Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
“Әни була бер генә, кадерләрен бел генә!” 28.11.2019

“Әни... бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен кадерле, иң сөйкемле зат ул! Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы, сүзләре шундый татлы. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле...” Әлеге сүзләр белән 2 “Б” сыйныфының бәйрәм концерты башланып китте. “Иң ягымлы, иң сөйкемле син ул, әнием!” дип аталган әлеге чара Әниләр көненә багышланды. Шулай ук 3 “Б” сыйныфы укучылары “Әни була бер генә, Кадерләрен бел генә!” диеп аталган бәйрәм концертын оештырды. Барлык укучылар да әниләренә матур теләкләрен шигырь, җыр, бию аша җиткерделәр. Чакырылган әниләр балаларның бу бәйрәм концертыннан бик канәгать калды.
-
Әниләргә багышланган татар җырлары конкурсы 27.11.2019

Әниләр көне инде 24 ноябрьдә үтсә дә, аларны котлау бүгенгәчә дәвам итә, чөнки әниләр – һәркем өчен иң кадерле, якын кешеләр. Аларга рәхмәтләребезне бер бәйрәм көнне генә түгел, ә гел белдереп торырга кирәк.
Бүген бездә башлангыч сыйныфлар арасында әниләргә багышланган татар җырлары конкурсы үтте. Укучылар сыйныф белән яисә аерым чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары аларны төрле критерийлар буенча бәяләп торды һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды: 1 нче урынны 4 “А” сыйныфы, 2 нче урынны 3 “А” сыйныфы, 3 нче урынны 2 “Б” сыйныфы яулады. -
Башлангыч сыйныфлар декадасы 27.11.2019

Гимназиябездә 18 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр башлангыч сыйныфларның предмет декадасы үтә. Биредә сыйныф сәгатьләре, төрле предметлардан ачык дәресләр күрсәтелә, конкурслар, чаралар оештырыла. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары арасында рус теле һәм математикадан иң яхшы дәфтәр конкурсы, Әниләр көненә багышланган стенгазеталар конкурсы, “Телдән иң яхшы исәпләүче” конкурслары балаларга аеруча кызыклы.
Уку һәрвакыт балада кызыксыну уятырга тиеш. Шул вакытта гына нәтиҗәләр уңышлы булырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укытучыларыбыз да моңа ышана. “Башлангыч сыйныфлар декадасын” үткәрү белемгә карата яңа мөнәсәбәт формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, дип саный алар. -
“Җәлил укулары” конкурсының шәһәр этабында 27.11.2019

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелгән иде. 4 “А” сыйныфы укучыбыз Ахмадуллина Мәдинә “Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә район этабында 1 урын яулады. Бүген ул фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигърият сөючеләр һәм аны яратучылары арасында оештырылган конкурсның шәһәр этабында үзе язган “Һәйкәл янында” шигыре белән чыгыш ясады.
Без шигъриятне сөюче укучыбыз белән горурланабыз һәм аңа зур уңышлар, җинүләр телибез! -
“Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул” 26.11.2019

Гаилә-тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, дәүләт тә нык, тату дигән сүз.Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый, яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп, яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка бик күп сыйфатларда чагылыш таба. Гаиләдәге әлеге җылылыкны, әлбәттә, безнең әниләр, дәү әниләр саклыйлар.
Гимназиянең 4 “А” сыйныфы дәү әниләрен кадерләп,яратып, үзләренең “Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул” дип аталган сыйныф сәгатенә чакырдылар. Укучылар дәү әниләре турында сөйләделәр, аларга олы рәхмәтләрен, хөрмәтен белдерделәр. Җылылык, яратуга тулы әлеге сыйныф сәгате бик күңелле үтте. -
Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр. 25.11.2019

Әниләр – илгә батырлыкны, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Алар хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.
Бүген бездә әниләргә багышланган сыйныф сәгате үтте. 4 “В” сыйныфы укучылары белән әниләрнең бала өчен иң якын кеше булуы, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшү алып барылды. Укучылар үзләренең әниләре турында да яратып сөйләделәр, әниләрнең иң гүзәл сыйфатларын атадылар. Аларга ана хәстәрлеге һәм сабырлыгы белән доньяда иң зур һәм нык ныгытма – гаилә төзелә икәне аңлатылды. Димәк, Туган илебез киләчәге дә алар иңендә. Балалар әлеге дәрестән чиксез хөрмәт, мәхәббәтләрен белдерү, җиңел булмаган тормышы, хезмәте алдында баш ию һәм үзләренең күңел яктылыгын бүләк итү – аларның әниләре алдында куелган бурычлары икәнен аңладылар. -
Тукай музеенда 23.11.2019

Музей – ул хәтирәләр сандыгы. Шуның өчен, музейлар нигә кирәк булуы турында сораулар бары тик бер генә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә – киләчәк буыннар истә калдырсыннар, белсеннәр, сакласыннар, кадерләсеннәр өчен. Музейлар алар – тарих. Олылар да, балалар да, тулаем алганда һәркем үткәнен белмичә, яхшы киләчәк төзи алмаячаклары турында истә тотарга тиешләр.
Укучыларга да әлеге фикерне җиткереп, музейларга еш алып барабыз. 22 ноябрь көнне дә 7 “В” сыйныфы Г.Тукай музеенда булып кайтты. Алар шагыйребезнең тормышы, иҗаты белән якыннанрак таныша алды. Әдипнең шәхси әйберләре балаларны тагын да кызыксындырды, үзләре дә сизмәстән алар Тукай яшәгән дәвердә дә “булып кайттылар”.
Татар шигърияте классигы Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли шигърияткә һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе буларак кереп калды. Укучылар да шундый бөек әдипләребезне онытмасыннар иде. -
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 22.11.2019

Сүзлек – ул гади китап кына түгел, ул тел үсешенә нәтиҗә ясый һәм аңа киләчәккә юллар сала, һәркемгә тел байлыгын үстерергә ярдәм итә. Ә 22 ноябрьдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көннең сайлануы һич кенә дә очраклы түгел. 22 ноябрь – 200 мең сүзне эченә алган рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән Владимир Иванович Дальнең (1801-1872) туган көне.
Әлеге көн безнең өчен дә зур вакыйгаларның берсе. Шуңа да гимназиябездә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган чара үтте. Башлангыч сыйныф укучылары сүзлекләр,энциклопедияләр турында күп кенә мәгълүмат алдылар, алар белән якыннанрак таныштылар, чөнки әлеге әсбаплар балаларга әле алга таба кирәк булачак, киләчәктә ярдәм итәчәк. -
“Мәгарифтә инновацион проектлар белән идарә итү” темасына семинар узды 21.11.2019

21 ноябрь көнне безнең гимназиябездә Казан шәһәренең мәгариф оешмалары директорлары урынбасарлары өчен “Мәгарифтә инновацион проектлар белән идарә итү” темасына семинар узды. Биредә безнең директор Шәмсиева Г.Г., директор урынбасарлары, укытучылар чыгыш ясадылар. Гимназиядә эшли торган проектлар (“Белем сыйфаты рейтингы”, “Тәрбия эше рейтингы”, “Җәяүле экскурсияләр үзәге”, “Радио-газета”, “Музыкаль тәнәфес” һ.б. проектлар) барысы да кызыклы, бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләрне чишәләр, шуңа да әлеге чыгышлар беркемне дә битараф калдыра алмады.
-
Шигърият сөючеләребез 20.11.2019

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелгән иде. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һәм башкалар) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый.
Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлә. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм рус телендә башкарырга мөмкин.
2019 елның 8 ноябрендә әлеге конкурсның Идел буе һәм Вахитов районнарының фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигърият сөючеләр һәм аны яратучылары арасында район этабы оештырылды. Гимназиябез укучылары да биредә актив катнаштылар. 4 “А” сыйныфы укучысы Ахмадуллина Мәдинә “Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә 1 урын яулады һәм шәһәр этабына чыкты. Шулай ук әлеге номинациядә 3 “Б” сыйныфы укучылары – Хасанова Азалия, Мингазова Далия – дипломантлар, ә Муллагалиева Зилә 3 урын алды. “Фронтовиклар татар телендә” номинациясендә 4 “А” сыйныфы укучысы Абдуллина Зәлинә 3 урынга лаек булды.
Укучыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм тагын да зур үрләргә ирешүләрен телибез.













