Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
"Проснись, родительское сердце" акциясе 01.02.2021

Ял көннәрен дә укучыларыбыз файдалы үткәрә. Узган атнада аларның күбесе әти-әниләре белән берлектә “Проснись, родительское сердце” дип аталган ата-аналарның милли ассоциациясе үткәргән акциядә катнаштылар. Күп гаиләләр ял көннәрендә чана-чаңгыда, тимераякта шуарга барганнар.
-
"Җимлек" акциясе 29.01.2021

Безнең гимназиядә җимлекләр ясау һәм кошларны тукландыруны оештыру буенча «Җимлек» экологик акциясе узды. Акциянең максаты – укучыларны әйләнә-тирәлекне саклау буенча активлыкка һәм тере табигатькә сак карашка җәлеп итү. Биредә 1 "Б", 2 "А", 3 "В", 4 "А", 4 "В", 3 "Б", 8 "Б" сыйныф укучылары бик актив булдылар. Әлеге җимлекләрне гимназиябезнең экологик отряды һәм экологик секторда җаваплы укучылар урнаштырды, шулай ук кошларга җим дә калдырылды.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында интеллектуаль уен 28.01.2021

Табигый фәннәр декадасы кысаларында 28 нче гыйнвар көнне 6 “А” сыйныфында география фәненнән интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чара “Знатоки географии” дип аталды һәм КВН форматында барды. Биредә укучылар табышмакларга җавап тапты, ребуслар һәм география фәне буенча мәсьәләләр чиштеләр.
-
Финанс грамотлылыгы буенча онлайн-дәрес 28.01.2021

Гимназиябез "Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре" проектында катнашуын дәвам итә. Биредә экспертлар укучыларга шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, банк карталарын куллану өстенлекләре турында сөйли. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
7 “А” сыйныфы бу проекттан читтә калмады, бүген алар “Бурычлар белән проблемаларга ия булмас өчен 5 гади кагыйдә” дип аталган онлайн-дәрестә катнаштылар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше буенча чара үткәрелде 27.01.2021

Бүген 8 “Б” сыйныф укучылары барлык 4 нче сыйныф укучыларына “Сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән чара тәкъдим иттеләр. Башта укучылар бу темага караган кечкенә генә спектакль күрсәттеләр, ә аннары викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина табышмак, мәкальләр, файдалы ризык исемнәре белән бәйләнгән әдәби әсәрләр исемнәрен табудан торды. Дөрес җавап бирүчеләргә кечкенә генә бүләкләр дә бирелде. Балаларга әлеге чара бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Туган телләр елына багышланган стенгазеталар әзерләү 26.01.2021

Туган телләр елына багышланган чараларга әзерлек инде чирек башыннан ук башланып китте. Хәзерге вакытта әлеге юнәлеш буенча бик күп эшләр алып барыла. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучылары ныклап мондый чараларга әзерләнәләр һәм үткәрәләр. Инде 5 “А” һәм 8 “Б” сыйныф укучылары татар әдипләренә багышланган стенгазеталарын әзерли дә башладылар. Алар Һади Такташ һәм Муса Җәлил иҗатларына багышланган.
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча сыйныф сәгате 25.01.2021

Юлда балалар белән булган бәхетсезлек очраклары бик күп. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә белмәү яки ихтирамсыз караш күпчелек юл һәлакәтләре китереп чыгара. Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшне оештыру мәгариф учреждениеләре педагоглары алдында балаларда социумда куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру өлешендә торган төп бурычларның берсе булып тора.
25 нче гыйнвар көнне 7 “Б” сыйныфында “Знаток дорожных знаков” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Биредә укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен янәдән яңарттылар, төрле табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләрен атадылар, ребуслар чиштеләр һ.б.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында конкурс 24.01.2021

Табигый фәннәр декадасы кысаларында “Вторая жизнь упаковки” дип аталган кул эшләре конкурсы уза. Укучылар үзләренең кызыклы эшләрен тапшыра торалар. Алардан күргәзмә дә оештырылды. Биредә банка, коробкалар, хәтта бүтән кулланылышка яраксыз буяу кисточкаларыннан да эшләр җыелган.
-
Татар телем - иркә гөлем 23.01.2021

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын иң әувәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала.
Нәкъ тә шуны без гимназиядә укучыларыбызга иңдерергә тырышабыз. 2021 нче ел да Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул сәбәпле бездә телнең байлыгын саклап калуга юнәлтелгән чаралар тагын да артты гына.
Бүген, 23 нче гыйнвар көнне дә, 8 “Б” сыйныфында “Татар телем – иркә гөлем” дип исемләнгән татар теле дәресе үтте. Укучылар презентация карады, тактага чыгып эшләде, соңыннан сорауларга җавап бирелде, балалар үзләре дә кызыксынган сорауларын бирделәр.
-
"Күңелле стартлар" 22.01.2021

Бүген гимназиядә янәдән “Күңелле стартлар” үтте. Спорт буенча көчләрен барлык 4 нче сыйныфлар сынашты. Төрле эстафета, скакалкада сикерү, аркан тарту нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны 4 “А”, 2 нче урынны бертигез баллар белән 4 “Б” һәм 4 “В” сыйныфлары яулады.













