Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Волейбол секциясенә рәхим итегез! 17.01.2018

Беренче татар гимназиясендә,15 нче гыйнвардан алып, волейбол уены секциясе күнекмәләре башланып китте. Укучы малайлар һәм кызлар әлеге чарага бик сөенделәр. Иң беренче эш итеп укучыларны волейбол уенының кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм тупны дөрес бер-береңә бирергә, сугарга өйрәттеләр. Волейбол ятмә белән бүленгән уен кыры гына түгел, ә кагыйдәләре, уенчылары булган үзе бер сәнгать. Шуңа күрә һәр күнекмәгә вакытында йөрергә һәм чыныгырга кирәк.
Әлеге секциягә укучыларны чакырып калабыз һәм спорт ярышларында зурдан-зур уңышлар телибез! -
Иннополис Университеты хезмәткәрләре белән мастер-класс 17.01.2018

15 нче гыйнвар көнне гимназиягә Иннополис Университеты STEM-центры хезмәткәрләре килде. Алар 4-6нчы сыйныф укучыларын 20-21 нче гыйнварда узачак робототехника буенча мастер-класска чакырдылар. Әлеге мастер-класста бер төркемдә эшләргә һәм үз роботыңны булдырырга өйрәтәчәкләр.
Мастер-класска язылу өчен dod.innopolis.ru. сайтына кереп теркәлергә кирәк. Ә чараның кайда узачагы теркәлгәннә соң билгеле булачак. -
Кызыклы ачык дәресләр 16.01.2018

Бүген, 16 нчы гыйнвар көнне, табигать фәннәре кысаларында, 10 нчы сыйныфларда химия фәненнән ачык дәрес узды. Дәрес “Этил спирты һәм аның кеше организмына тәэсире” темасына бирелде. Химия һәм биология укытучысы Валиева Г.Н. этанол үзлекләре турында сөйләде һәм күрсәтмәлелек материаллары кулланды.
Укучылар төрле тәҗрибәләр башкардылар. Майларны, аксымнарны суда һәм этанолда таркаттылар, үз организмнары өчен үлемгә китерә торган микъдарны билгеләделәр. Шулай ук, бакыр чыбык белән тәҗрибәләр башкардылар.
Укучыларга да, укытучыларга да ачык дәрес бик ошады. Методистлар дәрескә югары бәя бирделәр. Укучылар әлеге кызыклы дәресне әле бик озак хәтерләрендә сакларлар. -
Кошларга җимлек ясыйбыз! 12.01.2018

Кыш күп кешеләрнең яраткан ел фасылы булса да, кошлар өчен бу авыр вакыт. Кышлаучы кошлар алдында, ничек итеп азык табарга, дигән сорау килеп баса. Шуңа бәйле рәвештә гимназиябезнең Харитнова А.Е җитәкчелегендәге "Чишмә" экологик отряды кошларга җимлек ясау буенча бәйге игълан итте. Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә без күп җимлекләр җыеп өлгердек. Алар арасында агач, картон, пластиктан ясалганнары да бар. Ә аларның матурлыкларын күрсәгез! Укучыларның һәм аларның әти-әниләренең бик тырышып эшләгәнлекләре күренеп тора. Афәрин!
Кадерле укучылар, бу эшкә иҗади якын килергә, вакытны файдалы үткәрергә теләсәгез, иң матур җимлек ясарга әле вакытыгыз бар. Тырышлыгыгыз белән кошларны гына куандырып калмыйча, мәктәп ишек алды да бизәр идегез. Ашыгыгыз, бәйге нәтиҗәләре 15 гыйнварда билгеле булачак. -
Табигать фәннәре айлыгы башланып китте 10.01.2018

Яңа уку чиреге белән беррәттән табигать фәннәре айлыгы да башланып китте. Шул максаттан укучылар стена газеталарыннан күргәзмә эшләделәр. Газеталарда олимпия уеннары, сәламәт яшәү рәвеше, география, химия, биология фәннәре турында кызыклы мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге мәгълүматларга бай газеталар кече сыйныфлар өчен дә кызыклы. Андагы мәкаләләр нәни укучылар өчен киләчәктә өйрәнәчәк фәннәр дөньясын ача.
Табигать фәннәре айлыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар әле дәвам итәчәк.Укучылар, сезне чараларда актив катнашырга чакырабыз. -
Яңа уку чиреге башланды 09.01.2018

Менә көтеп алган кышкы каникуллар да узып китте. Укучылар яңа көчләр белән белем алу процессына керештеләр. Бүген мәктәп коридорында укучыларның шат авазы, фикер алышуы яңгырып торды. Нәни укучылар китапханәгә ашыкты, укылган китапларын алыштырды. Дәресләр дә бүген башкачарак, җанлырак үтте. Һәр укучы үз фикерен белдерергә тырышты, каникулда туплаган белемнәре белән уртаклашты.
Кадерле укучылар һәм укытучылар! Сезгә яңа уку чирегендә фәнни һәм иҗади уңышлар теләп калабыз. Белем алуда яңа үрләр яулавыгызны телибез! -
Котлыйбыз! 28.12.2017

Гимназиябез белемле, алдынгы карашлы, креатив, тырыш, хезмәт сөючән укытучыларга бик бай. Шундый мөгаллимнәребезнең берсе - физика укытучысы Хабиров Радик Риф улы. Ул гимназиябездә быел беренче тапкыр гына белем бирсә дә, инде бик зур үрләр яуларга өлгерде. Шәһәркүләм оештырылган “Казан шәһәренең ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабында катнашып, “Предмет укытучысы” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Без сезнең кебек яңалыкка, үсешкә омтылучы укытучылар белән горурланабыз һәм эшегездә иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз! -
Яңа ел бәйрәме 27.12.2017

Бүген, 27 нче декабрь кѳнне, башлангыч сыйныф укучылары К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булып кайттылар. Театрда балалар өчен махсус яңа ел чарасы оештырылды. Әлеге чарада балалар чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, уеннар уйнадылар. Шулай ук артистлар тарафыннан күрсәтелгән Яңа ел спектаклен карадылар. Бәйрәм балаларга бик ошаган. Алар әле гимназиягә кайткач та, бәйрәмнән алган кичерешләре белән уртаклаштылар.
Укучыларга матур бәйрәм күрсәткәннәре өчен, К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрына рәхмәт белдерәбез! -
Безгә кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде 27.12.2017

Бүген, 27 нче декабрь көнне, гимназиягә кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Нәни укучылар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, Кар кызы белән уйнадылар. Тылсымлы капчыкны сихерләү, бүләкләр алу балаларның күңеленә аеруча хуш килде.
Чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Кадерле укучылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, укуыгызда иҗади һәм фәнни ачышлар теләп калабыз! Гимназиянең горурлыгы булып, яңа елда да яңа үрләргә ирешергә язсын сезгә! -
"Яңа ел караокесы" 26.12.2017

Бүген, 26 нчы декабрь көнне, “Яңа ел караокесы” исемле җыр конкурсы узды. Укучылар яңа елга багышлап матур җырлар башкардылар. Һәр сыйныф матур костюмнар, номер өчен кирәкле атрибутлар әзерләгән, биюләр өйрәнгән иде. Җырлар татар, рус инглиз, кытай телләрендә башкарылды. Шундый матур җыр бәйрәме бүләк иткәннәре өчен барлык сыйныфлага да рәхмәт белдерәбез.
Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1-2 сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 1 нче А сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 1 нче В сыйныфы,
2 нче Б сыйныфы;
3-4 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 3 нче А сыйныфы;
2 нче урын - 4 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 3 нче Б сыйныфы,
4 нче В сыйныфы;
5-6 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 5 нче Б сыйныфы;
2 нче урын – 6 нчы А сыйныфы;
3 нче урын – 5 нче В сыйныфы;
7-8 нче сыйныфлар арасында:
2 нче урын – 7 нче Б сыйныфы,;
8 нче Б сыйныфы,
3 нче урын – 8 нче А сыйныфы;
9-10 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 10 нчы А сыйныфы;
Барлык сыйныфлар арасында:
Гран-при- 9 нчы Б сыйныфы.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!













