Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Мәңгелек ут янында 02.05.2018

Май аен без 9 нчы май - Җиңү көне булган өчен аеруча яратабыз. Бәйрәм алдыннан республикабызда, шәһәребездә, гимназиядә төрле чаралар уза. Укучыларыбыз бик яратып бу чараларда катнашалар.
2 нче май көнне 8 нче сыйныф укучылары мәңгелек ут янына сакта торырга бардылар. Алар әлеге чараның мөһимлеген, мәңгелек утның чын мәгънәсендә нәрсә аңлатканын тоеп, аңлап кайттылар. 8 нче сыйныф укучыларына, бу җитди эшне уңышлы башкарганнары өчен, рәхмәт белдерәбез! -
"Культурный дневник школьника" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 28.04.2018

Башлангыч сыйныф укучылары да өлкән абый-апаларыннан калышмыйлар. Төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.
Шундый талантлы укучыларыбызның берсе 3 нче сыйныфта белем ала. Фаррахов Ә. “Культурный дневник школьника” бәйгесенең район этабында җиңү яулады. Укучыбызны уңышы белән тәбрик итәбез! -
Алиш эзләреннән 27.04.2018

Бүген, 27 нче апрель көнне, “Алиш эзләреннән” V фәнни-гамәли регион ара конференция узды. Чара Совет районының А. Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә узды. Конференциядә безнең гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары Ибушева Л. һәм Әхәтова А. катнаштылар. Ибушева Л. 1 нче урынга, ә Әхәтова А. лауреат исеменә лаек булды.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Бәйрәм бүген! 26.04.2018

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бөтен татар дөньясы шагыйребезнең туган көнен, Туган тел бәйәмен билгеләп үтә. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай – иң якты йолдыз. Ул үзеннән соң 400дән артык шигырь, 9 поэма һәм 50 якын проза әсәрләре язып калдырган. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр.
Безнең гимназиябездә дә бүген чын мәгънәсендә бәйрәм. Мәктәп радиосы дулкыннарында Г. Тукай турында сөйләнә, аның шигырьләре укыла, җырлары җырлана. Шулай ук укучыларыбыз актлар залына җыелып Г. Тукай турында кызыклы мәгълүматлар тыңладылар, аның шигырьләрен укыдылар. Ни өчен гимназиябезнең Г. Тукай исемен йөртүен хәтерләрендә яңарттылар. Ә чараның иң кульминацион ноктасы: барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкару булды. -
"Чәчәкләр китерегез Тукайга" 26.04.2018

Бүген, 26 нчы апрель көнне, республикабыз бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан мәркәзебездә бик күп чаралар уздырыла. Шундый чараларның берсе ул, шәһәр үзәгендә урнашкан Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы. Бу чарада безнең гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары да катнашты, истәлекле вакыйгалар шаһиты булды.
-
Г. Тукай һәрчак безнең күңелләрдә 26.04.2018

Бүген гимназиябездә Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар дәвам итә. Мәктәп күләм уздырылган чаралардан тыш һәр сыйныф бөек шагыйребезне сыйныф сәгатләрендә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә искә ала.
1 нче Б сыйныфы укучылары да Г. Тукайга багыланган сыйныф сәгате үткәрделәр. Аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Хәтта рәсем дәресе дә Г. Тукайның әсәрләренә багышланган иде. Укучылар аның әсәрләре геройларын ясадылар, “Туган тел” җырын башкардылар. Бер-берсен бәйрәм белән котладылар. -
Без беренчеләр рәтендә! 25.04.2018

Ел да республикабызда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесе үткәрелә. Безнең гимназия укучылары ел да әлеге бәйгедә бик теләп катнашалар. Быел бәйгенең бүләкләү тантанасы 25 нче апрель көнне М. Җәлил исеменедәге опера һәм балет татар Дәүләт академия театрында булды.
Гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллин Р. “Илһам” бәйгесендә 1 нче урынга лаек булды. Укучыбызны әлеге зур уңышы белән тәбрик итәбез! -
Иҗтимагый доклад 24.04.2018

Соңгы елларда республика мәктәпләрендә директорларның халык алдында эшләнгән эшләр турында доклад ясауы традициягә әйләнде. Бу чара белем бирү оешмаларында идарә проектын үстерү максатыннан оештырыла. Директорыбыз Гөлфия Гаязовна 24 нче апрель көнне әти-әниләрне һәм килгән кунакларны мәктәп эшчәнлеге, гимназиядә булган яңалыклар белән таныштырды.
-
Тәрбия дәресе узды 23.04.2018

Гимназиядә, гади дәресләрдән тыш, тәрбия сәгатьләре, сыйныф сәгатьләре дә уздырыла. Укучыларыбыз бу дәресләрдә этикет нормаларына, әхлак кагыйдәләренә, табигаттә, җәмгыяттә үз-үзләрен тотарга өйрәнәләр.
Бүген, 23 нче апрель көнне, шундый тәрбия дәесләренең берсе 2 нче В сыйныфында узды. Бу сыйныф - мәктәбебезнең “Чишмә” исемле экологик отряды булып тора. Чара 22 нче апрель – Җир көненә багышлап, “Прекрасная планета по имени Земля” темасына үткәрелде. Әлеге тәрбия дәресенең кунаклы 2 нче Б сыйныфы булды. Чара барлык укучыларның да күңеленә хуш килде. -
1945 нче елгы Берлин сугышы ветераннары белән очрашу узды 19.04.2018

Бүген, 19 нчы апрель көнне, 1945 нче елгы Берлин сугышына багышланган ветераннар белән очрашу узды. Очрашуның беренче өлешендә, сыйныфларда, ветеран-лекторлар Берлин сугышы турында сөйләделәр. Ә икенче өлешендә, укучыларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарын матур җырлар, биюләр, нәфис сүзләр белән сөендерделәр.
Бөек Ватан сугышы ветераннары инде санаулы гына калып бара. Аларга алмашка сугыш чоры балалары килә. Бу кешеләрнең бала чаклары, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгән. Ил өчен иң авыр елларда, бу кешеләр барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Әтиләре, абыйлары, туганнары өчен дә икеләтә хезмәт куйганнар.
Шундый тәрбияви, мәгънәле, патриотик, мәгълүмати чара укучылар күңеленә хуш килде. Май бәйрәмнәре алдыннан Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне яңарттык, тарихка тагын да якынайдык.













