Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Укучылар "Казань Экспо" күргәзмә үзәгендә экскурсиядә булдылар 21.09.2021

21 сентябрьдән башлап, “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә, DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Ворлдскилс стандартлары буенча өченче тармак чемпионаты үтә. Чараның максаты – цифрлы икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, массакүләм һөнәри юнәлеш бирү. Чемпионат вакытында, өлкән сыйныф укучылары өчен, һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсияләр оештырыла. Безнең гимназия укучылары да бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар биредә оештырылган интерактив стендлар һәм «try-a-skill» (үзеңнең күнекмәләреңне тикшер) зоналарында булдылар.
-
"Көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре"... 20.09.2021

Гимназиядә эшләп килүче “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды катнашучылары 2 нче сыйныфларда “Көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасы буенча чыгыш ясадылар. Алар укучыларга көнкүрештә бәла-каза китереп чыгармас өчен ниләр эшләргә, ә килеп чыккан очракта беренче чиратта нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлаттылар.
-
"Имтиханнарга әзерлек буенча психолог киңәшләре..." 20.09.2021

Бүген 9 нчы сыйныфта гимназия психологы “Имтиханнарга ничек әзерләнергә?” дип аталган темага әңгәмә үткәрде. Укучыларга әлеге чара бик ошады.
-
2 нче сыйныфта "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча уен үтте 17.09.2021

Бүген 2 нче сыйныфта “Юл йөрү кагыйдәләре” темасы буенча “Своя игра” уен-презентациясе үтте. Укучылар экранда бирелгән сорау-биремнәргә җавап биреп, юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче укучыны ачыкладылар. Укучыларга уен бик ошады.
-
«Без барыбыз да төрле – бу безнең байлыгыбыз» иншалар бәйгесе үтте 17.09.2021

Дөньяда ике бертөсле кеше юклыгы берәүгә дә сер түгел. Без бер-беребездән тышкы кыяфәт, характер, үз-үзеңне тоту манерасы, башка кешеләргә карата мөнәсәбәтебез белән аерылып торабыз. Безнең гимназиядә «Без барыбыз да төрле – бу безнең байлыгыбыз» дип исемләнгән иншалар бәйгесе үтте. Укучылар иншаларында «толерантлык» төшенчәсенә карата үз карашлары турында сөйләделәр.
-
Нәни укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр 16.09.2021

Юл йөрү кагыйдәләрен 1 нче сыйныф укучылары да искә төшерделәр. Алар бүген викторинада көч сынаштылар. Нәни укучылар, төркемнәргә бүленеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Викторина бик кызыклы үтте. Әле нәни булсалар да, укучылар сынатмадылар, барлык бәйгеләрдә дә актив катнаштылар.
-
Гимназия психологы белән дәрес 16.09.2021

Бүген 5 нче сыйныфта гимназия психологы катнашында сыйныф сәгате үтте. Чарада психолог укучыларга “Үзеңне ничек ышанычлы тотарга?” дигән темага мәгълүмат бирде.
-
“Юл йөрү кагыйдәләре турында без нәрсә беләбез?” 15.09.2021

Бүген башлангыч сыйныфларда “Юл йөрү кагыйдәләре турында без нәрсә беләбез?” дип аталган дидактик уен үтте. Укучылар, вариантларга бүленеп, кызыклы биремнәр үтәделәр, табышмаклар ярдәмендә транспорт төрләре белән таныштылар. Кызыклы уен укучыларга светофорның әһәмиятен аңларга ярдәм итте һәм алар бик теләп светофорны рәсем дәфтәрләрендә дә ясадылар.
-
Теннис дәресләре мавыктыргыч һәм бик кызыклы үтә 15.09.2021

Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Шул максаттан, бездә физкультура дәресләре мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрелә.
Бу атнада гимназиядә теннис дәресләре башланып китте. Теннис уйнарга өйрәнү балалар өчен бик файдалы. Ул физик активлыкны үстерүдән тыш, шәхси үсешкә дә ярдәм итә, дисциплина һәм характер тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Безнең укучылар теннис дәресләренә бик теләп йөриләр.
-
3 нче сыйныфта "Юл билгеләре иле" дәресе үтте 13.09.2021

Иминлек айлыгы кысаларында, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту максаты белән, 3 нче В сыйныфында “Юл билгеләре иле” дип аталган уен-дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр, кызыклы сорау-табышмакларга җавап эзләделәр. Соңыннан бергәләп кул эшләре эшләделәр. Дәрес бик кызыклы үтте.













