Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Педсовет утырышы 31.08.2018

Бүген, 31 нче август көнне, гимназиядә педсовет утырышы узды. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна үткән 2017-2018 нче уку елына нәтиҗәләр ясады. Барлык өлкәләр буенча көчле һәм йомшак якларны ассызыклап узды. Яңа 2018-2019 нчы уку елына уку планы кабул ителде. Коллектив яңа проектлар турында фикер алышты.
-
Казан сөлгесе 28.08.2018

28 нчы август көнне II Халыкара “Казан сөлгесе” фестиваль-бәйгесе узды. Әлеге фестивальне Татарстан Республикасының сәнгать министрлыгы, Казан шәһәре сәнгать идарәсе һәм “Сәйдәш” сәнгать үзәге оештырды. Бәйгедә 7 яшьтән алып барлык балалар һәм зурлар катнаша ала. Оештыручылар бәйгене шәһәр һәм республика көннәренә туры китереп оештыралар.
Бу чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар жюри хөкеменә матур-матур җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез! -
Белем бәйрәменә әзерлек бара 27.08.2018

Каникулларның соңгы көннәре үтеп бара. Укучыларыбыз Белем бәйрәмен тиешенчә уздыру өчен репетициягә җыелдылар. Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр тантаналы бәйрәмнең бизәге булыр дигән теләктә калабыз.
-
Пробный день! 20.07.2018

Вниманию родителей и учащихся!
Пробный день состоится 29 августа в 12.00 -
Прием в 10 класс 16.07.2018

В гимназии продолжается набор в 10 класс по социально-гуманитарному профилю. Будет организована усиленная подготовка к сдаче ЕГЭ по всем предметам.
-
Вниманию родителей! 03.07.2018

Уважаемые родители!
Ознакомьтесь с информацией прокуратуры г.Казани пройдя по ссылке и примите к сведению. -
Нәтиҗәләрне барлар чак җитте 29.06.2018

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 23 бала тәмамлады, алар нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе, укытучылар тарафыннан да имтиханнарга әзерлек барышында аеруча күп көч һәм хезмәт куелды.
БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән 17 укучы, математикадан 3 укучы, информатикадан 2 укучы, химиядән 3 укучы югары, җәмгыять белеменнән 2 укучы аеручыларга зур уңышларга иреште.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар һәм үзләре сайлаган югары уку йортларына керү бәхетенә ирешүләрен теләп калабыз. -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез! 28.06.2018

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучылары, бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бүген урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна укучыларны 11 нче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән кайнар котлады һәм тормышларында максатларына ирешүләрен теләде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына олы тормышта зур уңышлар телибез. -
Сау бул, лагерь! 27.06.2018

Күңелле лагерь сменасы ахырына да якынлашты. Сау бул, лагерь! Киләсе очрашуларга кадәр!
-
Мавыктыргыч космик сәяхәт 26.06.2018

Вахитов районында урнашкан балалар иҗат үзәге бүген балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч космик сәяхәт әзерләде. Лагерь балаларын 3 төркемгә бүлеп төрле станцияләргә озаттык. “Бегунляндия”, “Каляканье”, “Театральляндия”. Күңел ача торган чараларны балалар бик яратты. Үз чиратында нәниләр “Угадай мелодию” һәм дискотеканы билгеләп үттеләр .













