Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Пионербол буенча турнир тәмам 20.12.2019

Гимазиябездә пионербол буенча турнир тәмамланды. Соңгы уеннар бу атнада 5-7 сыйныф кызлары арасында узды. Нәтиҗәдә, 1 урынны 6 “А” сыйныфы, 2 урынны 6 “Б” сыйныфы,3 урынны 6 “В”сыйныфы яулады.
Спорт буенча турнирлар моның белән генә чикләнми – өлкән сыйныфлар арасында волейбол турниры да башланып китте. Укучыларның спорт белән теләп шөгыльләнүләренә без бик шат, чөнки бу сәламәт яшәүгә нигез булып тора. -
Тукай әсәрләре мәңгелек 19.12.2019

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Әлеге бөек шагыйрьне татар милләтеннән һәркем хәтерли, аның белән горурлана.
Моны безнең башлангыч сыйныф укучылары да дәлилләде. Алар Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”,”Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” кебек бик күп әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Жюри әгъзалары тиешле урыннар да билгеләде: 1 урынны 3”А” һәм 2”Б” сыйныфлары, 2 нче урынны 4”В” һәм 1”Б” сыйныфлары, ә 3 урынны 1”А” һәм 3”Б” сыйныфлары яулады.
Г.Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә калалар. Укучылар, балалар да аның әсәрләрен яратып укыйлар һәм мәңгегә истә калдыралар. Ә бу – шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз. -
Г.Тукай әсәрләре сәхнәдә 18.12.2019

18-19 декабрь көнне безнең гимназиядә башлангыч сыйныфлар арасында Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы үтә.
Бүген 3”Б”, 3”А”, 2”Б”, 4”В” сыйныфлары чыгыш ясады. Укучылар бик ныклап әзерләнгәннәр, хәтта бер үк әсәрне кабатлап сәхнәләштерү дә чагылмады. Һәр сыйныф та костюмнар, декорацияләр, презентацияләр әзерләгәннәр иде. Бу тагын да сәхнәне, аларның чыгышларын ямьләндереп җибәрде, ә жюри әгъзалары тиешле баллар куеп, һәр күренешле бәяләп бардылар. -
Шахмат буенча турнир 17.12.2019

Шахматның балалар өчен файдалы спорт төре икәне беркемгә дә сер түгел. Шахмат белән шөгыльләнгәннән соң кешенең логик фикерләве, игътибарлылыгы, мөстәкыйльлеге, күзаллавы ныгый, хәтере яхшыра һ.б. Шуңа да бездә балалар шахмат түгәрәкләренә йөри, ә узган атнада башлангыч сыйныфлар арасында шахмат буенча турнир да үтте. Укучылар бик актив булдылар: 1 нче урыннарны 1 "А", 3 "А", 2 нче урыннарны 2"Б",3"А", 3 нче урыннарны 1"А",3"Б" сыйныфлары укучылары яулады. Без аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!
-
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан проект эше 16.12.2019

ТАССРның 100-еллыгына багышланган проектыбыз һәрдаим эшләп тора. Биредә һәр сыйныф та көч куя, үз өлешен кертә. 1 “Б” сыйныфы да “Гөрләп алга бар, безнең гүзәл Татарстаныбыз!” дигән стенгазета ясады. Анда республикабыз флагы, гербы, бүгенгәчә сакланып калган тарихи биналарның кайберләре (Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете) рәсемгә төшерелгән. Шулай ук ТАССРның барлыкка килү тарихы да кыскача искә төшерелеп үтә, Республикабызга алга таба матур теләкләр дә теләнә.
Укучыларыбызның зур кызыксыну белән Татарстан тарихын өйрәнүләре, ТАССРның 100-еллыгы проектында актив катнашулары аларның үзләре яшәгән төбәккә битараф булмаулары турында сөйли. Без бу укучыларыбызның киләчәктә республикабыз үсешенә үзләреннән күпмедер өлеш кертәчәкләренә ышанабыз һәм аларга бу өлкәдә уңышларга ирешүләрен телибез! -
Малайлар арасында пионербол ярышлары нәтиҗәләре 12.12.2019

5-7 сыйныф малайлары арасында пионербол ярышларды узды. Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: 1 урынны 7 “В”, 2 урынны 6 “А”, 3 урынны 6 “В” сыйныфлары яулады. Укучыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Г.Тукай музеенда 12.12.2019

12 декабрь көнне 3 “Б”сыйныфы укучылары Г.Тукай музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Алар музейда булган экспонатлар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алдылар. Музейда 1 зал Тукайнын балачагын, 2 зал шагыйрьнен мәдрәсәдә укыган еллары белән таныштыра. 3 зал Тукайнын Казан чоры, биредә шагыйрь журналист, жәмәгать эшлеклесе буларак таныла. 4 зал гомеренең Казанда яшәгән елларында куп кенә шәхәрләргә сәяхәт итуе турында сөйли. Робот-экскурсовод, интерьер, ял зонасы да укучыларны таң калдырды.
-
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында 11.12.2019

Математика, физика һәм информатика декадалары кысаларында әлеге фәннәр белән кызыксынучы 9-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында экскурсиядә булып кайттылар. Алар яңартыла торган энергия чыганаклары турында белделәр, үз күзләре белән энергия җайланмаларының эш макетларын күрделәр, кайбер уникаль конкурс эшләре белән дә таныштылар. Балалар заманча төзү материалларын, аларның кулланылышын, фән һәм чынбарлык арасындагы бәйләнешне күрә алдылар, шуның белән үзләренә һөнәри юнәлеш тә алдылар.
-
Яңа бистә - 270 11.12.2019

10 декабрь Казанда Jadidfest фестивале ачылды. Ул 15 декабрьгә кадәр барачак. Программада экскурсияләр, лекторий, семинар, перформанслар каралган. Быелгы чарада игътибар үзәгендә – Яңа бистә. Оештыручылар бистәнең 270 еллыгына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.
Фестиваль Яңа бистәгә багышланган күргәзмә ачудан башланды. Без дә укучылар белән биредә булып кайттык. Балалар бистә тарихына караган фотолар, китаплар, тарихи архитектурага багышланган мәгълүмат такталары, Казанда иҗат итүче яшь рәссам Лена Алексеева картиналары белән таныша алдылар. Рәсемнәрнең бер өлеше фестиваль өчен махсус эшләнгән, алар Яңа бистә тарихына һәм архитектурасына багышланган.
Укучыларга үзләре яшәгән, укыган җир тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат алу бик файдага булды. -
Инвалидлар декадасы 10.12.2019

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт алды. Шул уңайдан безнең гимназиядә дә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре, укучылар белән әңгәмәләр узды.
Укучыларның күбесенә табигать яки берәр очрак саулыгын кыскарткан, гадәттә инвалид дип атаган кешеләрнең ничек яшәвен күз алдына китерүе кыен. Ә бит бүген планетада яшәүче һәр җиденче кеше шундый. Мөмкинлекләре чикләнгән кеше гади кешенең теләкләрен дә, омтылышларын да югалтмый. Кызганычка каршы, аларның тормыш юлында төрле характердагы күп кенә киртәләр торгызыла һәм алар һәрвакытта да объектив сәбәпләргә бәйле түгел. Балалар моны аңларга тиеш, шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сүз барган әлеге чараларда без бу фикерне җиткерүне,аңлатуны беренче урынга куйдык.













