Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Язгы лагерьның соңгы көне 29.03.2021

Укучыларыбызның язгы лагерьның соңгы көннәре бик күңелле үтте. Алар иртәләрен күңелле зарядкадан башлап җибәрделәр, “FUN 24” күңел ачу үзәгендә булып кайттылар. Балаларга бүгенге көн аеруча да ошады, алар күңелле вакыт уздырулары белән бик канәгать.
-
Финанс грамотлылыгы буенча дәрес 29.03.2021

Финанс грамотлылыгы дәресләренең язгы сессиясе дәвам итә. 9 “А” сыйныфы да бүген, 29 нчы март көнне, “Бурычлар белән проблемалар булмасын өчен биш гади кагыйдә” дип аталган онлайн-дәрестә катнашты.
-
Лобачевский исемендәге конференциядә катнашу 27.03.2021

Укучыларыбыз үзләренең уңышлары белән шатландырып торалар. Күптән түгел 10 “А” сыйныфы укучысы Бодрова К. да бүләкләүгә ия булды. Ул укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге VI Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты. “Социаль-сәяси фәннәр" секциясендә тәкъдим ителгән “Көн проблемасы: яшүсмер һәм хокукый культура" чыгышы өчен ул III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз аны!
-
Укучыларыбыз К.Тинчурин бюсты ачылышында булып кайттылар 27.03.2021

Язгы лагерьның бүгенге көнен укучылар “Без авырудан курыкмыйбыз” сәламәтлек минуты белән башлап җибәрделәр, аннан “А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты” темасына әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде. Шулай ук “Театрның сихри дөньясы” дип исемләнгән бәйрәм-викторина узды. Укучылар А.С.Пушкинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында да катнаштылар. Тагын алар саф һавада күп вакытларын үткәрделәр һәм Кәрим Тинчурин бюстын ачу тантанасында булып кайттылар.
-
Музей конкурсында катнашу 26.03.2021

26 нчы март көнне гимназиябез музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган « Күпмилләтле Казан » дип аталган мәктәп этнографик музейлары, музей почмаклары шәһәр смотр-конкурсында катнашып, шәһәр турына үтте. Биредә актив укучыларыбыздан тупланган махсус команда комиссияне музей белән таныштырып үтте, аның тарихы, экспозицияләре турында сөйләде.
Әлеге музей безнең гимназия тормышында инде күптәннән бик зур роль уйнап килә. Нәни укучыларыбыздан башлап өлкән сыйныларга хәтле балалар һәрберсе аның белән таныш, мәктәп тормышы музей эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара. Шуңа да ул укучылар, укытучылар өчен якын, уку һәм тәрбия эшенең бер өлеше булып килә.
-
Язгы лагерьдагы күңелле мизгелләр 25.03.2021

Бүген, 25 нче март көнне, лагерьга йөрүче балалар күп вакытларын саф һавада уздырдылар. Алар паркта йөрделәр, анда төрле уеннар уйнадылар. Ә гимназиядә аларны кызыклы инглиз дәресләре каршы алды. Балаларның вакытлары биредә күңелле генә түгел, ә файдалы да үтә.
-
Ата-аналар җыелышы узды
24.03.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта “Мәгълүмати манипуляция” һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре хакында сөйләнде.
-
Язгы лагерь 24.03.2021

Лагерьдагы укучыларыбыз бүген Казан дәүләт яшь тамашачы театрында “Как по щучьему велению” спектаклендә булып кайттылар. «По щучьему велению» рус халык әкияте яңа төргә күчерелгән, яңа сюжет линияләре һәм геройлар өстәлгән, тик болар барысы да танылган һәм яраткан әкиятне бозмый, ә аны тагын да кызыклырак кына итә. Шуңа да укучыларыбызга әлеге әкиятнең яңа куелышы бик ошады.
-
“Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” конкурсында яулаган үрләр
23.03.2021
Укучыларыбыз күптән түгел “Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” яшь шагыйрьләр һәм шигырь укучылар район конкурсында катнаштылар. Биредә 6-8 яшь аралыгындагы укучылар өчен “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Мальцев Д. (1 “В”) 1 нче урын, Исмагилова Э. 2 нче урын (1 “Б”), “Автор әсәре” номинациясендә Низаметдинова Ә. (1 “А”) 1 нче урын, Галимуллина Ә. (1 “А”) 2 нче урын яуладылар. Ә 9-12 яшьлек укучылар арасында үткәрелгән “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Хәсәнова А. (4 “Б”) 2 нче урын, Садыйкова Р. (3 “Б”) 3 нче урын, “Автор әсәре” номинациясендә Муллагалиева З. (4 “Б”) 1 нче урын, Абдуллина З. (5 “А”) 2 нче урынга лаек булдылар. Ә 13-15 яшь аралыгындагы укучылар өчен “Г.Тукай шигырьләре” номинациясендә Габдрахманова А. (7 “Б”) 1 нче урынны яулады. Әлеге шигъри җанлы укучыларыбыз белән без бик горурланабыз һәм алга таба яңа үрләр яулауларын телибез!
-
Лагерьда күңелле һәм файдалы үткәрелгән көннәр 23.03.2021

Күңелле яллар дәвам итә. Лагерьдагы укучылар бүген кинотеатрга мультфильм карарга бардылар. Моннан тыш гимназиядә үткәрелгән вакытлары да файдалы үтте – укучылар инглиз теле буенча кызыклы дәресләрдә булдылар.













