• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Соңгы кыңгырау чыңлады

Опубликовано: 22.05.2021

Бүгенгедәй минем хәтеремдә

Иң беренче белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә – чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок чылтырады безгә,

Ачты олы белем юлларын.

Мәктәп дөньясына рәхим ит дип,

Укытучым сузды кулларын.

Бүген гимназиябездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Соңгы кыңгырау мәктәптә соңгы мәртәбә чылтыраса да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, укытучылары һәм әти-әниләре! Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!

Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары, без сезгә уңышлар һәм якты киләчәк телибез!



К списку новостей