Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә 15.03.2021

ГБУ БДД профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозафарова Зөлфия Вагизовна бездә бүген кунакта булды. Ул башлангыч сыйныфлар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә оештырды. Шулай ук балаларга бүләкләр - яктылык кайтаргыч элементлар, юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар, плакатлар бүләк итте.
-
Җир көне 15.03.2021

22 нче апрель – Җир көне. Бу көн уңаеннан укучыларыбыз рәсемнәр ясаганнар. Биредә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Наркотикларга каршы рәсем конкурсы 15.03.2021

Укучылар бүген наркотикларга каршы рәсем конкурсында катнаштылар.
-
Баскетбол буенча чемпионат 13.03.2021

Бездә баскетбол буенча гимназия чемпионаты дәвам итә. Бүген 9 “А” һәм 10 “А” сыйныфлары көч сынашты, биредә 10 “А” сыйныфы командасы 28-3 исәбе белән җиңү яулады.
-
Спички - детям не игрушка 12.03.2021

Бүген 1 нче сыйныфларда “Спички – детям не игрушка” дип аталган дәрес үтте. Аның максаты булып укучыларны янгынның сәбәпләре белән таныштыру, ут белән сакчыл эш итү күнекмәләрен тәрбияләү, үзенең һәм якыннарының тормышына җаваплылык хисе тәрбияләү, янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру торды.
-
Орлыклар утырту 11.03.2021

Мәктәптә экологик тәрбия – төп юнәлешләрнең берсе. Моның буенча бездә чаралар да күп үткәрелә. Укучыларыбыз бүлмәләрдәге яшеллекне карарга,су сибәргә дә бик яраталар. Ә бүген нәни укучыларыбыз орлыклар утыртып карадылар. Билгеле бер вакыт эчендә укучылар алар артыннан караячаклар, үсүләрен күзәтәчәкләр. Әлеге эш балаларга бик ошады, чөнки бу кызыклы гына түгел, ә экологик танып-белүне дә арттырырга ярдәм итәчәк.
-
Сан дәресе 10.03.2021

Сан дәресе ул — цифрлы икътисад өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты. Без әлеге проектта бик теләп катнашабыз. Бүген дә укучыларыбыз “Пилотсыз транспорт” темасы буенча дәрес үттеләр. Пилотсыз технологияләр ничек эшли? Пилотсыз транспорт хәрәкәт иминлегенә йогынты ясый аламы? Аны эшләү белән кем шөгыльләнә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны укучылар нәкъ тә бу бүлектә таба алалар. Әлеге кызыклы дәрес һәр баланың да күңеленә хуш килер.
-
Баскетбол буенча чемпионат 09.03.2021

Гимназиядә баскетбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
11 “А” – 9 “А” (38-11)
10 “А” – 9 “Б” (53-8)
-
Радиода бәйрәм чыгарылышы 05.03.2021

Бүген, 5 нче март көнне, гимназиядә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Көне буена радиода бәйрәм чыгарылышы эшләде. Һәр тәнәфес саен укучылар, укытучылар тарафыннан котлаулар, теләкләр, җырлар яңгырады.
-
Бәйрәмчә флешмоб 05.03.2021

Гимназиябездә бүгенге иртә гадәттәгечә иртәнге зарядкадан түгел, ә бәйрәмчә флешмобтан башланды. Һәр сыйныфка җаваплы укучы беркетелде, аларның җитәкчелегендә күңелле музыка, җырлар астында бию элементлары белән берлектә зарядка башкарылды.













