Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Сәламәтлек безнең кулларда... 07.09.2021

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, укучылар өчен, тәмәке тарту һәм эчкечелек кебек начар гадәтләрне кисәтү чарасы буларак, белешмәлекләр әзерләнде. Биредә аларның сәламәтлеккә зыяны, бу гадәтләрне булдырмый калу юллары турында мәгълүмат бирелгән.
-
"Көзге игелек атнасы"акциясе старт алды 07.09.2021

Бу атнада “Көзге игелек атнасы” акциясе старт алды. Гадәттәгечә, гимназиябездә әлеге акция кысаларында “Игелек дәресләре” үтте. Әлеге дәресләрдә сыйныф җитәкчеләре игелеклелек, мәрхәмәтлелек, әхлак турында сөйләделәр. Укучыларга әлеге темаларны яктырткан презентацияләр күрсәтелде.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеген башлады. 06.09.2021

Яңа уку елы башлану белән гимназиябездә яңа тормыш башлана. Традицияләрне дәвам итеп, быел да электрон газета, иртәнге зарядка һәм мәктәп радиосы беренче көннән үк үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Бүген мәктәп радиосы, яңа уку елында беренче тапкыр, эфирга чыкты. Әлбәттә инде, беренче булып, 11А сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Алар укытучыларны, укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, үткән атна яңалыклары белән таныштырдылар һәм киләсе атнада булачак чаралар турында искәрттеләр. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирделәр.
-
Гимназиядә куркынычсызлык дәресе үтте 06.09.2021

Бүген гимназиябездә Бөтенроссия куркынычсызлык дәресе үтте. Укытучылар һәм укучылар, гимназия хезмәткәрләре төрле ситуацияләрдә үз – үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар тиешле барлык таләпләрне дә үтиләр. Шәхси куркынычсызлык – һәрберебезнең үз кулында икәнен онытмасак иде. Игътибарлы булыйк, бер-беребезне саклыйк!
-
Ура, без җиңүче! 05.09.2021

“2021 елда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф – гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү” грантының җиңүчеләр исемлегендә безнең гимназиябез дә бар. Әлеге зур җиңү белән һәммәгезне дә котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 04.09.2021

Янгын куркынычсызлыгы, аның турында белем - балалар тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Янгын теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин. Укучылар да бу афәткә әзер булырга тиеш. Аларга бу бәла - казаны булдырмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә кирәк. Шул максаттан, башлангыч сыйныфлар янгын куркынычсызлыгы почмагы әзерләделәр. Әлеге почмакларда укучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган. Бәла-каза китереп чыгармас өчен ниләр эшләргә ярамый, ә килеп чыккан очракта иң беренче нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга икәнлеге аңлатып язылган.
-
Укучыларга белешмәлекләр таратылды 04.09.2021

Иминлек айлыгы кысаларында, укучыларга “Тыныч һәм хәрби чордагы гадәттән тыш хәлләр шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дип аталган белешмәлекләр таратылды. Әлеге белешмәлекләрдә гадәттән тыш хәл вакытында укучыларның эш-гамәлләре эзлеклелеге күрсәтелгән.
-
Беслан кайгысы кайтавазы... 03.09.2021

Ел саен, 3 нче сентябрь көнне, Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бүген гимназиябезнең барлык сыйныфларында “Беслан кайгысы кайтавазы” (“Эхо Бесланской печали”) дип аталган хәтер дәресләре үтте. Биредә моннан 17 ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сүз алып барылды һәм әлеге фаҗиганең корбаннары искә алынды.
Ул чакта, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән, кайгы - хәсрәт килүен сизмичә, Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укчыларны, аларның әти - әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1128 кешене бикләп тоталар. Әлеге террорчылык актының нәтиҗәсе бик аяныч - теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кешенең, шул исәптән 186 баланың гомере өзелгән иде.
Бүген, Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын искә алып, без терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм. Толерантлык һәм бер -береңне хөрмәт итү генә терроризмның үсүен кисәтү мөмкинлеге бирәчәк. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык көрәшләрдән дә өстен булырга тиеш. Террорчылык корбаннарын онытырга безнең хакыбыз юк.
-
Иминлек айлыгына багышланган чаралар башланып китте 02.09.2021

Яңа уку елы белән беррәттән, гадәттә, иминлек айлыгы да башланып китә. Иминлек айлыгы кысаларында, гимназиядә күп чаралар оештырыла. Бүген “Гадәттән тыш хәлләр һәм кеше иминлеге” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Биредә укучылар гадәттән тыш хәл килеп туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында искә төшерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы узды
02.09.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышлары узды. Чара “2021-2022 нче уку елында гимназиядә белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру” темасына үткәрелде. Җыелышта яңа уку елына планнар турында һәм асоциаль күренешләрне кисәтү турында сөйләнде. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, җавап эзләделәр.













