Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу узды 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне гимназиядә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу узды. Чара укучылар өчен дә, укытучылар өчен бик кызыклы булды. Балалар язучыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аның матур шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырлар җырладылар. Укучыларны язучының иҗаты гына түгел, ә тормыш юлы да кызыксындырды. Укучылар фикеренчә, алар Равил Фәйзуллинның иҗатын яңа яктан ачканнар. Аның шундый белемле, чиста күңелле, талантлы кеше булуына сокланганнар.
Шагыйрь укучыларга тырышып укырга, алга максатлар куярга, үзеңнең күңел чисталыгың һәм сәламәтлегең турында кайгыртырга киңәш итте.
Шундый кызыклы, эчтәлекле очрашу өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, Равил Габдрахманочичка һәм Алсу Низамовнага вакыт табып, очрашуга килгәннәре өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез. -
Юлларда сак бул! 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне гимназиягә полициянең өлкән лейтенанты, Вахитов районы буенча ГИБДД бүлеге хезмәткәре Шакирзянов Ильназ Ильдарович килгән инде. Ул укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук, юлларда булган куркыныч хәлләрне дә мисал итеп китерде. Юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен күрсәтмәлелек методын кулланып аңлатты. Укучылар бер-берсен уздыра уздыра инспекторның сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар өчен бик кирәкле, кызыклы әңгәмә оештырган өчен Ильназ Ильдаровичка рәхмәт белдерәбез! -
Йолдызлы билет 29.01.2018

25 нче гыйнвар көнне безнең гимназия укучылары “Йолдызлы билет” бәйгесенең район этабында чыгыш ясадылар. Укучылар үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. 2 нче сыйныфтан Абдуллина З. - өченче урын , ә 5 нче сыйныфтан Кузнецов Д. - икенче урын яулап, бәйгенең шәһәр этабына үтте.
Жюрилар урыннар билгеләгән арада укучылар мәктәп музее белән танышырга да өлгерделәр.
Афәрин, укучылар! Сезне гимназия исеменнән җиңүегез белән тәбрик итәбез! -
"Минем сыйныфым, минем мәктәбем" 29.01.2018

Беренче сыйныф укучылары да абый-апаларыннан калышмыйлар. Гимназия тормышында актив катнашалар, кызыклы чаралар уздыралар.
Нәни укучылар “Минем сыйныфым, минем мәктәбем” исемле проект якладылар. Проект билгеле бер кысаларга кертелмәде, шуңа күрә укучылар барлык фантазияләрен эшкә җиктеләр. Кемдер проектын плакат итеп эшләсә, ә кемдер портфолио, китап формасында эшләп килгән иде. Әлеге темага балаларның фикерләрен ишетү аеруча кызыклы булды. Алар ничек беренче тапкыр мәктәпкә килүләре, сыйныфташлары белән дуслашулары турында сөйләделәр.
Проект методы укучыларны кызыксындыру, сөйләм күнекмәләре һәм игътибарлылыкны арттыру өчен кулланылды. Укучыларга да, сыйныф җитәкчесе, Фасляхова А.Р. га да мондый чара бик ошаган.
Гимназиягә мәхәббәт тәрбияләүче, сыйныфны бердәм итүче чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз! -
Син анатомияне беләсеңме? 25.01.2018

Гимназиядә табигать фәннәре айлыгы дәвам итә. 24 нче гыйнвар көнне, Ахмадиева З.А. җитәкчелегендә, 8 нче сыйныфларда “Син анатомияне беләсеңме?” исемле викторина үткәрелде. Укучылар “Активистлар”, “Кайнар йөрәкләр”, “Кардиа” исемле төркемнәргә бүленеп үзләренә девизлар уйладылар.
Беренче турда төркемнәр сорауларга җавап бирделәр, икенче турда ребуслар чиштеләр, өченче турда табышмакларда кайсы орган турында сүз барганын белергә тиеш иделәр.
Укучылар барлык биремнәрне дә кызыксынып башкардылар. Жюри членнары Хөснетдинова Э.Р. һәм Терентьева О.В. урыннарны түбәндәгечә билгеләде:
1 нче урын – “Активистлар”,
2 нче урын – “Кайнар йөрәкләр”,
3 нче урын – “Кардиа”.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Сәламәт яшәү рәвеше 22.01.2018

22 нче гыйнвар көнне, табигать фәннәре айлыгы кысаларында, 5 нче сыйныфлар нәни укучыларның сыйныф сәгате вакытында чыгыш ясадылар. Чараны әзерләүче җитәкче Гөлназ Наилевна “Сәламәт яшәү рәвеше” темасын сайлаган иде. Чыгышлар вакытында театральләштерелгән өзекләр күрсәтелде, дөрес туклану, физик күнегүләрнең мөһимлеге һ.б. турында сөйләнде. Ә бәйгедә актив катнашкан укучыларга медальләр тапшырылды.
Шундый кызыклы, мәгълүмати чара үткәргәннәре өчен 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез! Укучыларны узачак чараларда актив катнашырга чакырабыз! -
Кошлар, җимлекләргә рәхим итегез!
20.01.2018
20 нче гыйнвар көнне “Чишмә” отряды, Харитонова А.Е. җитәкчелегендә, гимназия территориясенә җимлекләр элделәр. Әлеге хезмәт җимешләре “Кошлар өчен иң яхшы җимлек” бәйгесендә катнашып, номинацияләргә ия булганнар иде. Хәзер инде бу матур, үзенчәлекле җимлекләр мәктәп ишегалдын бизәп, кошарга салкын кышны үткәрергә ярдәм итә.
2 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә, җимлекләрне урнаштырганнары өчен рәхмәт белдерәбез. -
Тарихи музейларга экскурсияләр 20.01.2018

Гимназиябез укучылары бик яратып музейларга экскурсиягә йөриләр. Мәсәлән, 19 нчы гыйнвар көнне 7 нче сыйныф укучылары, Янурова А.А. җитәкчелегендә, “Россия – минем тарихым” исемле мультимедияле паркта булып кайттылар. Әлеге парк зур бөтенроссия мәгърифәт проектының региональ варианты. Укучылар 1 нче номерлы павильонда урнашкан “Рюриков” һәм “Романов”лар турында экспозицияләрне карадылар. Укучыларны сугышларның чынбарлыктагы кебек экранлаштырылуы таң калдырган.
Тарихи музейларның берсендә, Ахмадиева З.А. җитәкчелегендә, 8 нче сыйныфлар да булып кайтты. Алар В.И. Ленин музей-йортында Ульяновларның тормыш-көнкүреше, аларның гаиләсе, шәхси әйберләре белән танышты. Укучыларга В.И. Ленинның тормышыннан кызыклы фактлар һәм берничә бүлмәне җылыта алырлык зур мич бик ошаган.
Тарихи музейларда узган экскурсияләр укучыларны үткәннәр белән танышыра, тарихи шәхесләр турында кызыклы фактлар ача. Мондый кызыклы чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. -
"Иң яхшы җимлек" бәйгесе тәмамланды 18.01.2018

Бүген, 18 нче гыйнвар көнне, “Иң яхшы җимлек” бәйгесенә йомгак ясалды. Берсеннән-берсе яхшы бик күп җимлекләр тапшырылды. Балалар Анжелика Евгеньевна белән иң яхшы җимлекләрне сайлап алып, аларга номинацияләр бирделәр. Алар түбәндәгечә билгеләнде:
Милли стильдәге җимлек: Золин С. 4 нче В сыйныфы, Золина Е. 2 нче В, Садыков Р 3 нче Б сыйныфы.
“Әкияти йортлар”: Шәймарданов К 5 нче Б сыйныфы, Гайнетдинова Д 5 нче Б сыйныфы, Безруков М. 8 нче Б сыйныфы, Садыков И. 4 нче Б сыйныфы.
Иң күләмле җимлекләр: Кадырова К 1 нче В сыйныфы, Гыйниятуллин А. 2 нче А сыйныфы, Рахматова М. 4 нче Б сыйныфы.
Иң төсле җимлекләр: Шамсутдинов К. 5 нче Б сыйныфы, Дерябина Д. 1 нче А сыйныфы.
“Урман җимлекләре”: Сибгатуллин И. 1 нче Б сыйныфы, Шарипова З. 2 нче Б сыйныфы.
Шулай ук 2 нче А сыйныфы укучысы Массаров М. ны аерым билгеләп үтәсе килә. Бик оригеналь, туңдырма рәвешендәге әлеге җимлек аерым номинациягә лаек. Без аны “Кошларга кышкы бүләк” дип атадык.
Бәйгедә катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез.Бүген, 18 нче гыйнвар көнне, “Иң яхшы җимлек” бәйгесенә йомгак ясалды. Берсеннән-берсе яхшы бик күп җимлекләр тапшырылды. Балалар Анжелика Евгеньевна белән иң яхшы җимлекләрне сайлап алып, аларга номинацияләр бирделәр. Алар түбәндәгечә билгеләнде:Милли стильдәге җимлек: Золин С. 4 нче В сыйныфы, Золина Е. 2 нче В, Садыков Р 3 нче Б сыйныфы.
“Әкияти йортлар”: Шәймарданов К 5 нче Б сыйныфы, Гайнетдинова Д 5 нче Б сыйныфы, Безруков М. 8 нче Б сыйныфы, Садыков И. 4 нче Б сыйныфы.
Иң күләмле җимлекләр: Кадырова К 1 нче В сыйныфы, Гыйниятуллин А. 2 нче А сыйныфы, Рахматова М. 4 нче Б сыйныфы.
Иң төсле җимлекләр: Шамсутдинов К. 5 нче Б сыйныфы, Дерябина Д. 1 нче А сыйныфы.
“Урман җимлекләре”: Сибгатуллин И. 1 нче Б сыйныфы, Шарипова З. 2 нче Б сыйныфы.
Шулай ук 2 нче А сыйныфы укучысы Массаров М. ны аерым билгеләп үтәсе килә. Бик оригеналь, туңдырма рәвешендәге әлеге җимлек аерым номинациягә лаек. Без аны “Кошларга кышкы бүләк” дип атадык.
Бәйгедә катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез. -
Сыйныф сәгатьләре узды 17.01.2018

Бүген, 17 нче гыйнвар көнне, гимназиядә һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре узды. Җитәкчеләр сыйныф тормышына якын булган, үзләрен борчыган теманы сайлаган иде. Мәсәлән, “Гаиләдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Минем мәктәбем – минем горурлыгым” һ.б. Ә 8 нче сыйныфта, Земфира Әхтәмовна җитәкчелегендә, “Бу минем хокукларым. Ә бурычларым?” темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар гражданнарның төп бурычларын искә төшереп кенә калмадылар, ә Республика, Федерация Конституцияләрен дә искә төшерделәр. Шулай ук, укучылар Россия тарихына да мөрәҗәгать иттеләр. В.И. Ленин вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр чорга анализ ясадылар.
Үткәрелгән сыйныф сәгатьләре укучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз!













