Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсында бүләкләү 23.04.2021

Бүген, 23 апрель көнне,"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсының бүләкләү тантанасы узды.
Безнең гимназия укучылары Садикова Р., Муллагалиева З. җиңүчеләр, ә Фәттахова К. һәм Әхәтова А. лауреат булдылар.
Укучылар зур сәхнәгә чыгып, матур дипломнар алдылар. Әлеге чарада катнашу укучыларда горурлык хисләре уятты.
Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
Тукай иленә сәяхәт 23.04.2021

23 апрель көнне музыка укытучысы Фәридә Шамилевна һәм татар теле укытучысы Эльвира Илгисовна Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Тукай иленә сәяхәт” дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр. Укучылар Г.Тукай иҗаты, тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Кичәдә катнашучы балалар шагыйрьнең эш сөяргә, олыларны ихтирам итәргә, шәфкатьле булырга, туган телебезне сөеп яшәргә өндәгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Г.Тукай зур рухи байлык калдырган. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, балаларны тәрбияли.
-
Инглиз теле түгәрәгендә кызыклы дәресләр 20.04.2021

Гимназиябездә укудан тыш төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Алар балаларның билгеле бер сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр. Мәсәлән, инглиз теле буенча түгәрәккә йөрүчеләрнең һәр дәресе күңелле һәм файдалы үтә. Бүген дә бу түгәрәк кысаларында “Table manners in Great Britain” дип аталган чара узды.
-
Җәмгыять белеменнән ачык дәрес 20.04.2021

Бүген,20 нче апрель көнне, декада кысаларында 7 нче “А” сыйныфында җәмгыять белеменнән “Обмен, торговля, реклама” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Биредә укучылар инде белгәннәрен яңарта һәм үзләренең икътисади белемнәрен киңәйтә алдылар.
-
"Яңа бистәдә Тукай эзләре" очрашуы 20.04.2021

Бүген бездә “Яңа бистәдә Тукай эзләре” дигән очрашу узды. Биредә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать интитутының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ибраһимов Марсель Ильдар улы, интитутның текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Ханнанова Гөлчирә Мәхмүт кызы кунак булдылар. Ә Курск шәһәренең “ 54 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең директоры, педагогика фәннәре кандидаты Кобцева Оксана Витальевна безнең белән чара дәвамында онлайн рәвештә элемтәдә булды. Әлеге чара Габдулла Тукай туган көненең 135 еллыгына багышланган иде. Биредә укучылар үзләренең фәнни эшләре буенча чыгыш ясадылар. Шигырьләр, Тукайның балачагын сәхнәләштерү дә булды. Шулай ук кадерле кунакларыбызның да чыгышларын тыңлап үттек. Чара күңелле һәм кызыклы мизгелләр белән шулай бер сулышта сизелми дә үтеп китте. Биредә алган мәгълүмат катнашкан һәркемгә дә файдага булыр, дип ышанып калабыз.
-
Декада кысаларында викторина үтте 19.04.2021

Бу айда бездә “Татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме декадасы” үтә. Шуңа да көн саен күп төрле чаралар да оештырыла. Мәсәлән, бүген 7 нче “А” сыйныфында “Хокук лабиринтларында” дип исемләнгән викторина узды. Биредә “Хокук яклаучылар” һәм “Ватанны саклаучылар” командалары үз белемнәрен сынадылар.
-
“ТАТАР DOZOR” квест-уенында катнашу 17.04.2021

Бүген, 17 нче апрель көнне 7 нче “Б” сыйныфы кызлары “ТАТАР DOZOR” квест-уенында катнаштылар. Бу уен 13 тапкыр уздырыла.
Укучылар иҗади бирем эшләделәр, элмә такталардан хаталар эзләделәр. Төрле нокталарга йөреп биремнәр чиштеләр, бик күп истәлекле урыннар, биналар, һәйкәлләр белән таныштылар.
Әлеге маҗаралы уен укучыларга бик ошады. Аларга әле катнашучы дипломнары да тапшырылачак.
-
Халыкара бәйгедә җиңү 16.04.2021

16 нчы апрель көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсының Гала-концерты узды. Конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Алар арасында 1 “А” сыйныфы укучысы Әхмәдуллин Ильяс та бар иде. Ул Хәсән Туфанның “Туган тел” шигырен сөйләп, 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
“Татар халкының милли орнаменты” темасына ачык дәрес 16.04.2021

16 апрель көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Анжелика Евгеньевна һәм татар теле укытучысы Эльвира Илгисовна туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар халкының милли орнаменты”, дигән темага ачык дәрес үткәрделәр. 1 “В” сыйныфы укучылары татар халкының сәнгате, мәдәнияте, милли татар орнаменты, аның үзенчәлеге, төрләре белән таныштылар. Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – дәрес алдына куелган төп максатларның берсе. Бу максат тормышка ашты. Туган ягыңны яратырга, аның гореф-гадәтләрен белергә кирәклеге ассызыкланды.
-
Тукай каберенә зыярәт кылдык 15.04.2021

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем гимназия укучылары һәм укытучылары традиция буенча Казанның Яңа татар бистәсе зиратында булып кайтты. Алар Тукай һәм татар зыялылары каберләрен зыярәт кылдылар.













