Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Кошларны ашатыйк" акциясе 10.02.2020

Бүген, 10 февраль көнне, гимназиябезнең экология секторы белән берлектә 7 “В” сыйныфы укучылары “Кошларны ашатыйк” дип исемләнгән акция кысаларында «Яшь парлар паркы»на үзләре ясаган җимлекләрне элделәр. Җимлекләр ясауда барлык укучылар да катнашты, һәр сыйныфтан да эшләр кабул ителде. Җимлекләрнең төрлеләре - агачтан, пластик шешәдән, картоннан ясалганнары да бар иде. Шулай ук укучылар аларны элеп кенә калмадылар, ә кошларга җим дә салдылар. Бу акция балаларны тирә-юньгә битараф булмаска өйрәтә, яхшы эшләр кылырга чакыра, дип уйлыйбыз.
-
Тукай эзләре буйлап 06.02.2020

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Г.Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Әлеге бөек шагыйрьне татар милләтеннән һәркем хәтерли, аның белән горурлана.
Без дә бөек шәхесебезне онытмыйбыз, укучыларыбызга аның тормышы, иҗаты турында һәрдаим яңа мәгълүматлар биреп торабыз. Ә бүген, 6 февраль көнне, гимназиябез үзидарәсенең пресс-центр бүлекчәсе 5-6 сыйныфларның Г.Тукай турындагы белемнәрен тикшереп карарга булды. Алар шагыйрь турында төрле сораулар, биремнәр формасында “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән викторина эшләделәр. Укучылар әдипнең тормышы һәм иҗаты, аның белән бәйле урыннар турында белергә тиеш, дип уйлый үзидарә. Әлеге эш укучыларның булган белемнәрен яңартыр һәм яңа белемнәр туплар өчен дә ярдәм итәчәк. -
Укытучылар арасында волейбол буенча очрашу узды 05.02.2020

5 нче февраль көнне Яңа Савин районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 85 нче урта гомуми белем мәктәбе”ндә укытучылар волейбол лигасы спартакиадасы кысаларында 85 нче гомуми белем бирү мәктәбе һәм 1 нче татар гимназиясе укытучылары арасында волейбол буенча очрашу узды. Нәтиҗәдә, 1 нче татар гимназиясе волейбол командасы җиңү яулады.
-
«1941-45 еллар сугыш техникасы» күргәзмәсе 04.02.2020

2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Гимназиябездә дә бу чарага уку елы башыннан ук әзерләнү бара, чаралар уза. Шуларның берсе – гыйнвар аенда узган “1941-45 еллар сугыш техникасы” дип исемләнгән кул эшләре конкурсы. Биредә гыйнвар буе барлык сыйныфлардан да төрле материаллардан ясалган эшләр кабул ителде. Мәсәлән, агач, картон, пластик шешә, пластилин, хәтта губкадан ясалган “техникалар” да бар иде. Катнашучылар күп булды, шуңа да без бу ай башында “1941-45 еллар сугыш техниасы” күргәзмәсен оештырдык. Һәрбер кул эше үзенчәлекле, оригиналь, шуңа да укучылар гына түгел, укытучылар да бу эшләрне бик кызыксынып күзәтәләр.
-
"Батарейканы тапшыр - керпе баласын коткар!" 03.02.2020

Табигый фәннәр декадасы кысаларында үткәрелгән "Батарейканы тапшыр – керпе баласын коткар!" экологик акциясе тәмамланды. Барысы бергә 3515 батарейка җыелды. Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: 1 урын – 4 «В» сыйныфы (427 батарейка), 2 урын – 1 «А» сыйныфы (351 батарейка), 3 урын – 3 «А» сыйныфы (257 батарейка). Бу акциядә башка башлангыч сыйныфлар да, шулай ук урта сыйныф укучылары да актив катнашты. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Укытучылар арасында волейбол буенча очрашу узды 29.01.2020

29 нчы гыйнвар көнне Вахитов районының 27 нче гимназиясендә укытучылар волейбол лигасы спартакиадасы кысаларында 27 нче гимназия һәм 1 нче татар гимназиясе укытучылары арасында волейбол буенча очрашу узды. Нәтиҗәдә, 1 нче татар гимназиясе волейбол командасы җиңү яулады.
-
Бөек Җиңүгә кадәр - 100 көн 28.01.2020

28 гыйнвар көнне гимназиябездә “Бөек Җиңүгә кадәр 100 көн” дип исемләнгән чара узды. Бирегә Казан елга портының ветераннар советы әгъзалары килгән иде. Ключников Г.И. (Казан елга техникумының ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы) һәм Власенко А.И. (РФ елга флоты мактаулы хезмәткәре, “Татфлот” ветераннар оешмасы җитәкчесе) үзләре үткән авырлыклар, кичергән югалтулары турында яшь аралаш сөйләделәр. Ветераннарыбыз гимназиябезгә “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” исемле китаплар да бүләк иттеләр. Шулай ук укучылар “Хезмәт батырлыгы өчен” медален үз күзләре белән күрә алдылар. Аны ветераннар укучыларга күрсәтергә махсус алып килгәннәр иде.
Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын кичергәннәр алдында без баш иябез. Аларның исемнәре киләчәк буыннар хәтеренә мәңгегә уелып калыр.
-
"ОРВИ һәм грипптан профилактика чаралары” темасына сыйныф сәгатьләре 27.01.2020

Бүген гимназиябездә “ОРВИ һәм грипптан профилактика чаралары” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Грипп һәм ОРВИ, аларның барлыкка килү сәбәпләре, авыруларның симптомнары турында гомуми күзаллау бирү; үз организмыңны грипптан сакларга, әлеге чирне профилактикалауга өйрәтү; үз сәламәтлеген кайгырта белгән балалар тәрбияләү сыйныф сәгатьләренең максаты булып торды. Биредә укучылар белән грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында әңгәмә уздырылды, гриппның барлыкка килү тарихы һәм аның профилактикасы турында сөйләнде.
-
Материклар турында викторина 27.01.2020

Табигый фәннәр декадасы кысаларында 27 нче гыйнвар көнне география укытучысы Әхмәдиева З.Ә. 7 нче сыйныфлар арасында материкларга багышланган викторина үткәрде. Ул берничә этаптан торды. 1 нче этапта материк турында шигырләр сөйләнелде. 2 нче этапта алты материк буенча аның географик урыны, климаты, эчке сулары, табигый зоналары турында төрле катлаулылыктагы сораулар бирелде. Дөрес җавапларга куелган баллар нәтиҗәсендә, түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:
1нче урын - 7 “В”
2нче урын - 7 “Б”
3нче урын - 7“А”. -
Терроризмга - юк! 27.01.2020

Гимназиянең уку процессында террорга каршы юнәлештәге (фәнни-популяр, документаль һәм сәнгать характерындагы) әсәрләрне, шулай ук терроризм һәм дини-сәяси экстремизм, милләтара һәм конфессияара ызгышлар идеяләрен таратуның зур куркыныч икәнен аңлата торган фәнни-популяр һәм укыту-методик әдәбиятны тормышка ашыру максатыннан бүген гимназиядә «Терроризмга-юк!» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.













