Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны 27.03.2020

Укучылар мәктәптә белем алып кына калмый, ә төрле яктан үзен ача, үстерә. Мәсәлән, гимназиябездә балалар радиода чыгыш ясый, үзидарәчелектә катнаша, газетага мәкаләләр яза. Болар барысы да гимназиянең үз эчендә бара.
Бүген дә март аена “Гимназия хәбәрләре” электрон газетабызның яңа саны чыкты. Биредә гимназия тормышы, укучыларның иҗат җимешләре, кызыклы темаларга кагылган мәкаләләр һ.б. урын алган. Әлеге сан белән http://gazeta.tgim.ru/75 сылтамасы аша таныша аласыз. -
Р. Миңнуллин исемендәге III регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашу 18.03.2020

Татар әдәбиятын яраткан, татар әдипләре һәм аларның әсәрләре белән кызыксынган укучыларыбыз күп, һәм алар һәрдаим үзләрен кызыксындырган юнәлештәге конкурсларда катнаша. Роберт Миңнуллин исемендәге III регионара фәнни-тикшеренү конференциясенең читтән торып катнашу этабыннан да читтә калмады алар. 3 “Б”сыйныфы укучылары Муллагалиева Зилә, Сибагатуллин Ильяр һәм 7 “Б” сыйныфы укучысы Самигуллина Азалия үзләренең Р.Миңнуллинның шигырьләрен һәм үз әсәрләрен сәнгатьле укыды. Алар чыгышлары яздырылган видеоны инде тикшерүгә тапшырдылар.
-
Сугыш техникасы кул эшләре 17.03.2020

2020 елда Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Гимназиябездә бу чарага әзерлек инде уку елы башыннан ук бара. Ә бүген 7 “А” сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы техникасы кул эшләре ясадылар. Кайбер балалар техниканы үзен генә түгел, ә мәйданчыклар белән бергә эшләгәннәр иде.
-
“Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясе 16.03.2020

Теләсә кайсы, шул исәптән балигъ булмаган гражданның төп бурычы – законнарны үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау, шулай ук башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмау.
Әлеге вазыйфаны үтәмәгән өчен граждан, шул исәптән балигъ булмаган балалар, юридик җаваплылыкның дүрт төре буенча җәлеп ителергә мөмкин: 1) җинаять; 2) административ; 3) гражданлык; 3)дисциплинар.
Болар турында бүген 8-10 нчы сыйныфларга КФУ студенты, безнең гимназиябезне тәмамлаган Азизова Эльза сөйләп үтте. Ул “Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” дип исемләнгән лекция укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Яшүсмерләргә алар укыган гимназияне тәмамлаган студентны тыңлау кызыклы иде, шуңа да үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирүчеләр күп булды. Бу лекциядән укучылар бик күп файдалы мәгълүмат та ала алдылар. -
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 12.03.2020

Гимназиябезнең шигърият сөючеләре бүген “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсында булып кайттылар. 2 “Б” һәм 3 “Б” сыйныфлары укучылары бөек шагыйребез Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле сөйләделәр, үзләре язган шигырьләре белән дә таныштырып үттеләр.
Башлангыч сыйныфтан ук шигърияткә карата мәхәббәт уянган әлеге укучыларыбызда безнең өмет зур. Уңышлар аларга! -
“Аларның исемнәре белән безнең шәһәр урамнары аталган” иҗади эшләр конкурсы 11.03.2020

Гимназиябездә “Аларның исемнәре белән безнең шәһәр урамнары аталган” дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы үтте. Укучылар кызыклы һәм эчтәлекле эшләр башкардылар. Алар Девятаев, Рихард Зорге, Захитов, Гаврилов, Карбышев урамнары исемнәренең килеп чыгышын ачыкладылар, бу шәхесләр турында күп кенә мәгълүмат бирделәр. Балалар әлеге эш белән бик теләп шөгыльләнделәр, чөнки үзләренә дә урам исемнәренең килеп чыгышы кызыклы иде. Бу конкурс белән без күпмедер дәрәҗәдә укучыларны шәһәребезнең тарихына да кызыксыну уяттык дип саныйбыз.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты 06.03.2020

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитте. Ә гимназиябездә гүзәл затлар өчен бәйрәм концерты үткәрелде. Биредә 1 нче сыйныфтан алып өлкән сыйныфларга кадәр укучылар катнаштылар. Чара матур эчтәлекле шигырьләр, моңлы җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды.
-
"Музыкаль тәнәфес"тә ТАССРның 100 еллыгына багышланган эфир 03.03.2020

2020 нче елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан безнең гимназиядә проек эшләп килә. Бу проект кысаларында укучылар ТАССР тарихын өйрәнә, моның белән бәйле конкурсларда катнаша, плакатлар, рәсемнәр ясый һ.б. Гимназиядә тагын бер эшләп килүче проект – “Музыкаль тәнәфес”проекты да бу мәсьәләдән читтә кала алмады, шуңа да бүген укучылар озын тәнәфесләрдә республикабыз турында җырлар тыңлап үттеләр.
-
Саф һәм җыр смотры 27.02.2020

Ватаныбызны саклаган геройларның исемнәре халкыбызның хәтерендә мәңге сакланыр. Һәр өлкәннең бурычы – һәр буын ата-бабаларыбызны искә алсын өчен үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Традиция буенча безнең мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган саф һәм җыр смотры узды. Мәктәп укучыларына үзләренең саф әзерлеген, командирның командаларының төгәллеген, дөрес башкарылуын, колоннада маршировканың төгәллеген һәм дөреслеген, рапорт тапшыруның төгәллеген һәм дөреслеген, җырның оста башкарылуын һәм сөйләмнең төгәллеген күрсәтергә туры килде. Һәм, әлбәттә инде, кием формасы бәяләүнең соңгы критерие түгел иде.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 6-7 сыйныфлар арасында:
1 урын – 6 “Б”;
2 урын – 6 “А”;
3 урын – 6 “В”.
7-8 сыйныфлар арасында:
1 урын – 7 “В”;
2 урын – 7 “А”;
3 урын – 8 “А”.
Әлеге чара бер сулышта сизелмичә дә узып китте. Командалар яхшы әзерлек күрсәттеләр. -
Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча эстафета 26.02.2020

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бездә 9-10 сыйныфлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча эстафета үтте. Ул берничә этаптан торды: 1) автоматны сүтеп җыю; 2) азимутны билгеләү; 3) яраларны бәйләү һ.б. Иң активлары булып 9 “А” сыйныфы булып чыкты. Алар зур кызыксыну белән әлеге бәйгеләрдә катнаштылар. Урыннар түбәдәгечә куелды: 1 урын – 9 “А”, 2 урын – 9 “Б”, 3 урын – 10 “А”.













