Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Россия- минем тарих 31.10.2018

Бүген, 31 нче октябрьдә, 5 нче “А” сыйныф укучылары Алсу Талгатовна җитәкчелегендә Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркка экскурсиягә бардылар. Чара “Россия – минем тарих” темасына багышланган.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне
30.10.2018
30 нчы октябрь көне гимназиядә “Юл хәрәкәте иминлеге көне” дип игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә торган чаралар уздырдылар. Ата-аналар җыелышында да әлеге тема яктыртылды.
-
Россия - минем тарихым 30.10.2018

Бүген, 30 нчы октябрь көнне, Казан ярминкәсе территориясендә урнашкан Тарихи паркның туган көне үткәрелде. Чара “Россия – минем тарихым” темасына багышланган иде. Анда тарихи квестлар, мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары күрсәтелде. Әлеге искиткеч, кызыклы чарада безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары да булып кайттылар. Әлеге кичерешләр укучылар күңелендә озак сакланыр!
-
Ата-аналар җыелышы узды
30.10.2018
Бүген, 30 нчы октябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. “Куркынычсызлык бар нәрсәдән дә өстен!”, “2018-2019 нчы уку елының 1 нче чирегенә сыйныф өлгереше анализы” темаларына үткәрелде. Җыелышта укучыларның куркынычсызлыгы, проблемалы моментлар һәм 1 нче чирек өлгереше каралды.
-
Каникул вакытында шәхси куркынычсызлык 29.10.2018

Бүген, 29 нчы октябрь көнне, ПДН инспекторы, майор Курбанова Т.Р. белән әңгәмә узды. Инспектор 8-10 нчы сыйныф укучыларына “ Яшьүсмерләрнең җәмгыять урыннарында исерек хәлдә булулары өчен җаваплылыгы”, “Каникул вакытында шәхси куркынычсызлык” темаларына лекцияләр укуды.
-
Каюм Насыйри музеена сәяхәт 27.10.2018

Бүген, 27 нче октябрь көнне, 6 нчы В сыйныфы укучылары, Зергирова Л.Н. җитәкчелегендә, Каюм Насыйри музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар галим, язучы К. Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Великое русское слово 26.10.2018

Бүген, 26 нчы октябрь көнне, Рус теле көненә багышланган “Великое русское слово” фәнни-белем бирү фестивале узды. Әлеге чарада безнең гимназиядән 6 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Д., 5 нче сыйныф укучысы Кузнецова М., 8 нче сыйныф укучысы Мингазетдинов Р. катнашты. Ә Кузницова М. бәйгедә 3 нче урынны яулады.
Афәрин, укучылар! Сезне уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! -
Волейбол уены узды 26.10.2018

Бүген, 26 нчы октябрь көнне, безнең гимназия һәм 5 нче лицей укытучылары арасында волейбол уены узды. Безнең укытучылар 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне әлеге җиңүегез белән кайнар котлыйбыз! -
Айгөл Шәрәфиева белән очрашу 23.10.2018

Бүген, 23 нче октябрь көнне, гимназиядә 3А, 4Б сыйныф укучылары журналист, педагог, язучы Айгөл Шәрәфиева белән очраштылар. Укучылар бу очрашуга әзерләнеп, авторның “Татар тарихына сәяхәт”, “Беренче төрки каганлык. Бөек ефәк юлы” исемле китапларын укып килделәр. Аралашу өчен уен-квест формасында бик кызык узды, сораулар да гаять күп булды! Очрашу укучыларда татар халкы тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятыр дип ышанабыз. Рәхмәт, Айгөл Исмәгыйлевна!
-
"Татар кызы - 2018", "Татар егете - 2018" 23.10.2018

Бүген, 23 нче октябрь көнне, “Татар кызы – 2018”, “Татар егете - 2018” бәйгесенең район этабы узды. Безнең гимназия данын Әхмәдуллин Р. һәм Фаекова Д. яклады. Катнашучылар берничә турда көч сынашты. Алар үзләрен жюри әгъзаларына төле яклап тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр 25 нче октябрь көнне билгеле булачак.













