Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
“ТАТАР DOZOR” квест-уенында катнашу 17.04.2021

Бүген, 17 нче апрель көнне 7 нче “Б” сыйныфы кызлары “ТАТАР DOZOR” квест-уенында катнаштылар. Бу уен 13 тапкыр уздырыла.
Укучылар иҗади бирем эшләделәр, элмә такталардан хаталар эзләделәр. Төрле нокталарга йөреп биремнәр чиштеләр, бик күп истәлекле урыннар, биналар, һәйкәлләр белән таныштылар.
Әлеге маҗаралы уен укучыларга бик ошады. Аларга әле катнашучы дипломнары да тапшырылачак.
-
Халыкара бәйгедә җиңү 16.04.2021

16 нчы апрель көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсының Гала-концерты узды. Конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Алар арасында 1 “А” сыйныфы укучысы Әхмәдуллин Ильяс та бар иде. Ул Хәсән Туфанның “Туган тел” шигырен сөйләп, 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
“Татар халкының милли орнаменты” темасына ачык дәрес 16.04.2021

16 апрель көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Анжелика Евгеньевна һәм татар теле укытучысы Эльвира Илгисовна туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар халкының милли орнаменты”, дигән темага ачык дәрес үткәрделәр. 1 “В” сыйныфы укучылары татар халкының сәнгате, мәдәнияте, милли татар орнаменты, аның үзенчәлеге, төрләре белән таныштылар. Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – дәрес алдына куелган төп максатларның берсе. Бу максат тормышка ашты. Туган ягыңны яратырга, аның гореф-гадәтләрен белергә кирәклеге ассызыкланды.
-
Тукай каберенә зыярәт кылдык 15.04.2021

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем гимназия укучылары һәм укытучылары традиция буенча Казанның Яңа татар бистәсе зиратында булып кайтты. Алар Тукай һәм татар зыялылары каберләрен зыярәт кылдылар.
-
Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 15.04.2021

Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора. Шуңа да бүген нәкъ тә аның иҗатына багышланган шигырьләр конкурсы үтте.
-
"Татар халык киемнәре" дәресе 13.04.2021

Бүген 4 “Б” сыйныфында “Татар халык киемнәре” дип аталган чара үткәрелде. Биредә сыйыф җитәкчеләре укучылар белән татар халкының милли киемнәре, бизәкләре, орнаментлары турында сөйләште. Дәреснең иң кызыклы мизгелләре булып балаларның әзер “киемнәр”не буяп караулары, соңыннан аларны үзләре ясавы булды.
-
Космонавтика көненә багышланган радиоэфир 12.04.2021

12 нче апрель – Космонавтика көне. Быел бу вакыйгага 60 ел тулды. 1961нче елның 12 нче апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.
Боларның барысы турында бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары мәктәп радиосы аша сөйләделәр. Алар космоска кагылышлы кызыклы фактларны санап үтте, барлык гимназиягә 1961 нче елның 12 нче мартындагы кайбер аудиоязмаларын да тыңлатты.
-
Космонавтикага багышланган күргәзмә 12.04.2021

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Без дә бу истәлекле көнгә багышлап космонавтикага кагылышлы рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырдык. Эшләр бик күп кабул ителде, алардан гимназиядә бик матур күргәзмә ясалды.
-
Китапханәчедән дәрес 10.04.2021

Бу атнада 4 нче сыйныфлар өчен китапханә дәресләре үтте. Китапханәчебез укучыларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, бу темага кагылышлы әсәрләр белән кыскача таныштырып үтте, фронтта булган язучылар, шагыйрьләр, әдипләр турында мәгълүмат бирде. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар, газета-журналлар белән дә таныштылар.
-
Сәламәтлек турында сыйныф сәгатьләре 09.04.2021

7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттек. Сәламәтлек турында сөйләшү бу көн белән генә бетмәде, атна дәвамында һәр сыйныфта да бу темага караган кызыклы сыйныф сәгатьләре үтте.













