Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
“Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясе
Опубликовано: 05.04.2021Һәр кеше үз хокукларын бозмауларын, үзен куркынычсызлыкта тоярга тели. Без дөньяда, илебездә, шәһәребездә күпчелек кешеләрнең әхлак принципларына таянучы, намус белән эшләүче, башка кешеләрнең фикерләрен исәпкә алучы, аларның хокукларын бозмаган, законны үтәүче тәртипле гражданнар булуына ышанасы килә. Әгәр һәр кеше болай яшәсә һәм үзен шулай тотса, полиция дә, судлар да, төрмәләр дә кирәк булмас иде. Тик, кызганычка каршы, бу күренеш чынбарлыктан ерак. Дөньяда даими рәвештә төрле җинаятьләр һәм хокук бозулар кылына.
Боларның барысын да без укучыларга аңлатырга тырышабыз, бу юнәлеш буенча эшләр алып барабыз, балалар өчен бу тема буенча әңгәмәләр, лекцияләр, сыйныф сәгатьләре оештырабыз. Шуларның берсе бүген 7-8 нче сыйныфларда үтте. “Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы” лекциясен КФУның юридик факультеты студенты, безнен укучыбыз Гараева Эльза алып барды. Укучыларга ул төгәл һәм аңлаешлы итеп бу проблемаларны җиткерде, шуңа да балаларга әлеге дәрес кызыклы һәм файдалы үтте.
К списку новостей













