Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 11.10.2021

Атналык нәтиҗәләр белән, бүген мәктәп радиосында 8А сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар сыйныфлар рейтингы, үткәрелгән чаралар һәм атнаның төп вакыйгалары турында мәгълүмат җиткерделәр.
-
«Хокукый дәүләттә толерантлык»... 11.10.2021

"Толерантлык" - ул сүз берничә төшенчәне үз эченә алган: үз-үзеңә, кешеләргә, тынычлыкка мөнәсәбәт, кешеләр белән аралашу... һәм болар барысы да игелек, мәхәббәт һәм сабырлык белән бәйләнгән. Укучыларны әлеге төшенчә белән якыннанрак таныштыру өчен, «Хокукый дәүләттә толерантлык» тематик стенды әзерләнде.
-
Бездә мини-футбол уены буенча ярыш үтте 11.10.2021

Бүген гимназиядә мини-футбол уены буенча ярышлар үтте. Безнең гимназия командасы 3:1 исәбе белән 13 нче номерлы мәктәп командасын җиңеп чыкты. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз.
-
Өлкәннәр көненә багышланган бәйгедә һәркем бик теләп катнашты 08.10.2021

Гимназиябездә Өлкәннәр көненә карата 1-6 сыйныф укучылары арасында бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең беренче этабы сыйныфларда үтсә, шушы көннәрдә һәр сыйныф иң яхшы дип саналган проект эшен жюрига тәкъдим итте. Проект эшләре һәрберсе үзенчәлеге белән аерылып тора иде. Аларның һәммәсенә дә укучыларның күңел җылысы салынган. Дәү әти һәм дәү әниләренә карата язылган җылы сүзләр, шигырьләр, үз куллары белән ясалган сурәтләр жюри тарафыннан игътибарсыз калмады. Нәтиҗәдә урыннар башлангыч һәм уртанчы сыйныфлар арасында бүленде. Укучыларга эчтэлекле чыгышлары өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Буллинг - нәрсә ул? 08.10.2021

Буллинг - чагыштырмача яңа термин. Нәрсә ул? Буллинг - ул социаль агрессия тибы, индивидуаль яки төркем тарафыннан озак вакыт физик яки психик көчләү. Баланы буллингны танып белергә һәм аңа дөрес җавап бирергә өйрәтү мөһим. Моның өчен кинотерапия инструментлары бик яхшы туры килә. Буллингны профилактикалау максатында, 7 нче сыйныф укучылары “Чучело” видеофильмын карадылар һәм әлеге тема турында фикер алыштылар.
-
“Балалар – планетада тынычлык өчен!” 07.10.2021

Бездә “Балалар – планетада тынычлык өчен!” девизы астында рәсем һәм кул эшләре конкурсы үтте. Укучылар ачык төсләр белән сурәтләнгән рәсемнәрендә, кул эшләрендә Җир шарында тынычлык, татулык булуын теләүләрен күрсәттеләр.
-
Гимназиядә финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәрес үтте 07.10.2021

“Финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәресләр” проектының көзге сессиясе кысаларында гимназиядә “Кибермошенниклардан ничек сакланырга? Киберкиңлектә куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына онлайн – дәрес үтте.
-
Укучылар социаль-психологик тест үттеләр 06.10.2021

Ел саен, уку елы башлану белән, 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик тест үтәләр. Әлеге тест укучыларның авыр тормыш хәлендә психологик тотрыклылык дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Быел да укучылар социаль-психологик тест сорауларына җавап бирделәр.
-
Котлыйбыз!!! 05.10.2021

Укытучылар көне бу уку елында безнең гимназия өчен аеруча истәлекле булды, чөнки иң мөхтәрәм мөгаллимнәребез бүләкләнде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Мәгариф отличнигы" билгесе белән информатика укытучысы Багаутдинова Резеда Рашат кызы бүләкләнде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Эльмира Рөстәм кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтшина Алсу Тәлгать кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Айгөл Эрнст кызы бүләкләнде.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. -
Сыйныф җитәкчеләре киңәшмәсе узды
05.10.2021
Бүген гимназиядә “Экстремизмны профилактикалау” темасына сыйныф җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Чарада сыйныф җитәкчеләренә укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту һәм экстремизмны кисәтү эшен үткәрү буенча тәкъдимнәр бирелде.













