Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
"СУМО" ярышларында җиңү 22.01.2021

Укучыларыбыз яңадан-яңа җиңүләре белән безне гел шатландырып торалар. Мәсәлән, 8 “А” сыйныфы укучылары А. Илнур һәм С. Динар укучылар арасында үткәрелә торган “СУМО” дип аталган робототехника буенча VIII шәһәр ярышларында катнаштылар. Алар урта яшь категориясендәге “Кегельринг-Квадро” номинациясендә җиңү дә яуладылар. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Финанс грамотлылыгы буенча дәрес 22.01.2021

"Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре" проекты Россиянең теләсә кайсы почмагындагы өлкән сыйныф укучыларына финанс белемнәренә тигез булу мөмкинлеге бирә, финанс базары профессионаллары белән «тере» аралашу мөмкинлеге бирә, финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы якын килү принципларын формалаштыруга ярдәм итә.
Шуңа да бүген, 22 нче гыйнвар көнне, сыйныф җитәкчесе белән берлектә 7 “Б” сыйныф укучылары финанс грамотлылыгы буенча онлайн-дәрес тә катнашты. Ул укучылар өчен гадәти булмаган, кызыклы үтте, чөнки күтәрелгән тема яшүсмерләр өчен актуаль.
-
Профориентация буенча сыйныф сәгате 22.01.2021

22 гыйнвар көнне 9 “Б” сыйныфы укучылары белән профориентация буенча сыйныф сәгате үткәрелде. Биредә укучылар кызыклы тест аша үзләренең профессияләрен сайлауда төгәл нәтиҗәгә килгәннәрме, әле икеләнәләрме яисә бөтенләй бу этапка әзер түгелләрме икәнен белә алдылар. Моның нәтиҗәләре буенча психолог һәр укучыга сәбәпләрен аңлатты, киңәшләрен бирде.
-
Гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачык дип белдерелә 21.01.2021

Туган тел ул -
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул тарафтан бездә бу елны күп кенә чаралар да оештырылачак. Бүген дә гимназиядә туган телләргә карата радиолинейка үткәрелде, чөнки 21 февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Чыгыш татар һәм рус теле укытучылары тарафыннан ике телдә дә – рус һәм татар телендә барды. Биредә туган тел турында танылган әдипләрнең сүзләре, шигырь юллары сөйләнде, туган телнең буыннан-буынга тапшырылып килгән хәзинә икәне, аның күп гасырлык тарихы булганлыгы турында ассызыклап үтелде. Нәкъ тә әлеге радиоэфир белән бездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачык дип белдерелде.
-
"Күңелле стартлар" нәтиҗәсе 21.01.2021

“Күңелле стартлар” бәйгесендә нәни укучыларыбыз – 1 нче сыйныфлар да катнашты. Биредә аркан тарту буенча 1 “А” сыйныфы җиңү яулады, ә калган турларның нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны 1 “Б”, 2 нче урынны 1 “А” һәм 1 “В” сыйныфлары яулады.
-
Күңелле стартлар дәвам итә 20.01.2021

“Күңелле стартлар” дәвам итә, һәм бүген үзара спорт ярышларында 2 нче сыйныфлар көчләрен сынашты. Биредә 5 тур булып үтте, соңгысы – аркан тартуда җиңүне 2 “Б” сыйныфы яулады. Калган 4 тур нәтиҗәләре буенча 1нче урынга 13 балл белән 2 “А”, 2 нче урынга һәрберсенә 11 балл белән 2 “Б” һәм 2 “В” сыйныфлары лаек булды.
-
«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашу 20.01.2021

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен үткәрә.
Бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов киләсе – 2021 елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Туган телебезне саклау, үстерү, милли җәүһәрләрне югалтмау, төрле чаралар аша моңа теләктәшлек күрсәтү – безнең уртак бурычыбыз.
Биредә безнең укучылар да катнашты. 1 “А” сыйныфы укучылары Г. Әминә һәм Н. Әминә беренче турда сәнгатьле шигырь сөйләгән видеоязманы җибәргән иделәр. Алар рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Күңелле стартлар 19.01.2021

Бу атнада гимназибездә башлангыч сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" дигән ярышлар узачак. Бүген әлеге чараның башлангыч этабы булып үтте. Биредә 3 "Б" һәм 3 "В" сыйныфлары көч сынаштылар. Ярыш 4 өлештән торды, алар барысы да укучыларның спорт ягыннан нинди дәрәҗәдә көчле булуларын сынады. Балалар төрле эстафета, туп ату, скакалкада сикерү һ.б. ярышлар аша үттеләр. Нәтиҗәдә ике команданың да баллары тигез булып чыкты.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында уен-дәрес үтте 18.01.2021

18нче гыйнвар көнне табигый фәннәр декадасы кысаларында 8 нче сыйныфлар арасында “Җир-су хайваннары” дип аталган йомгаклау уен-дәресе үтте. Монда “Бакалар” һәм “Тритоннар” исеме астында 2 команда катнашты. Бу чарада алар үзләренең зиһенлелеген, тизлеген һәм биология өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр. Биредә капитаннар конкурсы, “Бочкадан..”, “Еракка-еракка” конкурслары, ребуслар, сканвордлар, төрле башваткычлар чишү булды. Зур булмаган аермалык белән “Тритоннар” командасы җиңү яулады.
-
Дәресләрдә проект эшчәнлеге 15.01.2021

Гимназиябездә дәресләр күңелле үтә. Мәсәлән, сынлы сәнгать дәресендә 7 “А” сыйныфы бүген проектлар башкарды. Укучылар, берничә төркемгә бүленеп, төрле биналарның макетларын эшләделәр.













