Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
"Экологик һәлакәтләр" темасына әңгәмә
Опубликовано: 09.04.2020
Һәркемгә билгеле: экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе "һәлакәт" сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер-берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган гүзәллекне үз кулларыбыз белән бетерәбез. Әгәр дә якын тиз арада сакчыл караш буенча эш алып бармасак,кешелек дөньясы юкка чыгачак.
Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, технология, музыка, сынлы сәнгать дәресләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр зур. Экологик бәйләнешләрне өйрәнү балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерен, күзаллауларын, табигатькә сакчыл караш һәм шулай ук сөйләмнәрен үстерүгә дә ярдәм итә.
Экологик тәрбия бирү һәм алда әйтелгәннәрне истә тотып, 3 “Б” сыйныфта “Экологик һәлакәтләр” дигән темага әңгәмә алып барылды. Укучылар әлеге темага караган видео-материаллар карады, аннан рәсемнәр дә ясадылар.
К списку новостей













