Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Материклар турында викторина 27.01.2020

Табигый фәннәр декадасы кысаларында 27 нче гыйнвар көнне география укытучысы Әхмәдиева З.Ә. 7 нче сыйныфлар арасында материкларга багышланган викторина үткәрде. Ул берничә этаптан торды. 1 нче этапта материк турында шигырләр сөйләнелде. 2 нче этапта алты материк буенча аның географик урыны, климаты, эчке сулары, табигый зоналары турында төрле катлаулылыктагы сораулар бирелде. Дөрес җавапларга куелган баллар нәтиҗәсендә, түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:
1нче урын - 7 “В”
2нче урын - 7 “Б”
3нче урын - 7“А”. -
Терроризмга - юк! 27.01.2020

Гимназиянең уку процессында террорга каршы юнәлештәге (фәнни-популяр, документаль һәм сәнгать характерындагы) әсәрләрне, шулай ук терроризм һәм дини-сәяси экстремизм, милләтара һәм конфессияара ызгышлар идеяләрен таратуның зур куркыныч икәнен аңлата торган фәнни-популяр һәм укыту-методик әдәбиятны тормышка ашыру максатыннан бүген гимназиядә «Терроризмга-юк!» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
"TATARSTAN.RU"да призлы урын 26.01.2020

XII Идел буе балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары эстрада осталыгы конкурсы «Tatarstan.ru» ел саен үткәрелеп килә. Бу елны ул 23-26 гыйнварларда Казан шәһәрендә үтте. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр, олылар, профессиональ иҗат коллективлары һәм 5 яшьтән 30 яшькә кадәрге аерым башкаручылар катнаша. Биредә безнең гимназиябездән дә укучы катнашты. Ул – 6 “А” сыйныфы укучысы Архипова Арина. Аның җитәкчесе – музыка укытучыбыз Мустафина Ф.Ш. Конкурста Архипова Арина катнашып кына калмады, ә призлы урынга да лаек булды. Ул “Татар телендә эстрада вокалы – соло” номинациясендә 3 нче дәрәҗәле лауреатка лаек булды. Без аның шушы зур конкурста призлы урын яулавы белән котлыйбыз һәм горурланабыз! Алга таба да уңышлар телибез аңа!
-
Химик турнир 24.01.2020

Бүген, 24 гыйнвар көнне, табигать фәннәре атналыгы кысаларында, химия һәм биология укытучысы Вәлиева Г. Н.8 “А” һәм 8 “Б” сыйныфы укучылары арасында "Химик турнир" дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрде. Бу турнирда 8 “А” сыйныфы командасы "Оксидлар" исеме астында "Радиоактив" дип аталган 8 “Б” сыйныф командасы белән көч сынашты. Көрәш бик җанлы барды, команда әгъзалары анаграммалар, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр, бөек химикларның канатлы сүзләрен һәм элементларның исемнәреннән мәкальләр төзеделәр. Укучыларга барыннан да бигрәк тә тәҗрибә – фокуслар ошады, аларны Вәлиева Гөлназ Наилевна антракт вакытында күрсәтте, болар – "Суны кура җиләге компотына әйләндерү", "Моменталь фотография" һәм "Вулкан" тәҗрибәләре.
Нәтиҗәдә, киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүне 8 “Б” сыйныфы командасы яулады. -
"Хәзерге җәмгыятьтә толерантлыкның роле" түгәрәк өстәле 24.01.2020

Экстремистлык эшчәнлеген булдырмау, толерантлык, тынычлык һәм милләтара татулык тәрбияләү максатыннан бүген гимназиябездә "Хәзерге җәмгыятьтә толерантлыкның роле" темасына түгәрәк өстәл узды.
-
«Тынычлык һәм игелек дәресе» үтте 20.01.2020

Укучыларда терроризм идеологиясенә карата ныклы каршылык формалаштыру , милләтара һәм диниара толерантлык идеяләрен үстерү идеологиясен булдыру максатыннан бүген гимназиядә бердәм «Тынычлык һәм игелек дәресе» үтте.
-
Сәламәт яшәү рәвеше серләре турында түгәрәк өстәл 20.01.2020

Бүген, 20 гыйнвар көнне, табигый фәннәр декадасы кысаларында биология һәм химия укытучысы Вәлиева Г. Н. 7 «Б» сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек турында барысы да беләләр, ләкин... Сәламәт яшәү рәвеше серләре" дигән темага ачык класстан тыш чара - түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәл вакытында укучылар уен формасында сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында белем алдылар. Балалар чипсыларның, тиз әзерләнгән ашларның, газировканың, мармеладның һәм фастфудның зыяны турында мәгълүматлар һәм презентацияләр әзерләделәр. "Тиз туклану рестораннарындагы ризык турында 7 факт" видеосын карадылар, анда “гамбургер”лар, “картошка – фри” һәм “наггетс”лар турында бик күп әле таныш булмаган мәгълүматлар белделәр. Түгәрәк өстәл ахырында укучылар тиз арада ашап алу өчен азык-төлек кибетләрендә сатып алган продуктларның этикеткаларының составын тикшерделәр һәм чипсы, сухари, шоколад һәм кола организм өчен зарарлы продуктлардан гына тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу продуктларга акча тотмаска, ә шешәдәге йогуртларны, балалар өчен сокларны, пюре һәм мюслидән (мюсли – кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, бура, бодай, бал һәм тәмләткечләрдән әзерләнгән ризык) батончик сатып алырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Чара балаларга ошады, алар үзләре өчен сәламәт туклану турында бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Табигый фәннәр декадасы башлана 18.01.2020

Икенче атнага гимназиябездә 20 нче гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр биология, химия һәм география декадасы үтәчәк. Биредә бик күп кызыклы чаралар билгеләнгән, мәсәлән: химик турнир, “Сәламәтлек турында барысы да беләләр,ләкин... Сәламәт яшәү серләре” дип аталган түгәрәк өстәл, “Батарейканы тапшыр, керпе баласын коткар!” акциясе, “Калдыклардан керемнәргә” ташланган материллардан кул эшләре конкурсы, үсемлекләр турындагы шигырьләр сөйләү конкурсы, асмосферага багышланган мәкаль-әйтемнәр һәм табышмаклар конкурсы, географиядән “Материклар һәм илләр буйлап” дип аталган викторина һ.б.
Болар барысы да укучыларны инде кызыксындырырга да өлгерде, алар инде бүгеннән үк әзерләнә башладылар. Кемнәрдер батарейкалар, кемнәрдер кул эшләрен инде тапшырдылар да. Без бу чараларның балалар өчен кирәкле һәм, иң мөһиме, файдага булуына ышанабыз. -
“Авыл эте Акбай”ны сәхнәләштерү 17.01.2020

Гимназиябездә төрле түгәрәкләр белән беррәттән драмтүгәрәк тә даими эшләп килә. Балалар анда татар драмасыннан яңа әсәләр белән таныша, матур сөйләргә өйрәнә, пьесаларны сәхнәләштерә. Бүген дә татар драма тугәрәгенә йөрүче укучылар башлангыч сыйныф укучыларына Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәреннән өзек күрсәтте. Шулай итеп алар озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларга Иске Яңа елга бүләк ясадылар. Балалар, әлбәттә, бу чыгыштан бик канәгать калдылар.
-
Терроризм - җәмгыять куркынычы 15.01.2020

Террорчылык идеологиясен таратуга каршы чаралар үткәрүгә һәм шулай ук аны кабул итүгә булыша торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә ярдәм итүче оештыру һәм башка механизмнарны, законнарны һәм норматив документлар турындагы белемнәрне камилләштерү һәм формалаштыру максатыннан чыгып, теракт янаган һәм барлыкка килгән очракта нинди гамәлләр эшләргә кирәклеге турында укучылар белән инструктажлар үткәрелде.













