Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде 10.12.2019

10 декабрь көнне безнең гимназиядә Халыкара Кеше хокуклары көне кысаларында бердәм дәрес узды. Дәрестә безнең илдә кеше хокукларын саклау мәсьәләләре күтәрелде, РФ Конституциясенең тиешле маддәләре турында әңгәмә алып барылды. Укучылар Халыкара Кеше хокуклары көненең ник нәкъ менә бу көнне билгеләп үтелгәнен дә белделәр. Ул 1948 елның 10 декабрендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Кеше хокуклары турында Гомуми декларация кабул итү хөрмәтенә сайлап алынган. Һәр дәүләтнең, кешелекнең киләчәге тигезлек һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Гомуми декларация кешенең фундаменталь хокукларын беркеткән һәм аларны абсолют байлык дип игълан иткән, дәүләтнең бурычы – һәркемгә тумыштан бирелгән һәм кеше шәхесеннән аерылгысыз булган ул хокукларны һәм ирекне гарантияләү.
-
Театрда кунакта 10.12.2019

10 нчы декабрь Тинчурин театрында 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тамаша кылды. Безгә, ягъни XXI гасырның эре шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен, XX йөз башы татар авылы яшәешенә хас булган көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр, җыр һәм биюләр күптән инде үткәндә калды. Кичә гадәти булган әйберләр, бүген безгә ят. “Сүнгән йолдызлар” спектакле ярдәмендә укучылар боларның күпмесендер күрә һәм аңлый алдылар.
-
Ватан Геройлары көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре үтте 09.12.2019

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан гимназиядә сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар бәйрәмнең тарихы, эчтәлеге белән таныштылар. -
ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде 09.12.2019

1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла. ТАССР 1990 елга кадәр яши. 1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан Республикасы дип атала.
2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Безнең гимназия дә әлеге чарага әзерләнә. Бүген дә ТАССРның 100 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар Республикабызның тарихын исләренә төшерделәр, ТАССР вакытында нинди үсешләргә ирешкәнебезне сөйләделәр. Укытучылар аларның сүзләрен тулылындырып, яңа мәгълүматлар өстәде. Шулай ук Татарстанның истәлекле урыннары, атаклы шәхесләре, мәдәнияте турында да сүз алып барылды. -
Пионербол буенча турнир башланды 09.12.2019

Балаларның күбесе спорт белән кызыксына, төрле спорт түгәрәкләренә йөри, ярышларда катнаша. Ә бездә андый ярышлар һәрдаим үткәрелеп тора. Мәсәлән, бүген бездә малайлар командасы арасында пионербол буенча турнир башланды. Әлегә нәтиҗәләр түбәндәгеләр: 5А – 5Б (0:2), 6В – 7А (2:1), 7А – 7Б (2:0), 7В – 6В (2:0), 6А – 5Б (2:0).
-
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән түгәрәк өстәл оештырылды 05.12.2019

Татар әдәбиятын камил әсәрләр белән баеткан гаҗәеп көчле ихтыярлы күренекле классик язучы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы укучыларыбыз аз түгел. Бүген аның иҗаты буенча фәнни эш алып баручы укучылар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән түгәрәк өстәл оештырды. Биредә Ибраһимов Марсель Илдар улы (Текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты), Гомәров Илһам Госман улы (Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты), Рәмиев Зөфәр Зәйни улы (Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы,профессор, Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе) катнаштылар. Алар балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырдылар. Әлеге чарадан укучылар үзләре әзерләнә торган төрле фәнни конференцияләр өчен бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат туплый алды.
-
Гимназиябездә татар телендә җырлар конкурсы 04.12.2019

Бүген бездә өлкән сыйныфлар арасында татар телендә җырлар конкурсы үтте. Укучыларыбыз бик актив булдылар, сыйныф белән дә,аерым-аерым да чыгыш ясадылар. Кемдер вокал ягына, кемдер күбрәк чыгышның матур булуына өстенлек ясаган. Конкурсның нәтиҗәләре шундый: 1 нче урынны 6 “Б” сыйныфы, 2 нче урынны 8 “А” сыйныфы, 3 нче урынны 7 “Б” сыйныфы яулады.
-
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы 03.12.2019

Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Батыр, хезмәт сөючән, зирәк , хөрмәтле ветераннарыбыз елдан-ел арабыздаң китә бара. Киләчәк буынның әлеге сугыш китергән авырлыкларны, безнең якты киләчәк өчен үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы сугышкан батырларны онытырга хаклары юк. Шуңа да без укучыларга шул авыр еллар турында исләренә төшереп торабыз.
Бүген дә гимназиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата рәсем конкурсы үткәрелде. Мәктәп үзидарәсенең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре рәсемнәрне кабул итте, тикшерде һәм урыннар билгеләде. Балалар бик актив булдылар. Һәр рәсемнең эчтәлегендә үзенчәлекле фикер ята. Димәк,укучылар Бөек Ватан сугышының күпме авырлык китергәнен, безнең бүгенге аяз күк йөзе өчен сугыш ветераннары, сугыш кырында үлеп калган батырлар алдында җаваплы икәнебезне аңлыйлар. -
Математика, информатика, физика декадалары 02.12.2019

Бүген, 2 декабрь көнне, бездә математика, информатика, физика предметлары декадасы башланып китте. Радио аша аның үткәрелү вакыты, максат-бурычлары әйтелде, кыскача эчтәлеге, декада кысаларында үткәреләчәк конкурслар белән таныштырып үтелде. Декада ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар белән 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Бәхетле әниләр күп булсын 29.11.2019

Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый.
1 “А”, 1 “Б”, 3 “А” сыйныфлары да кадерле әниләрен гимназиягә чакырып котларга булды. Алар һәрберсе кечкенә генә бәйрәм концерты оештырдылар. Әле башлангыч сыйныфта гына булсалар да, аларның оста бию-җырлаулары, сәнгатьле шигырь сөйләүләре барысын да шаккаттырды.
Бәхетле әниләр күп булсын! Бер генә көн түгел, ә һәр көнне хөрмәтле әниләребезгә яратуыбызны, хөрмәтебезне бүләк итсәк иде.













