Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Бер мәктәп - бер ил
Опубликовано: 25.01.2019
2019 нчы ел Казан өчен WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итү белән үзенчәлекле. Россиядә узачак 45 нче һөнәри осталык чемпионаты 2019 нчы елның 22-27 нче август көннәрендә үткәреләчәк.
Халыкара чемпионатка әзерлек атнасы кысаларында, 25 нче гыйнвар көнне, “Бер мәктәп – бер ил” проекты башланып китте. Әлеге проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Бу көнне Белорусиядән килгән делегатлар безнең гимназиядә булдылар. Белем йортының тарихы белән бәйле музеебызда булып, уку кабинетлары белән таныштылар. Инглиз теле укытучыларыбыз тәкъдим иткән дәрестә булдылар.
Татар халкының бай рухи мирасы белән таныштыру йөзеннән, укучыларыбыз матур биюләр, җырлар тәкъдим иттеләр. Татар җырлары кунакларыбызның күңелләренә үтеп кереп, соклану тудырды. Укучы кызларыбызның “Умырзая” биюе делегатларны татар халкы мирасына гашыйк итте.
Әлеге очрашу кунакларыбыз һәм укучылар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.
К списку новостей













