! -
Котлыйбыз! 19.02.2018

17 нче февраль көнне 62 нче мәктәптә Лихачев исемендәге конференция үтте. Безнең укучылар да әлеге чарадан читтә калмады. Алар конференциядә бик теләп, актив катнаштылар. Укучыларның һәм укытучыларның тырышлыгы бушка китмәде. Төрле өлкәләрдә фәнни эзләнүләре үз җимешләрен дә бирде.
Лилия Наилевна җитәкчелегендә, 7 нче А сыйныфы укучысы Ванькова Дарья «Яшь тикшеренүче» секциясендә 1 нче урын яулады, Гөлназ Наилевна җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучысы Искахов Раушан биология фәненнән 2 нче урын алды, Александра Александровна җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучысы Ибушева Лиана рус теле фәненнән 2 нче урынга лаек булды.
Барлык җиңүчеләрне һәм аларны әзерләгән җитәкчеләрне уңышлары белән тәбрик итәбез! Алга таба да фәнни уңышлар теләп калабыз! -
Татарстан Республикасы беренчелегенә кумитэ буенча ачык чемпионаты үтте 19.02.2018

16 февраль көнне Татарстан Республикасы беренчелегенә кумитэ буенча ачык чемпионат үтте. Безнең укучыларыбыз әлеге ярышта актив катнаштылар. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
40 кг кадәр - Хөсәенов Тимур - 3 нче урын.
45 кг кадәр - Шагидуллин Ильдар - 1 нче урын, Сафин Эмиль - 2 нче урын.
50 кг кадәр – Гимадутдинов Марсель - 2 нче урын.
55 кг артык – Ибушев Евгений - 1 нче урын.
68 кг кадәр – Багаутдинов Ринат - 1 нче урын, Безруков Максим - 2 нче урын.
Абс - Ахмадуллин Рамазан - 2 нче урын.
Егетләрне һәм аларның тренерларын әлеге җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез! -
Сак бул! 15.02.2018

Бүген, 15 нче февраль көнне, гимназиягә наркотикларга каршы көрәш буенча инспектор килеп, 8-9 сыйныф укучыларын әлеге куркыныч афәт белән таныштырды. Инспекторның чыгышы - куркыныч хәлләрне ничек булдырмый калу, ничек итеп алардан саклану, наркотиклар китергән коточкыч нәтиҗәләр турында иде. Әлеге чыгыш вакытында видео матерьяллар да тәкъдим ителде.
Бу чара укучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз! -
Сергей Михалков иҗаты белән таныштык 14.02.2018

Күптән түгел, Эльвира Дамировна җитәкчелегендә, 4 нче В сыйныфы укучылары Сергей Михалков иҗаты буенча әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфы укучыларына язучы иҗаты белән кызыклы итеп танышу бик ошады. Әлеге чара барышында 4 нче сыйныфлар үзләре дә күп мәгълүмат тупладылар һәм башкалар белән дә уртаклаштылар.
Кызыклы чара оештырганнары өчен 4 нче В сыйныфына һәм җитәкчеләре Эльвира Дамировнага рәхмәтебезне җиткерәбез! -
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр" 13.02.2018

Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиядә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр” исемле семинар узды. Әлеге семинар “ФДББС шатларында заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе” исемле өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы кысаларында узды. Әлеге стажировканың кураторы – педагогика фәннәре докторы, Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессоры Ч.М. Харисова иде.
Укытучылар гимназиябез турында видео карадылар һәм директорыбыз Шамсиева Гөлфия Гаязовнаның чыгышын тыңладылар. Кытай теле укытучысы А.А Идрисова “Һава торышы. Ел фасыллары” темасына дәрес күрсәтте. Шулай ук инглиз теле укытучысы Л.Р. Сазгиева да 3 нче А сыйныфында “Киемнәр” темасына дәрес үрнәге тәкъдим итте. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә ачык дәресләр күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Земфира Нурисламовна, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлүзә Азатовна һәм Лилия Мәгъфүровна әлеге педагогик технологияләрне уңышлы куллану үрнәкләрен күрсәттеләр. Һәр укытучы үз эшчәнлегендә заманча технологияләр кулланырга тырышкан иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рөстәмовна проект эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтте. Кунакларны гимназия белән якыннанрак таныштыру, укучылар иҗатын күрсәтү өчен матур концерт номерлары да тәкъдим ителде.
Әлеге семинар укытучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз! Ә укытучыларга, гимназия исеменнән, яхшы, кызыклы дәресләр, мастер-класслар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Гасырларны кичеп, киләчәккә таба... 12.02.2018

11 нче февраль көнне без барлык гимназия укучылары белән К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында хәйрия концерты күрсәттек. Әлеге чара гимназия үсешенә юнәлдерелгән хәйрия фонды белән берлектә эшләнде.
Шушы зур концертта укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә актив катнаштылар. Биюләр белән үрелеп барган номерлар, лирик һәм дәртле җырлар, төрле милләт биюләре, рус һәм татар телләрендә нәфис сүз, спектакльдән өзекләр, спорт биюе һ.б. барлык тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.
Әлеге чара гимназия тарихын, аның үсешен, укучыларның талантын, укытучыларның зур хезмәтен күрсәтте. Директорыбыз Шәмсиева Гөлфия Гаязовна әйткәнчә, гимназиядә балалар үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Татар, рус, инглиз, кытай телләренә өйрәтү, хореография дәресләре, каратэ түгәрәкләре, көчле материаль база, компьютер технологияләре белән җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре, интрактив такта һ.б. – болар барысы да 1 нче гимназия тудырган шартлар.
Концерт аша гимназиябез белән якыннан танышу тамашачылар күңеленә хуш килгәндер дигән теләктә калабыз.
Чарага үзеннән өлеш керткән һәркемгә, гимназия исеменнән, зур рәхмәтебезне белдерәбез!













